Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны тоткарлаганнар

news_top_970_100

Блогер-миллионник Аяз Шабутдиновны Мәскәүдә тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» телеграм-каналларга сылтама белән хәбәр итте.

«Аны белем бирү курслары саткан чакта мошенниклыкта шикләнәләр. Инфлюенсер чит илдән Мәскәүгә кайткан. Аны арендаланган фатирда тоткарлаганнар», – диелә бу хәбәрдә.

32 яшьлек Аяз Шабутдинов – блогер һәм миллиардер. Аның 1,9 млн язылучысы бар. Ул социаль челтәрдә акча эшләргә теләге булган һәркемне эшләргә өйрәтергә ышандыра, диелә.

Тикшерү фаразы буенча, Шабутдинов үзенең клиентларын алдап, уку курслары дигән исем белән үзенең «бизнестагы уңышы» турында тарихларын сөйләгән. Бизнесменнар аңа курслар өчен 5 миллион сум түләгән, ә чынлыкта бу «үзеңә ышанырга кирәк» дигән киңәшләр булып чыккан. Аның өстеннән полициягә язалар, Аяз Шабутдиновның салымнарны да түләмәгәне ачыклана. Курсларга язылу өчен башта зур булмаган акча түләргә кирәк була, әмма беренче дәресләр «пиар гына» булып чыга, аннары ул зуррак сумма сорый. Курсларның бәясе 1 миллионга җитә, Шабутдинов кредитлар, рассрочкалар да тәкъдим итә.

ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Аяз Шабутдинов белем бирү курсларын сатканда мошенниклыкта шикләнелә.

Аяз Шабутдинов 1991 елның 21 октябрендә Казанда туган. Аннары аларның гаиләсе Пермь тирәсендәге Куеды бистәсенә күченгән. Аннары Удмуртия университетына укырга кергән, анда дәүләт хезмәтендә хокукый нигезләрне өйрәнгән. Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Шабутдиновның иң кыйммәтле курслары 5 млн сум торган, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.,

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100