Фатих Кәримгә һәйкәл куяр вакыт җитте – «Ул барлык солдатларга һәйкәл булыр иде»
Елның хәерле әдәби яңалыкларының беренчесе – Фатих Кәримгә быел һәйкәл куелу мәсьәләсе хәл ителеп килә, төрле килештерү эшләре ахырга якынлашкан. Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны раслануын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин рәсми игълан итте.
Аз гына вакыт булса да Фатих Кәрим яшәгән һәм фронтка киткән йорт диварына куелган истәлек тактасы янында оештырылган шагыйрьне искә алу мәрәсиме бирегә килүчеләрне шундый хәбәр белән сөендерде
Дамир Натфуллин: «Бүген республиканың иҗат әһелләре һәм барлык халкы өчен истәлекле көн. Быел без елның беренче мәдәни чарасында, мәрәсимендә катнашабыз, дия алабыз. Шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган чаралар бүгенге көн белән генә чикләнмәс. Безнең зур бурычыбыз бар – Фатих Кәримнең һәйкәлен куясыбыз бар. Ел ахырында, Казан башкарма комитеты белән берлектә, аның урыны төгәл билгеләнде. Ул быел куелыр, дип уйлыйм».
Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.
«Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була».
«Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!» –
кебек канатлы сүзләргә әверелгән шигырьләр авторы Фатих Кәримгә һәйкәл куелу темасының хәзер аеруча актуальләшүе табигый.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал: «Бүгенге көндә Фатих Кәрим иҗаты тагын да актуальгә әйләнде. Ул – фронтовик шагыйрь. Аның «мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән сүзләре бик актуаль. Мин һәйкәл проектын күрдем, ул бик матур. Анда Фатих Кәрим хәрби киемнән. Ул Яшьләр үзәге каршысына куелса, әдәбиятыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур эш булыр иде. Ул Фатих Кәримгә генә түгел, барлык солдатларга зур һәйкәл булыр иде».
Эскизның авторлары – Мәскәү скульпторлары Денис Мельников һәм Захар Карамян.
Редакция скульптор Денис Александрович Мельников белән элемтәгә керде. Алай гына да түгел, «быел һәйкәл куелачак» дигән яхшы хәбәрне беренче булып җиткерде.
Денис Мельников: «Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь, аның язмышы – шигырьләрендә, ул әсәрләрен үзе аша үткәреп язган. Игътибар итсәгез, ул ике аягында нык басып тора. Каршылыкларга карамастан, нык баскан. Бу хакта аның шигырьләрендә дә язылган: «Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм». Мин аның шигырьләрен тәрҗемәдә укыдым. Кызы белән дә аралаштык, ул китаплар да бирде, телефоннан да сөйләшеп тордык. Эскиз эшләү чорында ярдәм иткән тагын бер шәхескә – халык шагыйре Ренат Хариска рәхмәт әйтәсем килә – ул Фатих Кәрим иҗатының зур белгече икән: безгә Фатих Кәрим образын тудыру өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат бирде. Аның ярдәме бәяләп бетергесез зур булды.
Эскизлар күп эшләнде. Ләйлә Фатиховна зур массив һәйкәл түгел, гади, ачык һәм тирән мәгънәгә ия һәйкәл булуын теләде. Бу яктан безнең карашлар бер төрле иде. Безнең бурыч – шундый «лаконичный» һәйкәл ясау иде, ул да, мин дә аның «навороченный» булуын күздә тотмадык. Ләйлә Фатиховна исән чагында эскизларны күреп, раслап китте».
Денис Мельников һәйкәл мәсьәләсендә «боз кузгалуга» шатланып: «Дөнья кайчаннан бирле бу һәйкәлдән башка яши. Куярга вакыт», – диде.
Һәйкәл постаменты белән бергә 4 метрга якын булыр, дип күзаллана.
ххх
Иҗади берлек әгъзалары булган скульптор, рәссам, дизайнер, архитекторлар арасында Фатих Кәрим һәйкәленең эскиз проектына бәйге конкурс 2019 елның көзендә игълан ителгән иде.
Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова 2020 елның 5 ноябрендә вафат булды. Ул һәйкәлнең эскизын күреп, ризалыгын биреп китте.
Аның соңгы юлга озатканда әйтелгән кайбер фикерләр.
Шагыйрь Рәмис Аймәт: Әтисенең нахакка рәнҗетелүе, репрессия корбаны булуы, сугыш бетәргә берничә ай калганда гына һәлак булуы өчен рәнҗи иде. Әтисе тиешле дәрәҗәдә танылып бетмәде дип уйлый, борчыла иде. Аңа әтисенең һәйкәлен күрү бәхете дә тимәде. Ул шушы хыял белән яшәде. Ләйлә ханым әтисе иҗатын пропагандалауга гомерен багышлады, дисәм дә ялгышмам.
