Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды: «Акыллы батыр да, батыр акыллы шагыйрь дә»

Бүген Казанның Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы үтте. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылау уңаеннан булды. Әйтергә кирәк, яңгыр ява башласа да, халык тын да алмыйча каһарман әдипкә багышланган тантананы тамаша кылды.

news_top_970_100
Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды: «Акыллы батыр да, батыр акыллы шагыйрь дә»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали, Юлай Низаев

Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы халык шагыйре Ренат Харис һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Халык күп җыелган иде, яше дә, карты да һәйкәлгә таба атлады. Төрле милли оешма вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде. Иң башта әкрен генә сибәләп торган, аннары көчәйгән яңгыр да әллә комачаулый алмады кебек. Менә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады һәм тантана башланып китте. Иң башта алып баручылар фронтовик әдип Фатих Кәрим турында, аның иҗади мирасы хакында сөйләп үттеләр. Аннары сүз мәртәбәле затларга тапшырылды.

«Минтимер Шәймиев профессор Хатыйп Миңнеголовны танып алып исәнләште, җыелган халыкка да үзенең җылы сәламен җиткерде» ди видео авторы Алсу Исмәгыйлева.

Рөстәм Миңнеханов: «Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш»

«Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатыйх Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», – дип сәламләде хәтер тантанасына җыелган халыкны Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов шулай ук шагыйрь гаиләсе башкарган зур эшне билгеләп үтте. «Бигрәк тә аның кызы Ләйлә Фатих кызы, кызганыч, ул инде безнең арада юк. Мин бүген Фатих Кәримнең оныгы Артем Гаврилович Кәримовны сәламләвемә шатмын», – дип ассызыклады ул.

Алга таба ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. «Каһарман шагыйребез, бөек шагыйребез Фатих Кәримгә һәйкәл калкып чыкты. Бик зур рәхмәт аның инициаторы Ренат Хариска һәм шушы идеяне хуплап гамәлгә керткән безнең республика җитәкчеләренә дә. Һәм әлбәттә, Фатих Кәримнең иҗатын яраткан, аның әдәби мирасын даими өйрәнгән безнең милләттәшләргә. Бөек төрек шагыйре Назыйм Хикмәт кайчандыр: «Татар халкы – шагыйрь халык», - дип язган иде. Шагыйрьләр халкы, дип. Мин моны ачыклап, безнең халык – каһарман шагыйрьләр халкы да, дип әйтер идем. Чөнки Җәлилне һәм янындагы башка җәлилчеләрне искә алсак та – 5 кеше алар арасында шигырьләр иҗат итүче булган! Шуннан фашист концлагерьләрендә яшерен оешмаларда катнашып, крематорийда яндырылган Хәйретдин Мөҗәйне, аннан соң Гадел Кутуй һәм Нур Баяннарны искә алсак та – каһарманнар шигърияте бездә, дияргә тулысынча хакыбыз бар, – дип бәян итте ул. – Фатих Кәримгә килгәндә, 4 ел төрмәләрдә ятканнан соң гаҗәеп дәрәҗәдә тетрәндерә торган лирик шигырьләр язган. Аларда илне һәм халыкны чиксез сөю сыйган. Һәм нәкъ шушы лирика аның сугыш чоры иҗатына да күчкән. Бөек Ватан сугышы дәверендә ул 9 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре һәм 200ләп шигырь язып калдырган. Без хаклы рәвештә Фатих Кәрим белән горурланабыз. Аның шигырьләре безгә васыять булып яңгырый. Туган җиребезне кадерлик», – диде ул.

«Фатих Кәрим – акыллы батыр да, батыр акыллы шагыйрь дә»

«Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе», дип язды Фатих Кәрим 1942нче елда беренче тапкыр сугышка кереп чыкканнан соң, – диеп башлады сүзен халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис.

Татарстаннан 1941нче елның 5 ае эчендә 53 язучы сугышка китә, шуның 53нчесе – Фатих Кәрим була. Чөнки ул, Ак диңгезләр, Архангельский якларыннан әйләнеп кайтканнан соң иң соңгы булып 29 декабрьдә фронтка китә. Фатих Кәрим кебек язучылар Бөек Ватан сугышында да, Икенче бөтендөнья сугышында да булмаган… Аларның күпчелеге я штабларда, я фронт газеталарында хәбәрче булалар. Ә Фатих Кәрим – беренче көннән алып соңгысына кадәр блиндажларда, окопларда яза. «Тезләренә автомат приклады, аның өстенә кәгазь куеп иҗат итә». Фронт шартларында аның шикелле күп язган бер генә дә әдип юктыр, мөгаен. Шуңа күрә ул Гиннес китабына кертә алырлык гаҗәеп шәхес. Алай гына да түгел, ул язганнарын һәрвакыт кәгазьгә төреп, конверт итеп төрле редакцияләргә җибәрә һәм бер шигыре дә югалмый! Моның өчен бит акыл да, батырлык та кирәк! Фатих Кәрим – акыллы батыр да, батыр акыллы шагыйрь дә, – дип сөйләде ул. – Аның кызы Ләйлә Фатих кызы Кәримова шушы көнне нык көтте. Әмма күрә алмады. Мин махсус аның портретын ясатып бирегә алып килдем һәм әйтәсем килә: «менә ул, бронзага әйләнгән әтиегез, менә ул – татар халкының гына түгел, Россия, дөнья күләмендә дә бөек шагыйрь. Күрегез, күрегез, күрегез»(авт. һәм рамкадагы фотосурәтне күтәреп күрсәтеп, һәйкәл төбенә куйды).

Тантана барышында Фатих Кәримнең оныгы Артём Кәримов исә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фикерләрен әйтте.

