Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис: «Әни безне өйдә качып ятарга тапмаган»

Украинада БТР куып алып киткән егет турында мәгълүмат сентябрь аенда Телеграм каналларда таралган иде. Сугышчы шулай ук яраланган якташын коткарган һәм, БТР белән, яраланган генерал-майорны куркынычсыз урынга алып чыга алган. Ул – Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов. «Интертат» Фәнис белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис: «Әни безне өйдә качып ятарга тапмаган»

«Батырлык түгел, үзеннән-үзе килеп чыкты»

Фәнис бөтен җирдә синең батырлык турында язалар. Безгә дә сөйлә әле, ничек син ул БТРны куып алып китә алдың?

Батырлык дип, батырлык түгел инде, үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Ул хакта безгә тәфсилләп сөйләргә ярамый шул. Ялда вакытта булса, сөйли алган булыр идем. Бөтен мәгълүматны телефон аша сөйләү куркыныч.

Фәнис куып алып киткән БТРы белән

  • Моңа кадәр төрле сайтларда чыккан мәгълүматлар буенча. Фәнис «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелә. Аларга БТРда 7 кеше һөҗүм итә. Фәнис аларың икесен юк иткән, берсен әсирлеккә алган, калганнары качкан. Шуннан соң хәрби БТРны кабызып, әсирне үзебезнең якка алып чыккан.
  • Тагын 2 көннән Россия гаскәрләренең хәрби базасына «Хаймарс» ракеталары белән ата башлыйлар. Фәниснең якташы автомобиль ремонтлап яткан була. Шул бинага снаряд төшеп, ракета кыйпылчыгы белән яралана. Үзе дә яраланганган булуга карамастан, Фәнис шушы яралы якташын хәрби госпитальгә алып бара.
  • Тагын бер тәүлектән соң чираттагы һөҗүм вакытында Фәнис яраланган генерал-майорны БТРы белән куркыныч янамаган урынга күчерә, дип яза «Казанские ведомости» .

Фәнис һәм ул куып алып киткән БТР

Ничек кыюлыгың җитте, дип кенә сорыйм әле?

Алар мине яки мин аларны иде… Анда берничек тә уйлап торырга мөмкинлек булмады.

Баштарак безгә авыр иде андый хәлләр. Хәзер әкренләп ияләштек.

Сине бүләкләмәделәрме моның өчен?

Әлегә бернинди бүләкләү дә булмады. Ләкин ул турыда сүз бара, документларны карыйлар, дип беләм.

 

Фото: © Фәниснең шәхси архивыннан

Ни өчен син хәрби операциягә китәргә булдың?

Минем туган илемне саклыйсым килде. Телевизордан бермәл карап яттым-яттым да, «китәргә кирәк» дигән фикергә килдем. Бу – минем өчен намус эше. Әни безне өйдә качып ятар өчен тапмаган бит. Бернинди акчасы турында да уйлау булмады. 26 июнь көнне китеп бардым. Башта бер ай Казанда хәрби өйрәнүләр уздык, кабат бирегә алып килделәр.

Якташларың белән бергә хезмәт итәсең, әйеме?

Әйе, без монда Тәтешледән 60 кеше. Арабызда барысы да үз теләге белән киткәннәр һәм мобилизацияләнгәннәр. Командирларыбыз шундый хәлгә керә торган туры килде. Безнең барыбызны бергә калдырдылар. Уйнап үскән, бергә укыган, бергәләп кич чыгып йөргән егетләр монда барысы да. Туганнан туган абыем да үзем белән.

Ротабызда 96 кеше. Учалы, башка күрше-тирә район егетләре дә бар. Татарстаннан да егетләр бар. Менә янәшәмдә Чаллыдан Роберт Никитин тора. Сезгә сәлам әйтә.

Рәхмәт бик зур, үзеңә дә Чаллыдан сәлам.

