Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пирамида эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова: «Яхшы ният белән генә иде..»

«Интертат» «TabrizTeam»ның оешу тарихы һәм телевидение генә түгел, пирамида «йолдызы» булып танылган Эльвира Мадиярова һәм аның гаиләсе турында мәгълүмат туплады.

news_top_970_100
Пирамида эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова: «Яхшы ният белән генә иде..»

«Frendex» пирамидасы эше буенча, «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе һәм «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова-Мадиярова, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов федераль эзләүгә бирелгән иде.

Исегезгә төшерәбез. «Финико» финанс пирамидасының эше судка барып җиткәндә, көч структуралары Татарстандагы икенче пирамида – «Frendex» эшен кузгатып җибәрделәр. Хәзерге вакытта тикшерү «Frendeх» пирамидасы эше буенча зыянны 200 млн сум дип бәяли, 300гә якын кеше алданган.

Пирамиданың ике оештыручысы Алексей Тришаков белән Азат Насыйбуллин кулга алдылар. Алар хәзер СИЗОда. Федераль розыскта тагын өч кеше – «ТНВ» алып баручысы Эльвира Мадиярова, аның ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән.

Эльвира Мадиярова ире, балалары һәм әти-әнисе белән 2022 елның февралендә Төркиягә күченгән. Үзенең социаль челтәрендә Эльвира кайда яшәүләре, нәрсә эшләүләрен яшерми.

Соңгы посты 6 көн элек кертелгән. «Супер кызлар еламый» дип язып, рилс керткән Эльвира. Кыска видеода: «Ә соңыннан ул әйтәчәк: барысы да әйбәт, бары тик юлымнан читкә тайпылдым. Тик мин бит – супер кыз, ә супер кызлар еламый», – дигән сүзләр бар.

Федераль эзләүдә булуга карамастан, ул сәхифәсен алып бара. Эльвира бүгенге көндә социаль челтәрләрдә җиңел акча эшләү юлы турында постлар куймый. Ул үзенең онлайн рәвештә бачата биюләре өйрәтүен хәбәр иткән. Шулай ук хатын-кызлар өчен «Tabrizovna club» дигән түләүле курслар алып бара.

«Авыл кызы булуым белән горурланам»

Эльвира Мадиярова – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан. Яңа Арышта әтисе Тәбриз Әхтәмовның туган нигезе бар. Эльвираның әнисе дә шушы авылдан. «Авылда рәхәт, бигрәк тә җәен. Бигрәк тә әти-әни бер авылдан, хәтта күршеләр булгач. Әни яшь чагында мәдәният йорты директоры булып эшләгән, ә әти – «первый парень на деревне», чөнки гармунда уйнаган. Менә шулай өйләнешкәннәр дә», – дип язган булган Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Әнисе Фәнисәнең мәдәният йорты директоры булуы турында ул берничә елдан соң да искә төшереп яза.

Кечкенә чакта минем бик тә җырчы булып, сәхнәдә чыгыш ясыйсым килә иде. Миңа 6-7 яшь булганда, әни Тукай районы мәдәният йорты директоры булып эшләде. Без ул вакытта Чаллыда яши идек.

Әни белән еш кына эшкә бара идем. Алар бәйрәм концертларына әзерләнделәр, әни спектакльләрдә режиссер булды, мин аларны һәрвакыт күзәттем. Һәм бик тә артист буласым, җырлыйсым килде. Дөресен әйткәндә, минем тавышым юк, мин җырлый белмим.

Тик әнием Балык Бистәсендәге авылда сабантуйда мине җырлата иде. Мин аңа бик рәхмәтле! Ноталарга туры китерми, ничек барып чыга – шулай җырлый идем. Кешеләр көләләр дә иде. Ә минем хыялым чынга ашты! Мин сәхнәдә җырладым. Һәм миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде, – дип уртаклашкан Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Яңа Арышта әтисенең туган нигезендә әтисенең энесе Ленар абыйлары тора. Эльвира ихатаның матурлыгы турында, авылга кайтырга яратуы турында да язган булган.

Менә шундый искиткеч ишек алды әтиемнең төп йортында. Энекәше – Ленар абый тырышлыгы. Авылга кайткач, җаның-тәнең генә түгел, ә күзләрең дә ял итә. Бу шарлавыкны куймый булдыра алмыйм. Аны карарга дип, Казаннан кайтучылар да керә. Авылым, туган нигезем, Яңа Арыш. Авыл кызы булуым белән горурланам.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

«Мин иң яхшы корреспондентларның берсе булдым»

Эльвира Мадиярова КФУның «Телевидение» бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, «ТНВ»га эшкә урнаша. Практиканы «Хәерле иртә!» тапшыруында үтә. Соңгы курста «Хәбәрләр» бүлегенә күчә. Җиде ел хәбәрче булып эшли, өч ел «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара.

Мин 7 ел «Хәбәрләр»дә корреспондент булып эшләдем. Мин хәбәрләрнең нәрсә икәнен беләм. Мәгълүмат булмаган җирдән мәгълүматны ничек табасын да беләм. Чөнки продюсер, син «нарезка» белән кайтсаң, башыңны борачак. Ашыккан чакта «НикТудым», яки «Троппотони» кебек машина йөртүчеләрдән Алла сакласын. Оператор да «подшафе» булмыйча, юынган һәм чиста булсын. Һәм үз фикерләрен аңлаешлы итеп әйтеп бирә ала торган интервьюерлар эләксен. «Пащиму» белән башлап, «патамушта» белән бетерә торган түгел.

Өченче курста «Хәбәрләр»гә эшкә килгәндә, мин Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинның кем икәнен дә белми идем. Съемкада аны бутаудан, яки танымаудан курка идем.

Өч ел «Җырлыйк әле» тапшыруында алып баручы булып эшләдем. Миңа иң шәп җырчыларны, виртуоз инструменталистларны ишетү һәм легендар Нәҗип Бәдретдинов белән эшләү бәхете тәтеде.

Телевидениегә «түшәк аркылы» киләләр, дигән фикер бар. Мин болай дип җавап бирә алам – эшләп һәм танышлык аркылы. «Түшәк аша» килгән берничә кешене генә беләм, алары да безнең телеканалда түгел. Әтием минем икътисадчы булуымны теләгән иде. Әни исә аны кызларга хезмәт хакы түгел, танылу мөһим икәнлегенә инандырды.

Мин бик кире. Миңа: «Син моны эшли алмаячаксың», – дисәләр, мин, үземнекенә ирешү һәм һәркемгә булдыра алуымны исбатлау өчен, барысын да эшләячәкмен.

Мин үземә «телевиденидә эшләячәкмен» дидем. Журфакта укыганда, миңа телевидениедә эшләр өчен элемтәләр кирәген аңлаттылар. Минем элемтәләрем юк иде. Тик мине ул гына туктатмады. «Хәбәрләр»дә корреспондент булам, дидем. Ел буе стажер булып йөреп, тиеннәр алдым, тик туктамадым. Мин үз максатыма бардым. Һәм аңа ирештем дә! Мин иң яхшы корреспондентларның берсе булдым, туры эфирларга чыктым, югары дәрәҗәдәге кешеләрдән интервьюлар алдым. Ике елдан соң иң популяр, Татарстан һәм хәтта Россиянең һәр төбәгендә карый торган «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручысы булдым.

Миңа беркем дә гарантия бирмәде. Тик мин үз хыялларыма ышандым һәм максатлар куйдым. Исегездә калдырыгыз: тормышта гарантияләр юк, ә мөмкинлекләр бар. Аны кулыгыздан ычкындырмагыз, – дип яза Эльвира социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Ул телевидение эшчәнлеге, алып баручы һөнәре турында постлар урнаштырырга яраткан. Аларда нигездә телевидение тормышының кызыклы булуын язган.

