Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»

news_top_970_100
Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»
Фото: © Альбина Харисованың шәхси архивыннан

Дубайга блогер Илүсә Фәләхова белән күченеп китеп, аннары аннан кире кайткан Альбина Харисова белән авыл блогеры Равил Закиров әңгәмә яздырган.

Альбина Харисова социаль челтәрдә «Инстатарки» блогыннан танылып киткән иде, хәзер ул Альбинуш буларак билгеле.

Бу блогерлар нәрсә белән «танылды»

2023 елның 23 гыйнварында Илүсә (Фәләхова) һәм аның ире Рушан Миңнегалиевлар Дубайга күченеп китәргә җыенулары турында хәбәр итте. 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән мобилизациядән соң, кешеләр чит илләргә качышкан заманда, берничә дистәләгән мең аудитория тотучы блогерларның бу гамәле, бигрәк тә аларның үзләре белән кешеләрне чакыруы халыкта ризасызлык уятты. Моны бары тик хайп дип уйлаучылар да булды, әмма блогерларның китүе дөрес булып чыкты.

«Утка-суга керерлек дусларым бар. Шуңа күрә минем бер тамчы шигем дә юк, борчылмыйм да. Дубайга безнең белән 20 кеше күченә», – дип саубуллашып китте алар. Алар артыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Азнакай районы блогеры Альбинуш та гаиләсе белән китте. Ул әле тәпи дә китмәгән кызы, 1нче сыйныфка җыенучы улы, абзар тутырып мал-туар асраучы ирен дә ияртте. Сыерларын һәм машиналарын саткан акчага самолетка билетлар алганнар.

Шуннан соң Дубайдагы татар блогерлары халыкка арзан бәягә турлар тәкъдим итә башлады. Меңләгән кеше, хәтта чит ил паспортлары булмаганнар да, аларга турлар өчен акча күчергән. Бар да арзан бәягә генә кыйммәтле илдә сәяхәт итеп кайтырга өметләнде, чөнки блогерлар көн саен диярлек язылучыларына бу турыда ышандырып торды. Кайбер турларның бәясе самолет билеты хакыннан да арзанрак – 20-30 мең сум булуы хакында язалар, әмма кешеләр «бушлай сыр тәбедә генә» дигәнне барыбер кабул итә алмаган. Танылган һәм бик үк танылмаган җырчыларның рекламалавы да булышкандыр – блогерларга йөзләгән кеше ышанган һәм акчасын биргән.

Дубайга беренче булып киткән төркем

Фото: © Илүсә Миңнегалиева сәхифәсеннән

Бер мәлдә Илүсә Фәләхова системаның җимерелүен, эшчәнлекләрен туктатулары һәм җыелган акчаларны кире кайтарырга теләүләре, әмма акчаларын банк системасыннан чыгара алмауларын социаль челтәр аша җиткерде. Аларны, мошенниклыкта гаепләп, федераль эзләүгә бирделәр. Зыян күрүчеләр берләшә башлады. Җинаять эше ачылды. Сүз, кайбер мәгълүматлар буенча, 25 миллоннан артык сум акча турында бара.

Ә бераздан Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдән бөтенләй югалды.

Берничә көн элек кенә Илүсә Миңнегалиева аккаунтында яңа игълан пәйда булды. Анда язылганнардан аңлашылганча, бу төркем моңа кадәр алданган туристларын кабат үзләре янына дәшә. Бары самолет билеты өчен генә чыгымланасы, ә калганын Әмирлекләрдә алар үзләре түләячәк икән.

Бу игъланны төрле мәгълүмат чыганаклары күтәреп алды, «Илүсә Фәләхова кабат турлар тәкъдим итә» дигән хәбәрләр таралды. Ә бу яңалыкта шунысы игътибарга лаек: игъланны Илүсә Фәләхова аккаунтыннан гына түгел, «Сенсей инфинити» дигән аккаунттан да тәкъдим иттеләр. Бу Сенсейның кем булуын шушы вакыйгаларда катнашкан Альбина Харисова әле шушы көннәрдә генә ачып салды. Аның сүзләренчә, Дубай вакыйгалары нәкъ менә шушы Сенсей кулы белән оештырылган.

Альбина Харисованың Равил Закировка биргән интервьюсы нинди максаттан оештырылган? Бу әңгәмә - ихлас рәвештә хакыйкатьне ачып салырга теләүме, әллә инде тикшерү барганда аңа ниндидер йогынты ясарга омтылумы? Интервьюдагы кайбер фикерләргә күз салыйк.