«Үземнең махсус операциядә булуым турында уйламаска тырышам»

Фәнис андагы шартлар турында да сөйлә әле. Сез кайда яшисез?

Безнең монда барысы да әйбәт. Бернинди зарланырлык әйбер дә юк. Үзебезнең Тәтешленең башлыгы да гел гуманитар ярдәм җибәреп тора. Яшәүгә килгәндә, без палаткаларда яшибез. Гадәти хәрби шартлар инде.

Ул палаткаларда салкын түгелме?

Юк, һәр палаткада мич бар бит. Алай туңарлык түгел.

 

Фото: © Фәнис Хөсәеновның шәхси архивыннан

Хәрбинең бер көне ничек үтә? Ничек башлана ул, көн дәвамында ниләр эшлисез? Дисциплина катымы, режим бармы?

Торабыз, юынабыз, ашыйбыз. Мин монда алай катгый бер режим бар дип әйтмәс идем. Үз көебезгә яшибез.

Үз көегезгә яшәсәгез дә, нәрсәләрдер эшләргә ярамыйдыр бит хәрбиләргә? Нәрсәләр тыела?

Армиядә нәрсә эшләргә ярамый – монда да шулай ук. Эчемлекләр белән шаярырга ярамый, командирлар рөхсәтеннән башка чыгып китү тыела.

Ашау яклары ничек? Җитәрлекме? Гел консервы белән генә утырмыйсызмы?

Гел консерв белән түгел, үзебезнең пешекчеләребез бар. Яңа килеп кушылган мобилизацияләнгәннәр арасында да бар тәмле пешерүчеләр. Алдыбызда кайнар ризык бар безнең.

Бөтен җирдә дә шулаймы икән соң ул? Хәрбиләргә ач йөрергә туры килә, дигәнне дә ишеткән бар.

Минемчә, зарланучылар алар – кайтып китәселәре килеп йөрүчеләр генә. Әйтүемчә, монда гадәти хәрби шартлар, барысы да түзәрлек. Әнә шундый «бу җитми, монысы начар, тегесе коточкыч» дигән ялган мәгълүмат бик күп тарала. Аннан соң әниләр балалары өчен кайгырып утыра башлый.

Әле менә егетләр тәгәрмәчле мунча ясый башладылар. Уңайлыклар бар. Зарланып утыра торган түгел.

Куркыныч моментлар еш буламы?

Булгалый куркыныч вакытлар да. Ләкин без – мобилизациягә эләккән, үз теләге белән киткәннәр гел кайнар нокта эчендә үк түгел. Без әлегә чиктә. Һәм безнең барыбызны да берьюлы кертмиләр анда. Әле бер ротаны, әле икенче ротаны гына алып керәләр.

Андый бик хәвефле минутларда нәрсә турында уйлыйсың?

Мин, гомумән, үземнең махсус операциядә булуым турында уйламаска тырышам. Үзеңне биредә дип уйлап йөрсәң, бик тиз төшенкелеккә бирелергә була. Гел позитивта йөрергә кирәк. Мин бөтенләй башка әйберләр турында уйлыйм. Мәсәлән, үземне компьютер уеннары уйныйм дип күз алдына китерәм.

 

Фото: © Фәнис Хөсәеновның шәхси архивыннан

Әлеге хәрби операция нәрсә өчен башланды? Аның максатларын сезгә аңлаталармы?

Командирлар арабызда хәрби рухны сакларга тырыша. Алар шул «туган илне сакларга» дип әйтәләр инде. Ләкин мин бит үзем дә аңлыйм. Мин балаларны, әбиләрне, яклаучысыз калган кешеләрне якларга тиешмен.

Гуманитар ярдәм җыеп торалар хәрбиләргә. Алар сезгә килеп җитәме?

Әлбәттә. Безгә менә үзебезнең Тәтешленең башлыгы Фәнүр Рафисович гел гуманитар ярдәм җибәреп тора. Авылдашлар да кулларыннан килгәнчә булышалар. Башкортстанның башка районнарыннан да ярдәм килә. Кирәк әйберләрне малайлар белән сөйләшәбез дә районга хәбәр итәбез.

