Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәеновны озату: «Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән аңа»

Бүген Башкортстанның Тәтешле районында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган татар егете Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар. Кечкенә генә татар авылында туып-үскән гап-гади егетнең даны Украинада дошман БТРын куып алып киткәннән соң таралган иде. «Интертат» аның хушлашу мәрасиме турында яза.

news_top_970_100
Фәнис Хөсәеновны озату: «Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән аңа»
социаль челтәрләр

Фәнис турында нәрсәләр билгеле?

Фәнис 1998 елның 14 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында туган. Үзе «Интертат»ка сөйләгәннәр буенча, Фәнис әтисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе, әле улы кечкенә чакта ук башка кешегә тормышка чыгып, Пермь өлкәсенә китеп бара. Булачак батыр Яңа Кайпанда әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсә.

Башкортстанда яшәве сәбәпле, Фәнисне «башкорт батыры» дип язалар. Ул милләте хакында «Интертат»ка үзе әйтте. Фәнис татар милләтеннән. «Мин – татар егете. Яңа Кайпан авылында туып-үстем, татар авылында», – дигән иде ул «Интертат»ка. 

Фәнис әнисенә үпкә саклап яшәми. «Мин алай, ниндидер кыенлыклар күреп үстем, дип әйтә алмыйм. Әни мине карашты, гел ярдәм итеп торды», – дигән иде ул. 5-9 сыйныфларда әнисенең яңа гаиләсендә яшәп, Пермь өлкәсендәге Барда районында укыса да, авылда туып-үскән егетнең җаны барыбер авылга тарта. Яңа Кайпанга кайтып, күрше Булкайпандагы авыл хуҗалыгы көллиятендә тракторист-машинист һөнәре алып чыга, 2016-2017 елларда хәрби бурычын үтәп кайта – Цхинвалда (Көньяк Осетия) разведчик булып хезмәт итә.

Әлбәттә, әнисеннән читтә үсү, әти тәрбиясе җитмәү үз ролен уйнамыйча калмаган: Фәниснең армиядән соңгы тормышында «таплы» урыннар да шактый. 2018-2021 еллар аралыгында ул караклык өчен 5 тапкыр суд эскәмиясенә утыра. Баштарак аңа шартлы хөкем карары чыгарылып килсә, бишенче тапкыр бурлыкта гаепләнгәндә, Фәниснең чын срокка берничә елга төрмәгә утыру ихтималы да була. Ләкин аны уңай сыйфатлары һәм… әти булырга җыенуы коткарып кала.

 

Фото: © https://vk.com/club218315065

Фәнис хатыны белән 1 ел яшәгәннән соң аерылышкан. Ә менә кызы турында ул «Интертат»ка аерым бер ихласлык белән: «Кызымны җанымнан да артыграк яратам. Видеоэлемтә аша аралашып торабыз. Аның хакына исән-имин кайтасы иде», – дип сөйләгән иде.

Дошман БТРы куып алып китеп, халык героена әверелүе

Махсус операциягә Фәнис Хөсәенов үз теләге белән 2022 елның июнендә китеп бара.

«Телевизордан бермәл карап яттым-яттым да, «китәргә кирәк» дигән фикергә килдем. Бу – минем өчен намус эше. Әни безне өйдә качып ятар өчен тапмаган бит. Бернинди акчасы турында да уйлау булмады», – ди Фәнис безгә әңгәмәсендә.

Фәниснең 5 тапкыр хөкем ителгән булуы Башкортстанда формалашкан Шәйморатов батальонына керү өчен киртә була. Аны хәрби операциягә алудан баш тарталар. Алай да ул үз теләгенә ирешә: күпмедер вакыт хәрби өйрәнүләр узганнан соң, фронтка китеп бара, «Барс-17» отрядында хезмәт итә. 

Фәнис үзенең хәрби эштә «файдалы» булуын кайнар ноктага килгән беренче айда ук дәлилләп күрсәтә. Сентябрь аенда Фәниснең үзен генә «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрәләр. Аңа дошман БТРында 7 кеше һөҗүм ясый. Фәнис аларың икесен юк итә, берсен әсирлеккә ала. Ә калганнары качып өлгерә. Фәнис исә, БТРны кабызып, әсирне үзебезнең якка алып чыга. Шаян, курку белмәс егет БТРга «Башкортстан. Уфа. Тәтешле», «Яңа Кайпан» дип тә язып куйган. Әлеге БТРда төшкән фотолары Фәнистән халык герое ясады да инде.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Тагын 2 көннән Россия гаскәрләренең хәрби базасына «Хаймарс» ракеталары белән ата башлыйлар. Фәниснең якташы Азат Могдуллин автомобиль ремонтлап яткан була. Шул бинага снаряд төшеп, ул ракета кыйпылчыгы белән яралана. Үзе дә яраланган булуга карамастан, Фәнис якташына беренче ярдәм күрсәтә, тиз арада аны хәрби госпитальгә алып барып җиткерә.

