news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновның соңгы әманәтен үтәгәннәр

news_top
Фәнис Хөсәеновның соңгы әманәтен үтәгәннәр
социаль челтәрләр

Башкортстанның Тәтешле районы егете, Украинада БТР куып алып киткән Фәнис Хөсәеновның җәсәден туган авылына кайтарганнар.

«Бүген иртәнге якта авыл имамы, дуслары, туганнары җыелышып барып, Фәнисебезне Яңа Кайпандагы туган йортына алып кайттылар», – дип хәбәр итте «Интертат»ка Фәниснең иң якын күршесе Мөнирә Саяпова.

Күршесе әйтүенчә, исән кайтмаган очракта туган йортында төн кундырганнан соң гына җирләү – Фәниснең әманәте булган.

«Әни, яуга китәм бит. Бер-бер хәл була калса, өйдә төн кундырып җирләгез», – дип әйтеп киткән. Исән-сау кайтам, дисә дә, барыбер күңеле сизгәндер. Әнисе улының теләген үтәде – Фәниснең җәсәде хәзер Яңа Кайпанда. Кереп карап чыктык, үлгән кебек тә түгел. Шундый ук матур йөзле, елмаеп ятамыни...» – ди ул. 

Мөнирә апа сүзләренчә, Фәнис яшәгән йортка халык агыла да агыла. «Үзебезнең авылдашлар, райондашлар гына түгел, Башкортстанның әллә кайдагы ерак районнарыннан да киләләр. Өйдәге чәчәк, венок… Инде кич якынлашып килсә дә, Фәнисләр капка төбендә машина кимеми – аны бөтенләй белмәгән чит кешеләр дә хушлашырга ашыга.

Җәсәден алып кайтканчы, әнисенең хәлен белешергә, кайгы уртаклашырга да бик күп кеше килде. Фәридәнең хәлен сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Һәр көнне кич аларның өйләрендә җыелып, догалар укып утырдык. Әнисе моңа кадәр елады да елады. Хәзер инде: «Улымны тиешенчә итеп соңгы юлга озатасым килә, сабыр булам», – ди.  Авылдашлар да бик нык ярдәм итә, барысына да зур рәхмәтләребез», – диде Мөнирә апа.

Фәнис белән хушлашу митингы иртәгә Тәтешле мәдәният йорты каршында 11.00 сәгатьтә башлана. Аннары аның җәсәден туган авылы зиратына алып кайтып гүргә иңдерәчәкләр.

Тәтешле районы администрациясе: «Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Фәнис Хөсәенов белән Яңа Кайпан авылы, Завод урамы, 80нче йорт адресы буенча килеп бәхилләшергә мөмкин. 

Иртәгә, хушлашу чарасы уздырылу сәбәпле, 8.00 – 13.00 сәгатьләрдә Тәтешленең Ленин урамын вакытлыча ябу планлаштырыла», – дип хәбәр итә. 

 

Фото: © https://vk.com/lifetatyshly

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Авыр туфрагы жинел булсын яткан урыны якты булсын тыныч йокла салдат, энисена туганнарга сабырлык
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар