Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчтәге ялкын бәреп чыккан»: Зәйнәб Фәрхетдинова халыкны шаккатырудан туктарга җыенмый

news_top_970_100
«Эчтәге ялкын бәреп чыккан»: Зәйнәб Фәрхетдинова халыкны шаккатырудан туктарга җыенмый
Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңадан-яңа, кыюдан-кыю образлары белән мавыгып китте. Халык кабул иткәнен итте, итмәгәнен – юк. Артык гәп тә куертып тормадылар.

«Яшьләр артыннан кумагыз!» – Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән шаккатырган.

«Элек киенә белмәдегез» – Зәйнәб Фәрхетдинова чираттагы яңа образын тәкъдим итте.

Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән халыкны шаккатырган.

Зәйнәб Фәрхетдинова халыкны чираттагы яңа образы белән шаккатырган.

Ә менә түше артык ачык күлмәге өчен комментарийларны иренмичә язып тутырганнар.

«Кеше куян куа, диеп. Сез нишләдегез инде? Я Ходам! Үзегезнең дәрәҗәгезне төшермәгез инде, килешми»;

«Зәйнәб тә яшьләрдән калышмый, имиләрне чыгарттырып куйган, матур иттереп»;

«Образ – ут! Эчтәге ялкын тышка бәреп чыккан»;

«Сүз юк, мораль укырга хак юк»;

«Безнең яшьтә күкрәкне чыгарып кую килешми, дип уйлыйм», – дигән фикерләр калдырган җырчының тормышын һәм иҗатын күзәтеп баручылар.

«Бик чибәр! Артист кешегә барысы да килешә», «Бик тә матур ханым, солтанша», – дип, җырчының яңа образын хуплаучылар да бар. Хәтта хәләл продукт сатучы мөслимә аккаунтыннан да: «Машаллаһ, сөбханаллаһ! Еллар узган саен хатын-кыз тагын да чибәрләнә», – дигән хуплау комментарие калдырганнар.

Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендә шушы күлмәктән басып төшкән фотосы да бар, анда ул матур гына, буй-сынына килешеп тора. Әллә халык тәнкыйтьләргә ябырылган фото махсус шулай төшерелгән, әллә – хейтерларны уяту адымы, аңламассың...

Ә сез ничек уйлыйсыз? Җырчының яңа образы шәпме?

Фото: © Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бер дэ килешми. Бу яшьтэ инде ул намаз укырга тиеш. Ябык кулмэк кияргэ кирэк. Вакыт утэ-утэ, ан дэрэжэсе дэ усэ. Бик куп артистлар, анын шикелле жырчылар, бик матур итеп киенэлэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100