2014 елда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятовның хатыны Гөлназ Гыйниятова белән фото керткән. «Иң яраткан алып баручым. Журналистика факультетында укыганда аңа соклана идем. Һәм «аның белән бергә эшләрмен» дип уйлап та карамаган идем», – дигән.

Эльвираның ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов белән дә фотосы бар. Ул Антуан де Сент-Экзюпериның «Үзең әмер бирүчеләрне яратырга мөмкин, ләкин аларга бу турыда әйтергә ярамый» цитатасын китереп, «Миңа калса, мин – нәкъ шул очрак» дип өстәп куя.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Финанс эшенә кереп киткәндә, телевидениедә акча булмавы турында яза.

26 ел буе әти-әни муенында утырганым өчен оят булды. Чынлап. ТНВда эшләгән акчам бер матур күлмәк, Mitsubishi Outlander ХL га бензин салырга һәм дус кызлар белән ике тапкыр кофе эчәргә генә җитә иде. Ә бит мин ат кебек эшләдем.

Әлбәттә, акчаны миңа әти-әни бирде. Андый тормыш аларны да, мине дә канәгатьләндермәде. Миңа башта әти-әни, аннары ирем хисабына яшәү оят иде.

Эльвира һәм Айдар Мадияровларның мәхәббәт тарихы

Айдар Мадияров – пирамидада гаепләнүче кешеләрнең берсе, Эльвираның ире, Балтач районы егете. Айдар Мадияров, Эльвира сәхифәсендә язганча, спецназда «водолаз-разведчик» булып хезмәт итә. «Ул 10 тапкыр парашюттан сикергән. Алар җиргә генә түгел, суга да төшкәннәр. Ул ике атна урманда яшәүнең нәрсә икәнен белә. Ул Ватанны ничек сакларга икәнген белә. Ул – минем терәгем! Минем супергероем!» – дип язган булган Эльвира ире турында.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Эльвира әтисе Тәбриз Әхтәмовның икътисади җинаятьләр буенча тикшерүче булып эшләвен дә язган.

Айдар белән Эльвира мәхәббәте күпләрне сокландырган. Айдар Эльвирага 2015 елның 14 февралендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Сөйгәне Эльвирага сюрприз ясаган булган.

Матурым миңа тәкъдим ясады. Минем өчен бу – дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе иде. Тыела алмыйча елаганым әле дә исемдә. Бу – нечкә күңелемнең кылларын кузгаткан бәхет күз яшьләре иде. Әле хәзер дә бу видеоны караганда күңелем нечкәрә. Минем белән булдымы, дип шаккатам.

Мин моны бу көнне бер дә көтмәгән идем, шуңа да шәп сюрприз булды, әлбәттә. «Татармультфильм» оешмасы, имеш, кастингка чакырды. «Мир» кинотеатрына. Бу залда утыручылар да кастингка килүчеләр, имеш. Баксаң, Мадияровның дуслары-туганнары икән.

Кастинг алдыннан, «Татармультфильм»ның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белер өчен видеоязма күрсәтәбез, диделәр. Менә шуннан башланды да инде. Рәхмәт сиңа, яратканым минем, шундый мизгелләр бүләк иткәнең өчен! Мәхәббәтебез мәңге сүрелмәсен. Гомергә бергә, иңгә-иң куеп, бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын! Матур-матур балалар үстерергә, аларның игелеген күрергә насыйплар итсен Ходаем! Үз туган телебездә – татар телендә тәкъдим ясаганың өчен зур рәхмәт!» – дип язган Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Видеодан күренгәнчә, Айдар кинотеатр залына чәчәк бәйләмнәре күтәреп, кулына микрофон тотып: «Беренче күрүдә гашыйк булдым сиңа, җаным», – дип сөйләп керә.

