Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшьләр артыннан кумагыз!» – Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән шаккатырган

news_top_970_100
«Яшьләр артыннан кумагыз!» – Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән шаккатырган
Салават Камалетдинов

Татарстаның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова – тышкы кыяфәтен үзгәртеп торырга яратучы җырчыларыбызның берсе. Мәсәлән, аның чәч төсе нинди генә төскә үзгәреп бетмәде, бөдрәләнде дә, турайды да. Яше барса да, күңеле белән гел 18дә сыман җырчы. Әнә, әле яңа гына Зәйнәб ханым тагын бик күпләрне шаккатырган. Хәтта, аны танымаучылар да булган.

Җырчы, яңа образын күрсәтеп, шушы көннәрдә социаль челтәрдәге сәхифәсендә фото урнаштырган. Сурәт астына ул болай дип язган:

–Мине бүген бер хатын күрде дә, курыкты ахры: «Чудо-юдо», – дип ычкындырды. Әллә әкияти персонажларны әйбәт белә шунда. Минем үземә дә кызык тоелды: ниүжәли шулай куркыныч инде? Без үзебез дә визажист белән, Кардашьянны искә алып, көлешкән идек. Монда аңардан да бик еракка җибәрделәр әле мине.

Ни генә эшләсәң дә, аның бит бер нәтиҗәсе булырга тиеш, шулай бит? Юкса, нидер эшләп маташуыңның кирәге дә калмый, – дигән җырчы.

Тик бик күпләр Зәйнәб ханым ишетергә теләгән комментарийларны язмаган сыман. Артистның яңа образын килештермәүчеләр биһисап күп булган.

«Зәйнәб, сез үзегез – бик матур кеше, бәлки, визажистыгызны алмаштырып караргадыр»;

«Соң бит инде, битенә «пластика» ясалган»;

«Бөтен Татарстанга бер пластик хирург һәм визажистмы соң ул. Илсөя, Зинира, Зәйнәб...»;

«Гафу итегез, үз йөзегезне югалткансыз. Сез бит – бик сөйкемле ханым. Ә монда, чынлап та, «чудо-юдо» булган»;

«Бу фотода әзрәк Зәйнәб, әзрәк Уразова, әзрәк Иркә да бар»;

«Нишләп үзегезне шулай боздыгыз? Бу бит – ясалма»;

«Кызганыч, табигый матурлыгыгыз, үзенчәлегегез беткән. Бу образ яшегезгә дә, тавышыгызга да бармый»;

«Яшьләр артыннан кумагыз. Үзегез дә бик чибәр»;

«Зәйнәбнең «З» хәрефе дә калмаган»;

«Мин сезне танымадым», – ише комментарийлар кү-ү-үп килгән.

Кайберәүләр генә, җырчыларга үзгәреп тотырга кирәк, хатын-кыз үз-үзенә гел игътибар күрсәтергә тиеш, килешә бит, дип, Зәйнәб Фәрхетдинованы хуплаганнар.

Ә сезгә җырчының яңа образы ничек, ошыймы?

Фото: Зәйнәб Фәрхетдинованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 март 2023
    Исемсез
    Эстэгэфирулла, яшь бара,акыл китэ.
  • 30 март 2023
    Исемсез
    Бик тә килешми. Үз йөзе матурырак иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100