«Татар блогерларының Дубай вакыйгасы»нда яңа исем

Җинаять эшләре Миңнегалиевларга карата ачылды, федераль эзләүгә нәкъ менә аларны бирделәр. Алданган халык акчаны да нәкъ шушы пардан таләп итә. Блогерлар арзанлы турлар саткан вакытта туры эфирларда ниндидер Сенсей турында әйткәләсәләр дә, бу затның исеме матбугатта бик калкытып күрсәтелмәде. «Дубай блогерлары» Сенсей дип йөртә торган кешенең Гөлназ исемле хатын булуын Альбина Харисова туры эфирда раслады.

Блогер Равил Закиров белән әңгәмәдә Альбина нәкъ әлеге кешенең гамәлләре турында сөйли. Ул Миңнегалиевларның да, үзләренең дә шушы Сенсей (сенсей (сэнсэй) – Япониядә укытучыга, табибка, язучыга, дәрәҗәсе белән олы булган кешегә хөрмәт белән эндәшү сүзе. – ред.) йогынтысында карарлар кылуын әйтте. «Безгә хәтта билгеле бер вакыт бирелә иде, хәтта Дубайга очарга хәл итүебезне «подписчик»ларыма җиткерү өчен 1 көн вакыт бирелде», – дигән фикер җиткерде бу вакыйгалар шаһиты.

Харисова Сенсей белән танышу тарихын түбәндәгечә искә алды:

Гөлназ-Сенсей белән без «Инстатарки» проекты башында таныштык. Без аның инглиз теле мәктәбенә реклама ясадык. Көн саен булмаса да, ярты елга бер языша идек. Кайвакыт ул үзенең продуктларын тәкъдим итә иде, кайберләренә ризалаша идем.

Бераздан ул «Точка роста» дигән проектта катнашырга тәкъдим итте. Биредә үзеңнең дөньяга карашларың өстендә эшлисең, төрле практикалар үтәсең. Без «зона комфорта»дан чыгу өчен төрле биремнәр үтәдек. Миңа бик ошады, мин чынлап торып үзгәрә башладым, күп әйберне аңладым. Аннары мин аларны Илүсә һәм Рушан белән таныштырдым. Алар минем янга Азнакайга килгәннәр иде. Рушан мин катнашкан проект белән кызыксынып китте, ул үзе дә ярата иде мондый нәрсәләрне.

«Точка роста»да синең керемең икеләтә арта, дип вәгъдә бирделәрме? Шулай булдымы соң? – дип сорау бирә аңа Равил Закиров.

Юк. Алай булмады. Минем өчен ул вакытта үземне ничек хис итүем мөһим иде. Кешеләрне гафу итә белә идем. Ул вакытта мин үземне шундыйга санадым, ә чынлыкта алар биргән техникалар мине, киресенчә, «шәхесемне үтергән» булып чыкты. Мин моны соңрак аңладым. Мин эшләгән бөтен әйбер дә минем кешеләрне күралмавыма китерде. Бөтен кеше дә мине кыерсытырга җыена кебек тоела иде. Мин әле хәзер дә кешеләргә тулысынча ышанып бетә алмыйм.

Без «Точка роста» проектында бар нәрсәгә дә «штраф» призмасы аша карый идек. Кешеләргә рәхмәтле булып, канәгать булып, шуларны кәгазьгә язып бару – бер нәрсә, ә менә штраф аркылы эшләү психикага бик нык тәэсир итә икән. Бу биремнәрдән соң мин кешеләрне яратмый башладым. Бу – тәкәбберлекне күтәрү, дип аңлатылды. Хәзер мин барысын да ярату аша кабул итәм, Ходайга ышанам һәм шуның буенча эш итәм.

Ментор-Гөлназ Дубайга барырга ничек чакырды?

Ул мине чакырган вакытта психологик халәтем бик начар иде. Бәлки, аның минем белән эшләве шуның өчен дә булгандыр, белмим, тәгаен генә әйтә алмыйм. Мин хәтта әти-әниемне дә күралмаслык булган идем, бөтен кешедә дошманымны күрдем.