2015 елның 4 июнендә яшьләр никах укыта. «Минем өчен Айдарчикның хатыны булу – зур дәрәҗә. Чөнки ул – иң игелекле, ярдәмчел, гадел, иң кайгыртучан, иң көчле, иң позитив, җирдәге иң-иң кеше! Тормышымда шундый кеше очратуыма Аллаһка мин бик рәхмәтле», – дип яза Эльвира никах фотоларын һәм видеоларын урнаштырып.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Туй алдыннан үткәрә торган «девичник»ны да матур итеп үткәрә Эльвира. Бар да кызларча – чәчәк веноклары, җәйге күлмәкләр, мамык, сабын куыклары һәм фотосессия. «Девичник»тан сәхифәсенә унбишләп пост урнаштыра. «Кияүгә чыкмаган кызларның әкияти дөньясы. Хуш, кыз фамилиям! Кызларым, мин сезнең барыгызны да тиешенчә итеп кияүгә бирәчәкмен. Яратканнарым сез минем! Мондый «девичник» турында хыялландым гына», – ди Эльвира.

Ә 2015 елның 28 августында яшьләр никахларын рәсмиләштерә. Туйдан постлар саны никахны да уздыра – 26 пост урнаштыра Эльвира. «Иң бәхетле көнем! Мин бу көнне мәңгегә истә калдырачакмын! Без иң мөһим көнебезне бәйрәм иттек!» – ди ул. «Ел туе» дигән хештег та куя.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Эльвира белән Айдарның туйлары Казанның иң матур урыннарында үтә. Язылышу тантасы «Гранд Отель»нең вертолет мәйданчыгында – Казан уч төбендә кебек күренгән җирдә уза. Эльвира белән Айдар туйларында «Мин сине яратам» дигән җырларын башкаралар. «Безнең җырны татарчаны белмәгән кешеләр дә ятлады!» – дип, җырларыннан бер кисәген дә урнаштыра.

Эльвира Мадиярова бәхет турында

2016 елның 31 маенда исә Эльвира белән Айдарның уллары Нариман туа. «Ура! Сез минем йөрәгемнең ничек типкәнен ишетергә тиеш. Без әти-әни булдык. Мин бәхетле! Безнең улыбыз бар – 3500 кг, 52 см.

«Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә...» Минем туган көнем кыш көне булганга күрә, мин баламны җәй аенда табарга хыяллана идем, бөтен дөнья яшеллеккә күмелеп, кояш кыздыра башлаган чакта. Күрәмсең, күп теләсәң, теләкләрнең чынга ашуы да мөмкин. Ходай миңа 31 нче майда, язның соңгы көнендә, улымны бүләк итте», – дип яза Эльвира. 4 июнь – Эльвира белән Айдарның никах көннәрендә аларны роддомнан чыгалар, Нариманга исемне дә шул истәлекле көнне куштыралар.

Кызлары Мәрьям 2018 елның 8 апрелендә туа. «Мин – дөньядагы иң бәхетле кеше! Сәламәт балалар, сәламәт һәм яратучы ир, безнең терәк һәм тормышта маяк булучы әти-әниләр – шул бит инде ул бәхет!» – дип шатлык уртаклаша Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Эльвираның сәхифәсендә тәрбия һәм милләт темасына да постлар бар. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту башлангач, ул да татар телен яклап чыккан булган.

«Миңа балам «мама» диярме? Минем телем «әни» дип ачылды. Минем әти-әнием татар телендә аралаша. Мин татар кызы булуым белән горурланам. Мин татар сыйныфында укыдым. Татар журналистикасы факультетын тәмамлап, ТНВ каналына татар хәбәрчесе булып эшкә килдем. Мин татар телен ЯРАТАМ!

Минем ирем – Балтач районы егете, саф татар телендә сөйләшә. Минем балам Нариманның теле «ә», «ү», «ң» авазлары белән ачылды. Ул татарча бишек җырларын тыңлап үсә.

Әйтегезче, улым мәктәпкә укырга кергәч, нинди телдә сөйләшер? Татар мәктәпләре түгел, татар сыйныфлары, татар дәресләре дә булмаган заманда, татарча сөйләшергә әңгәмәдәш булмаган чорда ул миңа ничек дәшәр? Кайтып, «мама» диярме? Юк, кирәкми, мин теләмим мондый көннәрне күрергә. Татар күңеле скрипка түгел, уйнамагыз, пажалыста!»

