Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән халыкны шаккатырган

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән халыкны шаккатырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образларны кыю сайлый, бу юлы да ул танымаслык булып үзгәрергә куркып тормаган. Ул яңа образын социаль челтәрдәге дусларына да тәкъдим итте.

«Кояш чыккач, кәефләр күтәрелеп китеп, матур кершәннәр яккан идем. Кояш озак булмады, качты, әмма минем кояшым үзем белән», – дип язган җырчы.

Җырчының яңа образына иҗатташ дуслары югары бәя биргән. «Тумыштан матур кешене әллә ниләр эшләтсәң дә бозып булмый. Бик матур, заманча да», «Заманча косметология могҗиза ясый», «Бик матур», «Көтелгәннән дә матуррак. Россия киноактрисасы Агния Дитковскитега охшагансыз», – дип комментарий калдыручылар да бар.

Әмма җырчының тамашачысы  – гади халык – яңа образны кабул итеп бетермәгән. «Җырчы чәчен бөдрәләткән һәм макияж ясаткан да җырчы Иркәгә охшап калган», – дип язган күпчелек.

«Гел Зәйнәбкә охшамаган. Матур, әмма табигый Зәйнәб матуррак»;

«Кояшы – кояш та, үз йөзегез югалган»;

«Коточкыч! Бу – Зәйнәбме? Кеше мода куа, диеп...»;

«Сезнең үз матурлыгыгыз юкка чыккан», – дип тә язганнар.

Зәйнәб Фәрхетдинова иҗатын яратучыларның комментарийларына үпкәләмәгән, һәрберсенә рәхмәтен белдергән, итагатьле җавапларын да калдырган.

«Фотошоп, яхшы фильтр, картайган саен яшәрәселәре килә – көлке», – дип язучыга: «Фильтр юк, мастер – ут», – дип җавап биргән җырчы.

«Муен гына үзе калган монда, калганнары ясалма», – диючегә «Танысыннар дип калдырдым», – дигән ул.

Җырчыдан бу прическаның ничек аталуы турында да кызыксынганнар, ә ул чиратында аларны үз мастерына юнәлдергән.

 

Фото: © Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Искиткеч матур 😍
  • 2 февраль 2023
    Исемсез
    Бик дөрес эшләгән. Артистка бит ул, төрле образларга кереп карарга кирәк. Үзенә ошагач, булдыралгач бик яхшы. Эх, эшләмәдем дип үкенгәнче, эшләп карадым дип сөенергә кирәк. Туйдырса, ошамаса, саласың да атасың-ясалма косметика бит ул.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100