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: Аетта Фатих Кәримнең һәйкәле һәм музее бар. Атна-ун көн элек Ләйлә ханымга шалтыраткан идем. Казанда һәйкәл буласы урын буенча килешенүләр булганын әйтте. Ул Идел-Пресс янында булачак. Чөнки Фатих Кәрим Китап нәшриятында балалар редакциясендә эшләгән. Төрмәгә дә шуннан озатканнар, фронтка да. Ләйлә Фатиховна һәйкәлнең эскизларын күреп, фатихасын биреп китте.
Күрәсез, эскиз әзер булгач та, урын мәсьәләсен ачыклап бетереп, төрле килештерүләргә 3 ел вакыт киткән.
ххх
Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевның Фатих Кәрим турында язылган мәкаләсеннән юлларга игътибар иттем. «Казанда Фатих Кәрим урамында, шулай ук шагыйрь яшәгән йортның диварында таш такталар куелган. Болар барысы да шагыйрь язмышының беренче гасырында эшләнгән. Хәзер инде көн тәртибенә Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү, аның әсәрләренең кыйммәтен яңа заман үлчәмнәре белән билгеләү, аларның рухын яшь буынга җиткерү мәсьәләсе яңадан килеп басты. Гомумән, классик шигърият, Дәрдемәнд, Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәримнәрнең рухы һәм иҗаты хәзерге чорда халык күңелендә сакланырга, милли җәмәгатьчелеккә яңадан кайтырга тиеш. Аларның иҗатыннан әдәбият, мәдәният, милләт язмышын хәл иткәндә таяныч булырлык рухи көч, илһам чишмәсе агып чыга», – дип яза ул.
Әйе, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен һәйкәл әһәмиятле. Ә бит әле Римзил абый әйткән «аның әсәрләренең кыйммәтен яңа заман үлчәмнәре белән билгеләү, аларның рухын яшь буынга җиткерү мәсьәләсе» дә көн тәртибендә тора.
ххх
Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим исемен Башкортстанда һәм Калининград өлкәсендә мәңгеләштерүгә бәйле чаралар турында төрле чыганаклардан тупланган мәгълүмат.
Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрьнең музее, музей алдында бюсты бар. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә шагыйрь җирләнгән урынга стела куелган һәм шәһәрнең бер урамына Фатих Кәрим исеме бирелгән.
Бишбүләк районының Ает авылында Фатих Кәрим музее 1971 елның 19 июнендә ачылган. 1999 елда, Фатих Кәримнең тууына 90 ел тулганда, музей яңа бинага күченә. Экспозицияне Башкортстан Республикасы Милли музее рәссамнары бригадасы әзерләде, дип яза Бишбүләк районы музей берләшмәсе сайты.
«Ләкин, вакытлар узу белән, кечкенә матур йорт Аетка килүче туристлар, укучы балалар өчен уңайлы шартлар тудыра алмый башлый. Шагыйрьнең тормыш юлы, каһарманлыгы турында яңа мәгълүматлар туплана. Бинага ремонт таләп ителә, аны киңәйтү, фондларны саклау, өйрәнү, патриотик-тәрбияви чаралар үткәрү өчен шартлар кирәк. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым әтисенең төп йорты урынында төзелгән бинаны киңәйтүне тели. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының V Корылтаенда Башкортстаннан килгән милләттәшләребез музейны төзекләндерүне сорый. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу үтенечне тормышка ашырачакларын белдерә. Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән бүленгән акчага музейны киңәйтү һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Ремонтланган, бизәлгән музей бүлмәләрендә Татарстан Милли музее хезмәткәрләре иҗат иткән яңа күргәзмә Фатих Кәрим язмышын һәм аның каһарманлыгын заманча чаралар белән тасвирлый», – дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
2019 елның 28 августында, Фатих Кәримнең 110 еллыгы уңаеннан, Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрьнең төзекләндерелгән музее тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова һәм башка рәсми затлар катнаша. Тантананың кадерле кунагы шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова була.
2007 елда, Бишбүләк районы администрациясе ярдәме белән, музей янәшәсенә Фатих Кәрим бюсты урнаштырыла. Аның авторы – скульптор-монументалист, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты Хәниф Хәбибрахманов була.
Тагын бер әһәмиятле мәгълүмат: Башкортстан Республикасында 1996 елда Бәләбәй районы һәм шәһәре администрациясе тарафыннан, Башкортстан Язучылар берлеге белән берлектә, Фатих Кәрим исемендәге әдәбия премия булдырылган. 1999 елда Бишбүләк районы Фатих Кәрим исемендәге премияне гамәлгә куйган.
