Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен урнаштыра башлаганнар – тиздән ачылачак

news_top_970_100
Казанда фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен урнаштыра башлаганнар – тиздән ачылачак
фото: Юлай Низаев

Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкка, «Татмедиа» каршына фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен урнаштыра башлаганнар. «Интертат» хәбәрчесе кызу эш башкарган мизгелне фотога төшереп калырга өлгәргән – эксклюзив фотолар тәкъдим итәбез. Тиздән һәйкәл ачылу вакытына кадәр япма белән ябылып куелачак.

«Әйе, Фатих Кәримгә һәйкәл урнаштырыла башлады. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә ачарга планлаштырабыз», – дип җавап бирде Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге вәкиле.

Әлегә ачылу вакыты төгәл билгеле түгел. Һәйкәл янында эшләүчеләр, 8 майда ачылачак, дип әйтте.

Юлай Низаев видеосы

  • Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны раслануын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 2024 елда шагыйрьнең туган көне уңаеннан уздырылган шагыйрьне искә алу мәрасиме вакытында хәбәр иткән иде. «Безнең зур бурычыбыз бар – Фатих Кәримнең һәйкәлен куясыбыз бар», – дигән иде ул.
  • «Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь, аның язмышы – шигырьләрендә, ул әсәрләрен үзе аша үткәреп язган. Игътибар итсәгез, ул ике аягында нык басып тора. Каршылыкларга карамастан, нык баскан. Бу хакта аның шигырьләрендә дә язылган: «Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм». Мин аның шигырьләрен тәрҗемәдә укыдым. Кызы белән дә аралаштык, ул китаплар да бирде, телефоннан да сөйләшеп тордык», – дигән иде Мәскәү скульпторы Денис Александрович Мельников.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100