Соңгы елларда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа образлар сайлауда үзен кыю тота. Тамашачының да төрлесе бар, кайсы җырчының яңа образларын кабул итә, ә кайберләре аңламый.
«Яшь чакта авылда биретка, кыска итәк кисәң, кәнтәйләнү кебек тоела иде... Кешенең индивидуаль якларын кысрыклау булды. «Инкубаторщина» дип атый идем үзем соңрак шул чорны. Тектереп киям дисәң, материалы да юк, яхшы тегүчесе дә дефицит, фасон һәм төскә шулай ук кытлык иде. Ә бүген кыенсыну юк, киемгә оялып карамыйбыз. Ошаса – рәхәтләнеп ки. Вуаля! Миңа ошый!» – дип тәкъдим иткән җырчы яңа образын.
Яңа образны беренчеләрдән булып сәхнәдәшләре хуплап алган. «Вау», «Супер образ», «Шик» дип комментарийлар калдырган алар.
«Һәр яңа образ белән шаккатырасыз», «Бик килешә сезгә», «Һәрвакыттагыча искитмәле» һәм күпсанлы «ут» билгеләре тезгән образны күрүчеләр.
«Бервакыт сезнең сәхнә образларыгызга бәйләнеп алдылар. Мин үзем дә кайсын ошата, кайсын ошатмый идем. Әмма беркайчан да «килешми» дип язмадым. Ә хәзер «сез бит артист, сәхнә кешесе» дип уйлыйм. Сез төрле образларда, ул җырга да туры килергә тиештер, эзләнәсез. Һәм бик дөрес итәсез. Сезгә карап, без эстетик матурлыкка омтылырга тиешбез. Уңышлар сезгә!» – дип фикерен калдырган берәү.