 

Фото: © Фәнис Хөсәеновның шәхси архивыннан

Сез бүгенге көндә аеруча нәрсәләргә мохтаҗ? Ул посылкалар эчендә гел кирәкмәгән әйберләр дә буламы?

Бүгенге көндә безгә тепловизорлар һәм ночниклар бик кирәк. Кирәкмәгән әйбер юк, дип әйтергә була. Нәрсә дә артык түгел, бөтен нәрсәнең дә кирәге чыга. Күз тимәсен, бөтен әйберләрне җибәреп торалар.

«Мине әби белән бабай үстерде»

Анда ничек ял итәсез? Тыныч вакытта концертлар оештырганыгыз юкмы?

– Юк шул, алай концертлар оештырырлык мөмкинлек юк. Ләкин бер егетебез бик матур итеп гитарада уйный. Аның янәшәсенә җыелып, җырлашып утырабыз.

Татарча да җырлыйсызмы?

Татарча җырлар да булгалый.

Син үзең татар егетеме?

Әйе, татар егете.

Татар авылында туып-үстеңме?

Яңа Кайпан авылында туып-үстем, татар авылында. Безнең Тәтешле – татарлар күп булган район бит ул.

Авылыгыз зурмы? Мәдәният йорты, мәктәп эшлиме?

Авылда ничәләп кеше яшәгәнен төгәл әйтә алмыйм. Мәдәният йортын яптылар шул. Башлангыч мәктәп бар әле. 

Фәнис, үзең дә шул мәктәпне тәмамлагансыңдыр? Кабат укуыңны дәвам иттеңме? Махсус операциягә киткәнче кайда эшләдең?

Мин Булкайпан авылындагы авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторист-машинистлыкка укыган идем. Аннары Уфадагы газ торбалары суза торган оешмада эшләдем.

Нәселегездә хәрбиләр юкмы? Үзең кайда хезмәт иткән идең?

Алай юк дип беләм. Үзем мин Цхинвалда (Көньяк Осетия) разведчик булып хезмәт иттем.

Нинди гаиләдә туып-үстең, сез гаиләдә ничә бала?

Без гаиләдә 2 бала. Сеңлем Энҗегә 15 яшь. Әнием Фәридә исемле, ул хуҗабикә. Әти, кызганыч, мин бик кечкенә вакытта ук вафат булган. Әтине мин бөтенләй хәтерләмим. Соңрак әни яңадан тормышка чыкты.

Үги әти белән яшәү авыр булмадымы?

Юк, безнең мөнәсәбәтләр әйбәт булды, тавышланып йөргәнебезне хәтерләмим.

Балачагыгыз ничек үтте?

Әйбәт булды барысы да. Мин алай ниндидер кыенлыклар күреп үстем дип әйтә алмыйм. Мин бит әби-бабай белән үстем. Әниләр читтә, Пермь өлкәсендә яшәде.

Әниегезгә үпкә сакламадыгызмы?

Ю-юк инде, әни мине карашты, гел ярдәм итеп торды ул.

Әби-бабайлар исән-саумы әле?

Әби дөнья куйды. Бабай исән әле. Ләкин азрак авырып тора.

Бу арада ялга кайтып килгәнсең икән? Ничек ял иттең?

Мин инде сентябрьдә 10 көнгә кайтып килгән идем.  Бу юлы бер атнага кайттым. Бөтен туганнар, дуслар белән күрешеп чыгарга өлгердем. Барысы да бик нык сагынганнар. Кайту белән үк кызым һәм әни янына бардым. Кечкенә кызым да бар әле минем.

Кызыңа ничә яшь?