Татарстан Язучылар берлеге сайтындагы мәгълүматларга караганда, Фатих Кәрим премиясе лауреатлары арасында Татарстан язучыларыннан Ренат Харис (1996), Әхмәт Гадел (1999), Рәдиф Гаташ (2000), Зәет Мәҗитов (вафатыннан соң) (2001), Роберт Миңнуллин (2002), Рамил Сарчин (2015), Фоат Галимуллин (2019) бар. Аңлавымча, монысы – Бәләбәй премиясе.
Бишбүләк районының Фатих Кәрим премиясе 5 елга 1 тапкыр 2 кешегә бирелә. Аның лауреатлары арасында җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тә бар. Ул үзенә бу премиянең бик кадерле булуын әйтә.
Шагыйрь Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәренең хәрби-мемориаль комплексында күмелгән. Фатих Кәрим кабере өстендәге яңа гранит ансамбль 2007 елның 7 сентябрендә, Багратионовск шәһәре көнендә ачылган. Һәйкәл-обелиск ташына шагыйрь-сугышчы Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Ул Калининград өлкәсе татарлары һәм Багратионовск халкының хәйрия акчасына куелган.
Ә Фатих Кәрим һәлак булган урында – Медовое һәм Садовое бистәләре арасындагы кырда (Владимирово бистәсе янында) юлдан ерак түгел (37,8 м биеклектә) 2017 елда истәлекле билге урнаштырыла. «Монда 1945 елның 19 февралендә 226нчы сапер батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – танылган татар шагыйре Фатих Кәрим сугышта һәлак булган» дигән язулы мемориаль плитәле таш урнаштырыла.
Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, Калининград шәһәренең А.А. Леонов исемендәге китапханәсендә быел фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби очрашу булган.
Язмамның ахырында, заманында Омск каласында яшәп, хәзер Казанга күчеп кайткан Сания Мирхалеева язмасыннан өзек китерәм. Автор Омскидан Калининград өлкәсенә күчеп киткән Гыйрфан Бәхтияров һәм аның Фатих Кәримгә бәйле иҗтимагый эшчәнлеге турында яза. Әлеге язманы тәкъдим иткән Римзил Вәлиевка рәхмәт.
«Фатих Кәрим 1945 елны Калининград янында һәлак була. Аны биредә һәлак булган 9 солдат белән бергә бер кабергә җирлиләр. Сугыштан соң хатыны һәм туганнары Фатих Кәримнең каберен эзлиләр, таба алмыйлар. Фатих Кәрим күмелгән каберлекне 1957 елны очраклы рәвештә мал көтүчеләр таба. Солдатларның сөякләрен якындагы авыл зиратына күчерәләр», – ди Гыйрфан Бәхтияров. Хөкүмәт карары буенча 1966 елны каберлек яңа урынга күчерелергә тиеш була. Гыйрфан әфәнде, бер төркем татарлар белән, каберне Багратионовскига күчерүләрен сорыйлар. Аларның үтенечләрен үтәп, Фатих Кәрим яткан каберлекне Багратионовск шәһәренең мемориаль комплексындагы хәтер аллеясына күчерәләр.
Шуннан бирле 40 ел вакыт узып китә. Яңгыр, җил-давылдан кабер ташы шартлый, ватыла. Куелган фотолар бозыла. Гомумән, каберлек ташландык хәлгә килә башлый. Бу хәл Гыйрфан әфәндене борчымый калмый. Ул милләт өчен борчылып яшәүче татарларны эзләп таба. Аларга бу аяныч хәлне сөйли, каберлекне яңартырга кирәклеген аңлата. Үзе кебек 10 кеше белән оешма төзи, аңа Фатих Кәрим исемен бирә. Алар җыелыш җыеп, «каберлекне яңартырга» дигән карар кабул итәләр. Каберлекнең схемасын төзиләр, чыгымнарын исәплиләр. Чыгымнар 160 мең рубльне тәшкил итә. Оешма әгъзалары Калининградта яшәүче татарларга, төрле химаячеләргә мөрәҗәгать итәләр. Төрки халыклар оешмасы җитәкчесе Сәлимә Ягудина ярдәме белән беренче химаяче табыла. Рәшит Касыйм улы Хафизов 92 мең рубль акча бирергә вәгъдә итә. Андый сумма табылгач, 70 меңне ничек тә табарбыз, дип, Гыйрфан әфәнде иптәшләре белән «шапка тотып» акча җыярга чыга. Һәм, дөрестән дә, ярдәмчел кешеләр табыла... Өстәп шуны да әйтергә кирәк: Багратионовск татарлары Фатих Кәримнең исемен шәһәр тарихына кертү ягын да хәл иткәннәр, күл буендагы матур бер урамга аның исемен бирүгә ирешкәннәр».