Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфәт Закирҗанов: «Фатих Кәримгә һәйкәл кую – чорның барлык әдипләренә ихтирам белдерү»

Иртәгә Казанда Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен ачу тантанасы була. Шул уңайдан «Интертат» журналисты Юлай Низаевның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әлфәт Закирҗанов: «Фатих Кәримгә һәйкәл кую – чорның барлык әдипләренә ихтирам белдерү»
Фото: «Татар-информ» архивы

«Фатих Кәрим иҗаты – илгә, халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге»

Әлфәт Мәгъсүмҗанович, Фатих Кәрим иҗаты дигәч, нәрсә күз алдына килә?

Фатих Кәрим дигән исем татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынган һәр кешегә таныш, дип уйлыйм. Ул Бөек Ватан сугышында кулына корал тоткан әдип буларак билгеле. Әлбәттә, язмышы фаҗигале. Сугыш бетәргә 3 ай кала, 1945 елның 19 февралендә, Кёнигсберг өчен барган яуларда һәлак булуы аянычлы. Тулаем алганда, аның исеме «туган ил», «туган җир», «Ватан» төшенчәләре белән тыгыз бәйле. Аның бөтен иҗаты – илгә, халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле төбәкләрдә үткәрелгән чараларда Фатих Кәримнең билгеле шигъри юллары – дөресрәге, аның берничә шигыреннән алынган юллар даими кабатлана. Чөнки, аларда чын мәгънәсендә шагыйрьнең иҗат асылы вә кыйммәте һәм яшәешенең төп мәгънәсе дә чагыла.

«Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була».

Әлеге юллар хәзер афоризм, бер гыйбарә булып киттеләр. Алар мәктәпләрдә, төрле мәдәният йортларында шигарь итеп тә эленеп куелган.

Фатих Кәримнең иҗаты тиешенчә бәяләнгәнме?

– Фатих Кәримнең әдәби мирасы – зур һәм бай. Аның бүгенге көндә өйрәнелүенең торышы дигәндә, без аның иҗатын 3 этапка бүлеп өйрәнәбез.

Мин зурлап, хөрмәтләп, Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнгән, әдәбият тарихының академик басмаларына керткән, матбугат аша даими чыгыш ясаган шәхесләрне атар идем. Берсе, һичшиксез, Сибгат Хәким, ул үзе дә фронтовик. Һәм ул: «Фатих Кәрим белән Муса Җәлилне нәкъ Бөек Ватан сугышы тудырган, һәм нәкъ шул дәвер аларны олпат шагыйрь иткән», дигән фикерне әйтеп калдырган. Менә шундый мәңгелек фикере бар аның! Ягъни, алар икесе дә шушы чор поэтикасының тавына ике яклап менде, ди.

Муса Җәлил фашист тоткынлыгында булган хәлдә, төрмә шартларында үлемсез шигырьләрен язса, Фатих Кәрим – сугышның алгы сызыгы һәм окоп шагыйре. «Окоп поэзиясе» дигән төшенчә бар. Кулларына корал тотып окопта, блиндажда ятып сугышкан әдипләребез күп тә түгел. Аларның кайсыберләре яу кырларында вафат булып та калган. Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Нәби Дәүлине мисал итеп китерә алабыз. 1941-1945 елларның окоп поэзиясе турында сүз алып барган вакытта, Фатих Кәрим иҗаты иң югары биеклектә тора.

Шул ук вакытта бөек фронтовигыбызның 1930нчы еллардагы иҗаты да тулаем алганда әйбәт өйрәнелгән. Мәсәлән, аның балалар өчен шигырьләре. Әйтик, татар халык фольклорына нигезләнеп язылган «Яз җыры»н татар мәктәбендә укыган һәр кеше белә. 30нчы елларда язылган әсәрләреннән «Тавышлы таң», «Җиденче миче», «Аникин» дигән бик көчле поэмалары бар.

Ялгышмасам, «Аникин» поэмасы бер рус егетенә багышлана. Димәк, әдипнең иҗатында халыклар дуслыгы да чагылыш таба?