Улы туганнан соң, Эльвира Мадиярова язылыштыру чараларында «церемониймейстер» булып эшли. Туйда сөйләр өчен, парларга рәхмәт сүзләре, ант сүзләре яза.

Эльвира Мадиярова танылган кешеләрнең язылышу тантаналарын алып бара башлый. Зөлфия белән Җәвит Шакировларның бергә гомер итүләренә 30 ел булган мәҗлестә парны кабат язылыштыра. «Энҗе туй, Мендельсон маршы, кабат язылышу, 30 ел элек булган мизгелләрне кабат искә төшерү һәм туй символы – энҗе ташлардан эшләнгән бүләкләр тапшыру тантанасы уздырдык».

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Пирамидага илткән юл

Челтәрле бизнес, алга таба пирамида белән шөгыльләнә башлаганда, Эльвира мотивацион постлар яза башлый. Һәрберсенә «tabrizovnaМиллионер» хештегын куя. Үзенең миллионер булачагына башкаларны да ышандыра. Юлында очраган киртәләр, иренең каршы булуы, туганнарының йөз чөерүе, декреттагы әни булуы турында яза.

2018 елда ул пирамида булып танылган City Life компаниясенә керә. Аны «челтәрле бизнес» дип атый. «ТНВ»да эшләгәндә әти-әнисеннән акча алуы турында постлар яза, «офис коллыгыннан качып», җиңел акча эшләргә үзе янына чакыра башлый. City Life вебинарлары, презентацияләре турында яза.

«City Life ка кем алып килде?» – дигән сорауга ул «әти» дип җавап бирә.

Минем әти – иң шәп әти! Ул шулкадәр акыллы, шулкадәр белемле. Мин һәрвакыт аннан өйрәнәм. City Life ка мине әти алып килде. Ул 30 ел буе бизнес белән шөгыльләнә – ача, яба, тагын ача. Ул үзенең якыннарына бизнесмен булырга ярдәм итте. Хәзер миңа. Ул миңа ошый торганны тапты. Ниһаять, мин акча эшлим! – ди Эльвира. Өч ай эчендә 600 000 сум акча эшләвен дә искәртә.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Мадиярова үзе артыннан ире Айдарны да ияртә. «Мин моны «беркайчан да булмас» дигән идем. Яратканымның минем белән бизнеста булуына хәтта ышанасы да килми! Бу бизнесның киләчәк булуын Айдарга аңлату миңа бик авыр булды. Минем ирем – җиде тапкыр үлчәмичә кисми торган кеше. Хыяллар чынга аша!» – дип яза Мадиярова.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Алга таба беренче миллион, компания хисабына бәйрәмнәр, конференция, презентацияләр, бүләк ителгән iphone, ipad лар һәм башкалар турында яза. «Берәр кайчан сезнең балагыз: «Әти, әни, нигә без башкаларга караганда начаррак яшибез? Ничә чит илгә ял итәргә бармыйбыз? Нигә яхшы машина сатып алмыйбыз? Нигә безнең гаиләдә гел акча юк?» – дип сораячак. Аңа нәрсә дип җавап бирәчәксез? Ничек аның күзләренә күтәрелеп караячаксыз?» – кебек темаларга постлар урнаштыра. Мадиярова аудиториясен төрле юллар белән компаниягә чакыра. Балалар, ипотека, рәхәт тормыш, җиңел акчалар турында сөйли. «City Life»ны «пирамида», «лохотрон», «секта» диючеләргә каты итеп, «Юк, минем җаныкайларым, бу – челтәрле бизнес!» – дип җавап бирә.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

Тиздән ул компаниянең топ-лидеры исемлегенә керә. Компания аларга Балида ял бүләк итә. Тәбриз Әхтәмов, Эльвира һәм Айдар Мадияровлар бергәләп TabrizTeam төзиләр. 2019 елда гаилә Porsche машинасы сатып ала.