 

Фото: © Фәнис үзе коткарган Азат Могдуллин белән

Тагын бер тәүлектән соң, чираттагы һөҗүм вакытында Фәнис, куып алып киткән БТРы белән, яраланган генерал-майорны тыныч урынга күчерә.

Фәниснең батырлыклары турында беренче хәбәрләр Башкортстан Телеграм каналларында таралды. Туган авылына вакытлыча ялга кайткан Фәнис турында массакүләм мәгълүмат чаралары да яза башлады. Карикатурачы Камил Бузыкаев Фәнисне «юкабаш» («безбашенный») дип атап, комикслар чыгарды.

Фәнис, якыннары янәшәсендә ял иткәннән соң, фронтта гына түгел, инде тыныч тормышта да «герой» исеме алып, 1 декабрь көнне кире махсус операциягә китеп барды.

Героймы, түгелме? Бәхәсләр әле дәвам итә

Фәнис Хөсәеновның һәлак булуы турындагы сүзләр узган елның декабрь ахырында йөри башлады. (Телеграм каналларда аны «снайпер атып үтергән» дип яздылар, авылдашлары да бу хәбәрне раслады). Ләкин бу хәбәрнең дөреслеген Фәниснең якыннары да, Тәтешле хәрби комиссариаты да расламады. Военкоматта безгә: «Егетнең үлеме турында бернинди документ та юк», – дип, гайбәт сүзләргә ышанмаска киңәш иттеләр. Фәниснең әнисе Фәридә Хөсәенова да «исән-сау кайтам» дип өйдән чыгып киткән улының үлеме хәбәре белән килешергә теләмичә: «Табуты кайтмыйча ышанмыйм», – дип белдерде.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Фәниснең үлеме турында хәбәрнең фейк булуына, геройның үз аякларында кайтып керәчәгенә өмет итүчеләр саны артканнан-арта гына барды. Егетнең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә якташлары, дуслары, аны белгән һәм белмәгән кешеләр умарта күчедәй гөжләде, барысы да Фәнис өчен ут йотты. Аның үз тормышын куркыныч астына куярга курыкмавы, тәвәккәллеге, башкаларга ярдәмгә килергә әзер булуы халыкта ышаныч уятты. Гап-гади Фәнис Хөсәенов шәхесе күпләр өчен батырлык үрнәгенә әверелде. «ВКонтакте» челтәрендә Фәнис истәлегенә аерым төркем дә булдырдылар.

 

Фото: © https://vk.com/club218315065

Әлбәттә, Фәнисне герой дип санарга хакыбыз булмау турында искәртеп, аның «абынуларын» санап торган, җинаятьче итеп күрсәтергә теләүчеләр дә бар. Бу хакта бәхәсләр Интернет киңлекләрендә куера гына бара.

Тәтешле халкы үз героен соңгы юлга озатты

Ахыргача «Фәнис исәндер» дигән өмет чаткысы яшәсә дә, аның белән бергә яу кырында булган егетләр хезмәттәшләренең һәлак булуын хәбәр итте. 15 гыйнвар көнне Тәтешле башлыгы Фанур Шәйхисламов үзенең сәхифәсендә Фәниснең һәлак булуын рәсми раслады. Батырның җәсәде кайтачак борт тоткарлану сәбәпле, Фәнис белән хушлашу вакыты берничә тапкыр күчерелде.

16 гыйнвар көнне Фәниснең җәсәден туган авылындагы йортына алып кайттылар. «Һәлак була калсам, туган өемдә төн кундырып җирләгез», – дип киткән. Бу – Фәниснең әнисенә соңгы әманәте», – дип сөйләде безгә аның авылдашлары. Кичә көне буе, Фәнис белән бәхилләшергә дип, якыннары, дуслары гына түгел, аны бөтенләй белмәгән кешеләр дә килгән.

Бүген, 17 гыйнвар көнне, Тәтешле халкы үз героен соңгы юлга озатты. Матәм митингы Югары Тәтешле мәдәният йорты каршында үтте. Чарага Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, район администрациясе, хәрби комиссариат вәкилләре, Фәниснең якыннары, дуслары һәм аны бөтенләй белмәсәләр дә хөрмәт итеп килгән кешеләр җыелды.