Мин Фатих Кәримнең гаиләсе, дәвамчылары һәм бөтен туганнар исеменнән ТР Рәисе Рөстәм Нургали улына, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улына һәм республиканың Мәдәният министрлыгына олы рәхмәт ирештерәсем килә. Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү максатыннан республика җитәкчелеге тарафыннан даими төстә зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2019 елда Фатих Кәрим музеена реконструкция һәм яңадан җиһазландыру ясалды. Бүгенгесе көнне әлеге музей – илдәге иң яхшы төбәк музейларының берсе. Әлбәттә, зур рәхмәт һәйкәлнең скульптурларына. Фатих Кәрим – фашизм белән көрәштә батырларча һәлак булган, ләкин аның исеме мәңге халык йөрәгендә булачак», – диде ул һәм дәү әтисенең туган авылы буеннан агучы Дим елгасы буйларыннан алып шомырт гөллләмәсен күрсәтте. Гөлләмәне аннан килгән якташлары делегациясе алып килгән булган икән.

Артём әфәнде чыгышыннан соң Фатих Кәрим сүзләренә язылган «Награда храброму» (Эльмир Низамов көе) җыры яңгырады. Аны ТР халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Өстән яңгыр явып торса да, халык таралышырга ашыкмады.

Рәдиф Гаташ: «Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы»

Хезмәттәшебез, танылган фотограф Рамил Гали исә – Фатих Кәрим исемендәге премияга лаек булган шәхес икән:

Мин бу премияне бик яшь фотограф килеш алдым. Әлбәттә, фотожурналист буларак бик күп әдипләребезне фотолар аша тарих битләренә теркәү туры килде. Шуннан соң ватанпәрвәрлек рухындагы чараларны күп төшердем. Миңа, яшь фотографка – 30 ел чамасы элек шундый премия бирелгәч, хәтта аптырап киткәнем хәтердә. Хәзергесе көнне дә пиджагыма шушы медальне тагып йөрим. Бүгенге көндә бөек фронтовик язучы Фатих Кәримгә һәйкәл ачылуына шатмын. Мондый дәрәҗәле премия лауреаты булу – олы җаваплылык һәм горурлык, – диде әңгәмәдәш. – Минем дәү әти Беренче бөтендөнья сугышын үткән, күпсанлы наградалар белән бүләкләнгән иде. Ике абыем Бөек Ватан сугышында катнашкан. Берсе Сталининград янында һәлак була. Шуннан үзем дә эш дәверендә фронтовиклар булган әдәби-мәдәни интеллигенцияне дә фотоларга төшердем.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ:

Искиткеч тәэсирләр калдырган, күптән көтелгән вакыйга бу. Мин шуны әйтергә телим, Фатих Кәрим кебек данлыклы шагыйрь һәм офицерга һәйкәл күптәннән булырга тиеш иде. Беркайчан да соңга калу ярамый! Туган ил, туган тел өчен зур өлеш керткән батырлар даны мәңгелек. Каһарман язучыларыбыз безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Күреп торабыз: балалар да, яшьләр дә катнаша монда – соклангыч яхшы күренеш бу! Чөнки киләчәк өчен кирәк бу гамәлләр. Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы. Билгели ки, матурлык белән бергә батырлыгы да чагыла, – дип ассызыклады ул.

Һәйкәлнең ничек барлыкка килүен искә төшереп алыйк

  • Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян. Эскиз 2020 елда булган иҗади конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә сайланган.

«Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны раслануын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 2024 елда шагыйрьнең туган көне уңаеннан уздырылган шагыйрьне искә алу мәрасиме вакытында хәбәр иткән иде. «Безнең зур бурычыбыз бар – Фатих Кәримнең һәйкәлен куясыбыз бар», – дигән иде ул.«Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь, аның язмышы – шигырьләрендә, ул әсәрләрен үзе аша үткәреп язган. Игътибар итсәгез, ул ике аягында нык басып тора. Каршылыкларга карамастан, нык баскан. Бу хакта аның шигырьләрендә дә язылган: «Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм». Мин аның шигырьләрен тәрҗемәдә укыдым. Кызы белән дә аралаштык, ул китаплар да бирде, телефоннан да сөйләшеп тордык», – дигән иде Мәскәү скульпторы Денис Александрович Мельников», – дип язып чыккан иде мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова.

Шуннан соң 2024 елның башында «Фатих Кәримгә һәйкәл куяр вакыт җитте – «Ул барлык солдатларга һәйкәл булыр иде» дигән язмада да мәдәният министрлыгының да, әдәби интеллигенциянең дә һәйкәл куелачагы турындагы хәбәргә фикерләре бирелә. Ләкин һәйкәл куелганчы, «күрәсез, эскиз әзер булгач та, урын мәсьәләсен ачыклап бетереп, төрле килештерүләргә 3 ел вакыт киткән» диелгән.

Сүзне исә, яңарак кына әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәдән фикер белән йомгаклыйсы килә: «Шуны да әйтергә кирәк: Бөек Ватан сугышында һәлак булган Фатих Кәримгә ачылачак һәйкәл – Җиңү һәйкәлен дә символлаштырып тора. Ул – шул чорның барлык әдипләренә дә ихтирам белдерүнең бер мисалы». Ә инде һәйкәлнең – Казанның журналистик, әдәби иҗат кайнаган «Татмедиа» бинасы һәм нәшрият каршындагы скверда урнашуы да бер матур күренеш, дип исәплим.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 май 2025
    Исемсез
    Игътибар итсәгез, Ленин, Җәлил, Тукай, Пушкин, М. Вахитов һ.б. күпләр ике аякларында нык басып торалар. Шуннан?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100