– «Аникин» поэмасы – Фатих Кәримне кулга алуга бер этәргеч биргән әсәр дә бит әле. Ялгышмасам, 1937 елны «Кызыл Татарстан» газетасында Фатих Кәрим иҗатын бик каты тәнкыйтьләгән мәкалә чыга. Ләбиб Гыйльми исемле шәхес Өлкә комсомолының секретаре була. Ул үзе прозаик-әдип булып та танылган. Дөрес, тәнкыйтьнең төгәл сәбәпләрен әйтү дә кыендыр, гәрчә бер язмада укыганым бар: «Гыйльминең «Саф мәхәббәт» дигән повесте чыккан була, һәм Фатих Кәрим аны бик нык тәнкыйть утына тота». Бәлки шуның белән бәйледер, ләкин мондый вакчыл сорауларга керү дә кирәкмидер. Ничек кенә булмасын, ул комсомол җитәкчесе буларак, Фатихны комсомолдан чыгаруны таләп итә, һәм шул ук вакытта аны эшеннән дә азат итәләр. Ә бу вакытта ул 4 ел дәвамында балалар әдәбияты нәшриятының мөдире булып эшләгән була.

Әлбәттә, Фатих Кәримнең беренче әсәрләрен күзаллап карасак, алар сәнгати планда йомшак. Бигрәк тә яза башлаган гына чаклары – 1927-1932нче елларны карасак. Әмма бу чорда ул бик актив яза. Белгечләр исә аның иҗатында борылыш дип, 1934нче елны саный. Монда инде лиризмга авышу, сәнгатилек арту һәм сурәтләү чаралары баеганлыгы күренә.

1934 еллардан соң язылган «Көтәм сине», «Дулкынланып китте ак болыт» кебек шигырьләре бүген дә яратып укыла. Алар лирика белән баетылган, сурәтләү чараларына бай булган шигырьләр. Алар чын шагыйрьнең әдәби аренага килүен дәлилли.

Чорлар үтә тора, язучы иҗаты үзгәрә бара

Әлбәттә, илдә барган Сталин репрессияләре дә иҗат стиленә үз тәэсирен биргәндер?

– Азмы-күпме илдә барган сәяси вакыйгаларның да йогынтысы булгандыр. Шул ук Солтан-Галиев эше, шуннан Башкортстан әдипләре (Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт, Гадел Кутуй һ.б.) оештырган «Җидегән» дигән оешма фаш ителү дә тәэсир итә. Менә бу хәлләрдән соң аеруча зыялы затларны кулга алу фактлары еш була. Бер яктан социализм идеологиясе, яңа җиңүләргә алга атлау таләп ителсә, икенче яктан – күрәсең, ил халкы күңеленә репрессия сөреме куркуы да керә бара. Тарихтан беләбез бит инде: 1936-1937 елларда – репрессияләрнең иң күтәренке вакыты. Һәм кызганыч ки, әдипләр бер-берсенә ямьсез, еш кына бик субъектив характердагы мәкаләләр яза. Ә газета-журналда чыктымы – «буржуазиягә ияреп язучы яисә контрреволюция чишмәсенә су агызучы» кебек эпитетлар булу әдипләр өстеннән «эш» ачып җибәрерүгә сәбәп булган. Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи-Казанлы яки Шамил Усмановны алып карасак – башта иҗатларын тәнкыйтьлиләр, социалистик идеалларга хезмәт итмәвен билгелиләр, ә аннан соң аларга бәйле «эш»ләр башлана.

Аның иҗатында икенче этап – кулга алынган еллар. Әдип 4 ел буена төрмә лагерьларында була. Ул 1937 елда кулга алынган һәм 1941 елның 3 декабрендә азат ителгәнчегә кадәр төрмәдә була. Белүебезчә, ул Коми төбәкләрендәге салкын, бик начар лагерьларда – хезмәт лагерьларында була. Аның тоткынлыктагы иҗатына бүгенге көнгәчә тиешле бәя бирелмәгән. Гәрчә, аның иҗаты өйрәнүчеләрдән Зәет Мәҗитов кандидатлык дисертациясен яклый. 1979-1981 елларда аның 3 томлыгы нәшер ителә, бу эш Зәет абыйның зур тырышлыгы белән башкарылып чыга. Моннан тыш, Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүгә Рафаэль Мостафин күп көч куя. Кулга алынгандагы мәгълүматларны, архивтагы документларын табуда һәм әдип тормышындагы фактларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә өлеше зур, дип исәплим. Шулай ук бу җәһәттән, зур хөрмәт белән, халык шагыйре Ренат Харисны искә алырга кирәк. Чөнки ул аның үлгән, күмелгән урыннарында берничә мәртәбә булды. Аның инициативасы белән Фатих Кәрим һәлак булган Багратионовск (авт. – Калининград өлкәсе) шәһәрендә обелиск булдырылды.