2020 елда ул TabrizTeam брендын «мирас» яки «рухи культураның бер өлеше» дип атый һәм, «топ-5 компания» буларак, аена 1,4 миллион сумлык хезмәт хакы турында сөйли.

Пирамида җимерелү: «Яхшы ният белән генә иде...»

Озакламый, ул City Life компаниясе турында сөйләми башлый. Соңрак Мадияровларның бу компаниядән китеп, икенчесенә керүләре билгеле була. Күбрәк үзе, гаиләсе, бачатага йөрүе, спорт белән шөгыльләнүе турында яза, фотосессияләрдән фотолар урнаштыра. Вакыты-вакыты белән TabrizTeam командасының айлык керемнәре белән таныштыра.

2020 ел азагында Мадияровлар инвестицияләр дип куллану өчен Porsche машиналарын саталар.

Мадияровның сәхифәсендә FrendеХ турында бер сүз дә юк. Пирамида 2021 елның җәендә җимерелде. Шуннан соң Эльвираның сәхифәсендә: «Уңышсызлыкның беренче билгесендә күпчелек кеше шунда ук үз максатларыннан һәм ниятләреннән баш тартырга әзер. Бик аз кеше генә үз юлыннан ахырына кадәр бара», «Негатив язган кешеләр беркайчан да үзләре булган к...н чыга алмаячаклар», «Мин байлык, муллык һәм шатлыкка һәрбер кеше лаек, дип санадым. Яхшымы ул, бай гаиләдә үскәнме яки юкмы, маршрут автобуслары йөртүчеме ул, балалар бакчасында тәрбиячеме, яки тырнак ясау остасы яки эре холдинг җитәкчесеме – барысы да үз хыялларын тормышка ашырырга тели. Яхшы ният белән генә иде. Беркемгә дә кайгырырга бирмичә ничек кочаклыйсы сезне? Мин дөньяга булган мәхәббәтемнең бер өлеше Instagram* (Мета Россиядә экстремистик оешма дип таныды) аша гына бирә алам», – ише сүзләр яза.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән.

Эльвира Мадиярова бүтән бизнеска кешеләрне чакыру, Топ-лидерлар, җиңел акчалар турында язмый. «Теләкләр коллажы», «аффирмация», «хатын-кыз энергиясе», «күңел формуласы» дигән сүзләр кулланып, астропсихология белән шөгыльләнә башлый. Хатын-кыз энергиясе арттыру өчен, «Tabrizovna club» дигән түләүле курслар тәкъдим итә. Туган көн буенча күңел формуласын тикшерә. Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев кебек танылган кешеләрнең формулаларын сәхифәсендә урнаштыра.

 

Фото: © Эльвира Мадиярованың социаль челтәреннән

2022 елның язында Мадияровлар Төркиягә күченә. «Бер атнага ялга гына дип килгән идек, озакка калырга булдык», – дип яза Эльвира соңыннан. Төркиянең Алания шәһәрендә онлайн һәм оффлайн бачата курсларын ача.

Эльвира Мадиярова федераль эзләүгә бирелгәннән соң да социаль челтәрдәге сәхифәсен алып барудан туктамаган. Ул сторизлар кертә, Төркиядә фатир, йорт сатып алу, ничек итеп күченеп булганлыгы, Төркиянең матур җирләре турында сөйли.

Шулай ул эзләүдә булган Тәбриз Әхмәтовның да хатыны Фәнисә белән Төркиягә күченүләре мәгълүм. Эльвира үзе алар турында: «Минем әти-әнием дә биредә. Дөресен әйткәндә, аларны калырлар дип көтмәгән идем. Әти белән әни гомер буе мондый тормыш турында хыялланды. Европа халкының пенсиягә кайда теләсәләр шунда яшәүләрен күргәч, бу – алар өчен беркайчан чынга ашмас хыял кебек иде. Әти-әнием хәзер моның мөмкин хәл икәнлеген аңлады. Чикләүләр безнең башыбызда гына», – дип язган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 сентябрь 2023
    Исемсез
    Тап тешера инде татар кызларына узе саныйдор мин моселманка диеп
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100