Кызым Әминәгә өч яшь тулды, дүртенче китте. Ләкин, кызганыч, әнисе белән генә бер ел яшәгәч тә аерылыштык. Характерларыбыз туры килмәде. Ләкин кызымны җанымнан да артыграк яратам. Видеоэлемтә аша аралашып торабыз. Аның хакына исән-имин кайтасы иде.

Рәхмәт, Фәнис, без дә синең исән-сау әйләнеп кайтуыңны теләп торырбыз!

Фәнис куып алып киткән БТРга авылы атамасын язып куйган

«Фәнис – минем бөтен ышанычым ул»

Фәниснең әнисе Фәридә ханым Хөсәенова белән дә элемтәгә кердек.

Фәниснең теле бик иртә ачылды. 2-3 яшь чагында ук «мин солдат булам, армиягә барам» дип йөри иде ул. Ләкин чыннан да кайчан да булса шулай китәр, дип уйламаган идем. Бер генә дә җибәрәсем килмәде, бик курыктым, дөресен әйткәндә. «Маңгайга язылган язмыш, әни. Теләгеңне генә телә. Аллаһы Боерса, исән-сау кайтам», – дип, үз-үзенә ышаныч белән китте.

Кеченәдән, күз тимәсен, җегәрле булды. Авырлыклар алдында да каушап калмады. Бер эштән дә баш тартмый иде ул. «Улым, син бәләкәй әле», –- дисәң дә, «Әни, мин ир кеше», – бит дип әйтә иде. Кызым физик мөмкинлекләре чикле бала булды. Фәнис – минем бөтен ышанычым инде ул.

 

Фото: © Фәнис Хөсәеновның шәхси архивыннан

Фәридә апа, Фәнис сездән читтә үскән икән. Ана назы бирә алмадым, дип уйламадыгызмы?

Мин аны ташламадым бит, Гөлназ, гел кайтып йөрдем. 5-9 сыйныфларны ул монда килеп, безнең янда укыды. Ләкин каникулларда авылга очып кайта иде. Кечкенәдән шунда үскәч, әби-бабайларын бик яратты.

Монда да дуслары күп. Укытучылары әле дә шалтыратып, хәлләрен сорашып торалар.

Ялга кайткач, иң беренче булып безгә килде. Иптәшләре «каршы алабыз» дип шалтыраткач та: «Юк, башта әни янына кайтам, аны, баламны кочаклыйм. Апаем белән сөйләшеп утырам», – дип безгә кайтты. Өч яшьлек кызын –  минем оныгымны да монда алып килгән идек. Бергәләп каршы алдык, – дип сөйләде Фәридә апа.

«Авылда да күтәреп кенә йөртәләр аны»

Фәнис турында күршесе Мөнирә апа Саяпова да җылы сүзләр җиткерде.

Фәнис минем ике малай белән бергә уйнап үсте. Барысын бергә мунчаларга алып керә идем. Аның кебек ярдәмчел кеше җир йөзендә булмас. Печән өясеңме, башка зур эш эшлисеңме: «Әйдәгез, күршеләр, булышам», – дип, шул арада кереп җитә иде.

Бернәрсәдән куркып тормый, җитезлеге дә, шуклыгы да бар. Күзләре һәрвакыт янып тора аның, авызы гел ерык. Бабасы янәшәсендә гел эшләп үсте. Бик тәвәккәл, беркайчан «белмим» дип тормады, машинасына да, тракторына да утырды.

Кайту белән: «Мөнирә апа, ни хәлләрең бар?» – дип, күчтәнәчләрен күтәреп кереп җиткән. Күрше, туган җанлы, бик әйбәт егет Фәнис. Авылда да күтәреп кенә йөртәләр аны.

Исән-сау гына йөреп кайтсын. Барыбыз да теләп торабыз. Үземнең 82 яшьлек әни бар. Ул да хәер-догасыннан калдырмый Фәнисне, – ди Мөнирә апа.

Фәнис турында «Илгиз «Уршак» Султанмуратов» Телеграм каналында да видео чыккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100