Әлбәттә, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым да зур хезмәтләр башкарды. Ул әтисенең иҗатын яхшы белде һәм пропагандалады. Үз миссиясен вафат булганчыга кадәр башкарып йөрде. Урыны оҗмахта булсын.

Шуннан соң, Фатих Кәримнең хатларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, аларны рус һәм татар телләрендә матбугатта чыгаруда галимә Алсу Кәримова да мактауга лаек. Алга таба Фоат Галимуллинны атап үтәр идем. Ул студентларына Фатих Кәримнең иҗатын өйрәтү белән беррәттән, Ләйлә ханымга җыентыкларны чыгаруда да даими ярдәм итеп килде. Тагын 2 кеше: татар әдәбияты тарихының 5нче том басмасында мәкаләсе урын алган Равил Сарчани һәм фронтовик-язучыга багышлап 2 монография чыгарган Рамил Сарчин. Рамил әфәнде Фатих Кәрим иҗаты буенча докторлык дисертациясен дә яклады. Ул моңа кадәр билгеле булмаган бөтен архив документларның төгәллеге төбенә төшеп, мөмкин булганнарын җәмәгатьчелеккә ирештерде. Ул рус телендә басылды.

Беләсезме, тоткынлык чоры иҗатында, һичшиксез, берничә мотив ачык күренеп тора. Мин аның ул вакытта язган шигырьләрен укыйм һәм сокланып кабул итәм. Аның «Кыр казы», «Көзге яңгырлы төн», «Я төн генә була, я көн генә», аннан соң «Сагынып кайтам» әсәрләре нәкъ үзләренең фәлсәфи һәм мәгънәви тирәнлеге белән аерылып тора.

Кара әле, Юлай, берничә генә юл:

«Ерып чыгалмаслык чиксез тайга,

Җәй дә монда ике ай гына.

Тын алмыйча тоташ улаган җил

Сала мине кара кайгыга».

Менә монда тоткынлыкның афәте – кайгы-хәсрәт, үлем чыганагы булуы белән тасвирлана. «Кыр казы» шигыре дә:

«Җырым аша белсен халкым,

Айнытсын аңын.

Дошманнар богаулап куйган

Улы мин аның».

Ягъни без менә Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗатын бик югары күтәрәбез. Ә Фатих Кәрим Туфанга кадәр 10 ел алдан болар хакында язган, ләбаса. Ул – әлеге безгә билгеле булмаган, репрессия корбаннарының лагерьларда михнәт күрүләрен ачып бирә алган авторларыбызның берсе. Һәм шушы шигырьләре арасында мин аның хатыны Кадрия ханымга атап язылган «Сагынып кайтам сине» дигән шигырен тетрәнмичә укый алмыйм. Без аны игътибарсыз калдыра алмыйбыз.

«Ялгыш икән, акчаң йөз сум түгел,

Дусларың йөз булсын,дигән сүз.

Йөз генә дә түгел, артык иде.

Хәзер калдым менә берүзем».

Һәм тормыш иптәшенә мөрәҗәгать итеп болай ди:

«Дусларым юк хәзер, тик берәүгә

Мин кулларын үбеп баш иям.

Торгандыр ул сагыш ялкынында —

Яфрак кебек кипкән Кадриям».

Хәсән Туфанның хатыны Луиза сугыш чорында кан биргән өчен булган паекларын иренә төрмәгә илткән. Шулай аның гомерен саклап калган. Туфанның нәкъ шул хакта үлемсез шигыре дә бар. Шул ук эш-гамәлне Фатыйх Кәрим төрмәдә вакытта аның хатыны Кадрия ханым да эшләгәнен без күрәбез. Ягъни тоткынлык чоры иҗаты Фатих Кәримнең шагыйрь һәм язучы буларак үсешен күрсәтә, аны бөтен тулылыгында ачып бирә.

