Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова Төркиядә бәяләр артуга зарлана. Сәхифәсен төп рус телендә алып баручы блогер бу юлы татарча сөйләгән.
«Хәерле иртәләр, инстадөнья. Сез минем татар икәнне онытмадыгызмы әле? Күптәннән авызымны тутырып татарча сөйләшкәнем юк икән. Килә дә килә кеше безнең комплекска, чемоданнарын төяп. Иртә белән комплекста тыныч, халык йоклыйдыр инде, дигән идем, алар диңгез буенда ята икән. Иртә белән диңгезгә төшсәк, ятакларда урын юк, ди, анда. Бөтенесе туп-тулы ди, ә мин «халык йоклый» дип уйлаган идем.
Сез быел Төркиягә килдегезме соң әле? Бәяләр ат бәясе булган, ди, анда, әйеме? Төркиядән башка илгә барырлык түгел, ди, бәяләр. Төркиягә дә кыйбат, ди.
Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, нәрсә әйтәсем килгән иде. Безнең монда бәяләр шулхәтле күтәрелде, әни канатым! Без ел ярым элек килгәндә, бәяләр шундый очсыз иде. 25 лирага бөтен гаилә белән ресторанда ашап-эчеп чыгып була иде. Хәзер ул бәягә 1 кока-кола белән фри-бәрәңгесе генә тия. Шул хәтле бәяләр үсте монда, абау җаным», – дигән блогер.
Эльвира Мадиярова хәзер гаиләсе белән Төркиядә яши. Элекке экраннар йолдызы, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдә санала. Күптән түгел Эльвира, мошенниклыкта һәм халыкны алдап акча эшләүдә гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Суд аның ирен дә «заочно» кулга алу карары чыгарды.
Эльвира турында:
- Пирамида эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова: «Яхшы ният белән генә иде...»
- «Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) федераль эзләүдә
- «Азрак тыйнаграк бул инде» – Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова яңа видео күрсәтте
-
Эльвира Мадиярова «заочно» кулга алынуга арт ягын туңкайтып җавап биргән