Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элек киенә белмәдегез» – Зәйнәб Фәрхетдинова чираттагы яңа образын тәкъдим итте

news_top_970_100
«Элек киенә белмәдегез» – Зәйнәб Фәрхетдинова чираттагы яңа образын тәкъдим итте
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образлардан курыкмый. Соңгы вакытта җырчы тамашачыларына яңа образларын еш тәкъдим итә башлады.

«Яшьләр артыннан кумагыз!» – Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән шаккатырган.

Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образы белән халыкны шаккатырган.

«Бик каты сүккәннәрегезгә дә, яратып язганнарыгызга да чын күңелемнән зур рәхмәт! Мин, үзгәреп торганга, үземне үзем ачуланам кайвакыт. Әй сокланам бер үзгәрми генә олыгайган кешеләрнең кайберләренә…

Гомергә бертөрле булып ничек кала ала микән?! Вәт ичмасам булдыра, дим!

Халык телендә «күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге» диясе килә», – дип язган җырчы.

Бу җавап сүзләре халыкны яңа комментарийларга «кыздырып» җибәргән. Җырчының виртуаль дуслары әйткәләшеп беткән.

«Нинди генә образга кермәдегез. Мескен чәч түзсен инде. Пеләш килеш кенә күрмәдек бугай сезне, анысы да булыр микән?» дип язучыга «булырга мөмкин» дип җавап биргән җырчы.

«Ни генә эшләсә дә Зәйнәб – Зәйнәб булып кала инде. Тавыш үзгәрми, моңлы, аһәңле», – дип яклаган берәү. Комментарий язучыны мәгънәсезлектә гаепләүчеләр дә бар, бер-берсен психологка юллаучылар да табылган. 

«Элек киенә белмәдегез. Хәзер «уянып» киләсез. Битегезне юган, чын Зәйнәбне күрәсе килә. Болай ят син – чит кеше» дип язучыга «артист кеше сәхнәгә битен генә юып чыга алмый инде» дип җавап язган берәү.

Җырчының яңа образларын ошатучылар да күпсанлы комментарийлар калдырган: 

«Бик килешә яңа образларыгыз. Сокланып карыйм, яшь барган саен үзеңне күбрәк карарга кирәк шул»;

«Үзегезгә ничек ошый, шундый рәвешкә керегез»;

«Менә бу, ичмасам, кара карлыгач»;

«Бу – яңалык, шәп күренәсез»;

«Афәрин, Зәйнәб».

 

Фото: © Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100