Радий Хәбиров Фәниснең бик кыю егет булуын билгеләп үтте.

«Махсус хәрби операциядә меңәрләгән егетләребез катнаша, илебезне саклый, каһарманлык күрсәтә. Фәнис Хөсәенов ирекле батальонга беренчеләрдән булып язылды, кыю көрәште. Без аны батырлыгы турында беләбез һәм беркайчан да онытмабыз. Кызганычка каршы, ул һәлак булды. Фәридә Мәгдәновна, сез бик яхшы ул, чын илсөяр, батыр егет тәрбияләп үстергәнсез. Ныклы вәгъдә бирәм, яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләү өчен, Фәниснең исемен мәңгеләштерербез. Аның юлы җиңелдән булмады, ләкин ул – чын герой. Тыныч йокла, герой, мәңгелек дан сиңа», – дигән башлык. Бу хакта «Башинформ» яза.

Фәнис Хөсәенов хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен үлгәннән соң медаль белән бүләкләнгән. Радий Хәбиров Фәниснең әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырган.

Тәтешле башлыгы Фанур Шәйхисламов та Фәниснең халык героена әверелүен билгеләп үтте.

«Фәнис, яраланган килеш, безнең мобилизацияләнгән егетләр белән кабат яу кырына китте. Фәридә Мәгдәновна, сезнең белән бүген бөтен район кайгыра. Без Фәниснең исемен мәңгеләштерәчәкбез», – дигән ул.

Авылдашлары җибәргән видеолардан күренгәнчә, герой белән хушлашу мәрасиме Яңа Кайпан авылы зираты янында дәвам иткән. Анда Фәниснең якыннары, авылдашлары сүз алган.

Фәнис Хөсәеновны 1-4 сыйныфларда укыткан Яңа Кайпан мәктәбе укытучысы Айсылу Хаҗипова Фәниснең шук-шаян, шул ук вакытта яхшы малай булын әйтә.

«Фәнис кеченәдән шундый ук сөйкемле, ачык йөзле, гел елмаеп тора торган, шул ук вакытта шук һәм кыю малай иде. Укыганда төрле кызыклы хәлләр дә булгалады. Аларның кайсын гына искә алсаң да, барысы да Фәнистән килеп чыга иде. Үткер, шаян сүзле иде. Шундый тормыш сөючән укучымны соңгы юлга озатырга килермен дип, беркайчан да уйламадым», – ди ул.

Айсылу Мөдәрисовна Фәнис истәлегенә язылган шигырен дә укый.

«Бүгенгедәй күз алдымда тора

Беренче класска килеп кергәнең.

Кечкенәдән ачык йөзле булдың,

Очкын чәчеп торды күзләрең.

Кечкенәдән шундый кыю булдың,

Югалып калмадың.

Иптәшләрең авыр хәлдә калса,

Ярдәм итеп суздың кулларың…»

Җеназа намазы укыганнан соң, Фәнис Хөсәеновның җәсәде туганнары яткан Яңа Кайпан авылы зиратына иңдерелде.

 

Фото: © https://vk.com/podslushano_tatishli

«БТР куып алып киткәнче, бер атна дошман окобында яшәп яткан»

«Интертат» Фәнис Хөсәенов турында якыннары һәм авылдашлары фикерен дә сорашты.

Әнисенең бертуган абыйсы Фидүс Хөсәенов:

Бер дигән егетебезне югалттык. Кешегә зыяны булмады, менә дигән егет иде, башка бер сүз юк. «Абый» дип, хөрмәт итеп яшәде, эшкә батыр иде. Апайлары белән бик дус булды. Хуҗалыктагы бөтен эшләремә ярдәм итте.

Әби-бабай белән генә тәрбияләнде, бәлки, баштарак авыр булгандыр инде. Ләкин әти белән әни аны яхшы карады. Әнисе дә гел ярдәм итеп торды,

Махсус операциягә китәр алдыннан «барма» дип әйтеп караган идек. Ялга кайткач та әйттек. «Бу юлы гына барып кайтам да башка бармыйм», – диде. Үкенечле инде, бик авыр… Җирләп куйдык менә… Халык Сабантуйга җыелганнан да күбрәк килгән иде. Барысына да зур рәхмәт.