Һәм менә аның иҗатының өченче чоры – Бөек Ватан сугышы еллары. Ул 1941 елның ахырында сугышка китә һәм 1945 елга кадәр алгы сызыкта фашист илбасарлары белән аяусыз көрәштә була. Берничә тапкыр яралана, «Кызыл йолдыз», I дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә. Соңгы ордены – үзе һәлак булган сугыштагы батырлыгы өчен – бары тик ике дистә елдан соң гына хатыны Кадриягә бирелә.

«Бөек Ватан сугышы поэтикасы» дигәндә дә берничә этап күзаллана. Фатих Кәрим иҗаты – шуның гаҗәеп бер матур чагылышы. Окоп поэзиясенең иң югары дәрәҗәсенә менә ул! Беренче чор – фронтка китү, ант итү, саубуллашу мотивлары иҗатын иңләп үтә. Һәм нәкъ шул чакта язылган шигырьләре патриотик аһәңе, пафосы белән гаҗәеп заманча яңгырый:

«Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен,

Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...»

«Ант» шигыреннән бу дүртьюллык. Яисә «Иптәш» шигырендә «туган илне саклап һәлак булу – үзе бер батырлык» дигән фикерне бик үзенчә укучысына җиткерә. Автор туган ил иминлеге өчен сугышта үз-үзеңне аямыйча дошманга каршы көрәшүне һәр СССР кешесенең бурычы итеп кабул итә.

Әлбәттә, аның шигырьләре китаплар булып, шулай ук «Совет әдәбияты» журналларында басылып чыга.

Окоп поэзиясен караганда, кулына корал тотып сугышкан солдатның күңел халәтен, рухын тасвирлау да мөһим. Без еш кына рус шагыйрьләреннән Алексей Сурковның «Бьется в тесной печурке огонь» шигырен, Анна Ахматованың «Мужество»сын, Константин Симоновның «Родина»ларын бөтенебез дә яхшы белә... Тик шул ук вакытта, Фатих Кәримнең шигырьләре дә һич кенә дә ким дәрәҗәдә түгел. Ягъни рус теленә тәрҗемә ясалып, илебезнең бөтен төбәкләренә таратылуны сорый торган бер мисал булып тора. Солдатның күңел халәтен бирә торган окоп җырлары ул.

Фатих Кәрим иҗатында сугышның Җиңү белән тәмамлануына ышаныч ачык чагыла. Аның «Мин – гуманист» рухындагы шигырьләре дә Җиңүгә өнди. «Бездә яздыр» дигәнендә ул «фашизмның киләчәге, язы юк» дигәнне әйтергә омтыла. Чөнки, яз – яңарыш, омтылыш һәм киләчәккә өмет билгесе! Ә фашизмның язы юк икән, димәк, аның алдагысы булмаячак. Муса Җәлил белән Фатих Кәрим иҗатындагы охшашлыкны да күрәм монда. «Мин гуманизмны аңлаткан фәлсәфи-әхлакый кыйммәтләр өстенлек итәчәгенә ышанам», – диләр алар.

Һәм соңгысы: аның Бөек Ватан сугышы чорына караган 150ләп шигыре бар, 8 поэма һәм 1 драма әсәре иҗат иткән. Шулай ук 2 повесть язган. Менә бу кадәр иҗат башка бер генә дә татар шагыйрендә юк. Шуңа күрә без аны – Бөек Ватан сугышының югары ноктасы булган окоп поэзиясенең тау башында балкыган, дибез.

Әйтергә кирәк, гомумән Бөек Ватан сугышының татар әдәбиятын Фатих Кәримнән аерып карап булмый! Аның «Гөлсем», «Идел егете», «Кыңгыраулы яшел гармун», «Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Партизан хатыны», «Үлем уены» поэмаларында, «Тимерхан тимерче» балладасында шигъри таланты ачыла. Эпик поэмалар ул – аларда сюжетлылык бар. Шул ук вакытта «Кыңгыраулы яшел гармун» да – романтик рухлы лиро-эпик поэманың бер чагылышы, дияр идем. Яки әлеге поэтик әсәрләр – чын мәгънәсендә үз чорының әдәби батырлыклары, дип саналырга хаклы.

Аның поэмаларында – халыкның тормышы, ил язмышы хәл ителгән мизгелләр уңышлы сәнгати чаралар аша тасвирлана.

