Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә һәлак булган Фәнис Хөсәенов истәлегенә Ләйлә Кәрамова шигырь язган

news_top_970_100
Хәрби операциядә һәлак булган Фәнис Хөсәенов истәлегенә Ләйлә Кәрамова шигырь язган
социаль челтәрләр

Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ләйлә Кәрамова Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов истәлегенә багышлап шигырь язган.

«Фәнис, син үлмәдең безнең өчен,

Күк йөзеннән генә карыйсың.

Туганнарым, юксынмагыз, диеп,

Барчабызны, безне барлыйсың!

Синең батырлыгың онытылмас,

Кабереңә гөлләр чәчәрбез.

Их, батыр егете Тәтешленең,

Тыныч йокла, зинһар, диярбез!

Дошман танкын урлап качтың, Фәнис,

Искитәрлек олы батырлык.

Хөрмәт итеп, өең яннарына

Сурәтеңнән һәйкәл куярлык!

Авыл егетенең батырлыгы

Соклану тудыра һәркемдә.

Иптәшләрен коткарып, үзе мәрхүм –

Баш иябез шуның өчен дә! 

Беркемем булмаса да, йөрәк әрни,

Якыннарга бирсен сабырлык. 

Яшь буынга синдәй батырларны

Горурланып искә алырлык!

Авыр туфракларың җиңел булсын.

Әниеңә бирсен түземлек.

Их, нинди егетне югалттык бит,

Үзәккәйләреңне өзәрлек!» 

Ләйлә Кәрамова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100