Авылдашы Флюр Зиннәтуллин:

Фәнис бик шук, тиктормас егет булды. Безнең Кайпан егетләре барысы да шундыйрак инде алар. Июнь аенда: «Мин үзем теләп китәм, Флюр абый», – дип килеп керде. Доброволец булып, «Барс-17» батальонында хөзмәт итте. Ә икенче кайтканында ул инде мобилизацияләнүче дуслары белән бергә китеп барды. «Мин аларны ташлый алмыйм, барам», – диде. Яңа елга авылга кайтып, бәйрәмне монда каршы алу теләге турында да әйткән иде. Язмышына башкача язылган булган, күрәсең.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Фәнис ул – герой. Бөтен кеше дә аның кебек булдыра алмый . Ул бит бер кат барып, андагы хәлләрне үз күзе белән күреп кайтты инде. Качып котылып булмаганын да күрде, белде. Шуннан соң, бармау мөмкинлеге була торып та, яңадан яу кырына чыгып китәргә ниндидер бер эчке ныклык булуы кирәк.

 

Фото: © 

Айдар Камильянов, Фәниснең иң якын дусты:

Фәнис белән кечкенәдән бергә уйнап үстек. Кешегә «юк» диюне белмәде, ярдәм итәргә йөгереп бара иде. Мин аннан аз гына өлкәнрәк, безгә ияреп, безнең белән кич йөреп, күз алдыбызда үсте инде ул.

Авылны шулхәтле яратты ул. Телендә гел «Кайпаным» булды. Бардага укырга киткәч тә: «Мин монда яши алмыйм», – дип, кире әйләнеп кайтты.

Махсус операциягә китәр алдыннан сөйләшеп утырдык. «Барыйммы икән, абый?» – диде. «Күңелең ничек куша, шулай эшлә, Фәнис. Үзеңне тыңла», – дип киңәш иттем. «Күреп кайтам әле», – диде.

Беренче кайтканнан соң, авырлыклары булу турында да сөйләде. Барырга, юкмы дип, икеләнеп тә торды. Ул арада мобилизация башланды. Дусларын алып киткәч: «Мин үзләрен генә җибәрмим аларның, ярдәм итәм», – дип, барырга ниятләде.

БТР куып алып китүләре турында сөйләгән идеме сезгә?

БТР урлап алып киткәнче, бер атна Украина солдатлары киеменә киенеп, дошман ягында, алар окобында яшәп яткан бит ул. Аннан соң Фәниснең каршы як кешесе икәнен белеп алганнар да, БТР шул ноктага барган. Фәнис аларга һөҗүм итеп, БТРны куып алып китә алган. Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән инде аңа. Күрше авылдагы Азат абый белән бергә хезмәт иттеләр бит. «Үзем дә чүт кенә һөҗүм ясамый калдым мин аңа. Украиннар киеменән теге яктан килә дә чыга, килә дә чыга», – дип сөйләгән иде. Дөрес булса, ул алып кайткан әсир дә Фәниснең бер атна үзләре белән яшәве турында әйткән.

Фәниснең авылда да аз-маз шуклыклары булды. Тик аның явызлыгы юк иде. Шуңа да авыл халкы каршында авторитеты төшмәде, үзен югалтмады ул.

Соңгы тапкыр китәр алдыннан бөтен дуслары, туганнары белән күрешеп, очрашып, хушлашкан кебек тоелды ул миңа. Исән кайтмасын тоймадымы икән...

Әйбәт әти булды. Тормыш иптәше белән аерылышса да, кызы өчен үлеп тора иде. Аны киендереп, даими акчалата ярдәм итеп торды.

Дустымның урыннары оҗмахта булсын.

 

Фото: © Радий Хәбиров Телеграм каналыннан

 

Фото: © Радий Хәбиров Телеграм каналыннан

 

Фото: © Радий Хәбиров Телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 25 февраль 2023
    Исемсез
    Элбиттэ Фанис герой РФ исеменэ лаек.
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Новокайпаново Новокайпаново (башк. Яңы Ҡайпан) — село в Татышлинском районе Республики Башкортостан Российской Федерации. Входит в состав Буль-Кайпановского сельсовета. Село Новокайпаново башк. Яңы Ҡайпан РоссияСубъект Федерации Башкортостан Муниципальный район Татышлинский СельсоветБуль-Кайпановский (2010)Национальности башкиры Официальный язык башкирский, русский
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    А что правда глаза колет?
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Нет татарского народа. Значит нет ни говора, ни диалекта. Читайте Лаперуза, откуда появилось слово ,,ТАТАР,,,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100