Ләйлә апа турында: «Шундый атаның кызы булуы белән чиксез рәвештә горурланып яшәде»

Әлбәттә, 8 майда Фатих Кәримгә һәйкәл ачылу да бик матур күренеш бит? Әле Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга җыенып йөргәндә.

– Менә бүген без Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы алдында торабыз. Әдәби иҗатының һәр чорына бәя бирү, аерым әдәби әсәрләренең тирән катламын ачу һәм яшь буынга җиткерү бурычы алдыбызда тора. Менә балалар, рус телендә ягъни хәтта ки чит телдәме – инглиз, немец яки француз телендәме – аның үлемсез окоп поэзиясенең гаҗәеп матур үрнәге булган шигырьләрен укысыннар иде. Алар аркылы туган җирне яратырга өйрәнергә мөмкин!

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа

Әтисенең исемен мәңгеләштерүдә кызы Ләйлә апаның роле аеруча олуг, дип беләбез. Чыннан да шулаймы?

– Фатих Кәримнең 2 кызы була. Берсе – Ада, икенчесе Ләйлә исемле. Кызганычка, олы кызы Ада иртәрәк вафат була. Ләйлә ханым белән берничә әдәби чарада катнашканым булды. Рус һәм татар телләрен бик камил белә иде. Шундый атаның кызы булуы белән чиксез рәвештә горурланып яшәде. Әтисенең хатларын халыкка чыгаруда зур эшләр башкарып чыкты. Алардагы кайбер сүзләргә, исемнәргә аңлатмалар өстәде. Әлбәттә, ул хатлар аның сөекле Кадриясенә һәм кызларына юлланган. Тылда хезмәт иткән татар әдипләренә җибәргән хатлары да байтак. Шуннан соң Ләйлә ханым әтисе вафат булган җиргә Татарстан Язучылар берлеге белән барып, каберен туганнар каберлегенә күчерүләрдә башлап йөрүчеләрдән булды.

Фатих Кәримнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында музеен булдыру, бюстын куйдыруда да кызы Ләйлә ханымның роле зур булды.

Ә Ләйлә апа әлеге һәйкәл куелуын теләр идеме икән?

– Әйе, әлбәттә! Мин хәтерлим, Ләйлә ханым исән чакта, Фатих Кәрим яшәгән йортта – Казанның Миславский урамындагы өйгә – истәлек тактасы эленде. Атаклы язучыбызның һәр елны аның туган көнендә, 9 гыйнварда, йорты янына җыела иде. Ләйлә ханымны соңгы тапкыр тыңлаганым да бүгенгедәй хәтердә. Ләйлә ханым әтисенә Казанда куелган әлеге һәйкәлнең эскизын күреп калды. Шуның белән аның рухы шаттыр, дип ышанам. Кызганыч, үзе исән-сау чагында куела алмады. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул аның куелачагын һәм Хөкүмәт ризалык бирүен белеп үлде.

Шуны да әйтергә кирәк: Бөек Ватан сугышында һәлак булган Фатих Кәримгә ачылачак һәйкәл – Җиңү һәйкәлен дә символлаштырып тора. Ул – шул чорның барлык әдипләренә дә ихтирам белдерүнең бер мисалы.

Тагы ниләр өстәр идегез, Әлфәт абый?

– Фатих Кәримнең әдәби образын тудыру – киләчәк буын бурычы. Ренат Харис аны башлап җибәргән икән, дәвамы да булырга тиеш. Беренчеләрдән булып, Сибгат Хәким Фатих Кәримнең үлемсезлеген раслаган шигырен язган иде. Әле алга таба аның тормышы турында роман, пьеса яки башка әдәби әсәрләр язу мөмкин. Ватанпәрвәрлек идеясен кинофильм төшерү дәрәҗәсендә дә күзаллап буладыр.

Ахыр чиктә, бу эшләр минем һәм синең өчен генә дә түгел, бу эш киләсе буыннар өчен бик кирәк! «Ватан», «туган ил», «газиз җир» төшенчәләре мәңгелек. Алар һәрвакытта да Фатих Кәримнең әдәби мирасы белән беррәттән янәшә барачак һәм булачак!

Әңгәмә өчен рәхмәт яусын, Әлфәт Мәгъсүмҗанович! Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне котлы булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100