Алар декабрь аенда Дубайга барып кайттылар. Аннары үзләре дә шунда күченергә булды. Башкалар инде җыена башлаган иде. Безнең «Точка роста»да уртак чатларыбыз бар иде. Мин аннан чыгып китмәкче идем. Гөлназның шундый гадәте бар, ул кайвакыт кешеләр белән бик дорфа кылана. Миңа да «хайван» («тварь») диде. Бераздан миңа «Синдә яктылык барын күрәм. Син – әйбәт кеше. Әйдә безнең белән», – дип язды. Шунда миңа ультиматум куйдылар: мин я шунда ук ризалашам, я мине уртак чаттан, бөтен проектлардан алып аталар. Ул вакытта Илүсә һәм Рушан белән дә элемтәләр өзелүенә бик курыктым. Без бик якын аралаша идек.

Наил (ире – ред.) белән сөйләштем. Күрәсең, ул да арыган булгандыр. Безнең хәтта чит ил паспортларыбыз да юк иде. Җыену 2 айга сузылды. Машина, сыерларны саттык. Йортыбызны да сатарга, дигәннәр иде. Булган бурычларыбызны капладык та, калган акчага билет алып, Дубайга очып киттек.

Мин анда баруны, ничек, нәрсә, кая, блогка нәрсә төшерүне – барысын да аның белән (Сенсей-Гөлназ күз алдына тотыла) сөйләшеп эшли идем.

Ул сезгә нәрсә вәгъдә итте?

Ул вакытта мин ниндидер басым астында булганмын, дип уйлыйм. «Мин синең бөтен бурычларыңны, проблемаларыңны үземә алам. Барысы да яхшы булачак, мин сине коткарырга телим. Син – йолдыз, башка җирдә янарга тиешсең», – диде. Булдырып, тырышып карарга кирәктер, дип уйладым, чөнки миңа әйләнә-тирәдәге кешеләр дә, торган җирем дә ошамый иде.

Гомерлеккә Дубайга очуыңа ышана идеңме?

Әйе. Безгә юләрләргә караган кебек карадылар. Матбугатта да язмалар чыкты, анда да, башкалар да безне «секта» дип атый башладылар. Мин психологик яктан шундый хәлдә идем – миңа дөньяда Гөлназның мине яратуы иң мөһим нәрсә иде.

Дубайда безне каршы алдылар, үзәктә, элиталы районда фатир арендаланган иде. Башланганда барысы да шәп булды. Блог икенче планга күчте. Беренче урында анда акча эшләү мәсьәләсе килеп туды. Безгә акчаны дирхамнарда эшләргә кирәк иде, чөнки Россиядән рубльдә килгән керем безгә кимеп килә иде.

Без анда 12 кеше идек. Башка Гөлназның әти-әнисе дә бар иде. Без – Гөлназ (икенче бер Гөлназ турында сүз бара – ред.) һәм аның 3 баласы, минем гаиләм бергә тордык, калганнар – аерым.

Бюджет уртак булды. Дубайга килгәндә минем, башкалар кебек үк, бер тиен дә акчам юк иде. Аннан блогтан килгәнне уртак казнага салып, акчаны фатир арендасына тоттык. Илүсәләрнең Казандагы фатирлары ул вакытта сатылмаган иде әле, хәзер белмим.

Илүсә дә бик каты ярдәм итте, ул күбрәк акча сала иде. Менторның акча салганын белмим. Төп табыш: Илүсә һәм минем акчалар. Ул вакытта мин айга 300-350 мең, Илүсә күбрәк акча сала иде.

«Гөлназның мәхәббәтен яулар өчен мин нишләргә дә белмәдем»

Альбина Харисова гаиләсе белән Дубайда 2,5 ай яшәгән. Дубайга күченеп, 2 атна узгач, төркемдәге башка кешеләр алар белән аралашмый башлаган. Альбина моның сәбәбен белми. Чит илдәге тормышлары авырлашып китә.

Балалар тәмле әйберләрне бик сирәк ашый иде. Соңгы акчама 1 шоколад алдым, шуны бүлә-бүлә ашадык. Шикәр, он бар иде инде. Без 2-3 данә бәрәңге ала идек, аны, бөтен кешегә дә җитсен дип, порцияләп бүлә идек.

Гөлназның мәхәббәтен яулар өчен мин нишләргә дә белмәдем. Наилнең кредит картасы бар иде. Шуннан 70 мең акча алып, Гөлназга биргәч, мине кире «компания»гә кабул иттеләр.

Аренда бик кыйммәт. Йорт арендасы өчен 3 миллион сум түли идек. Без анда бөтенебез сыйдык. Безгә анда барысы өчен дә түләргә көненә 300-500 мең акча кирәк иде. Болай буласын белмәдем, – дип искә ала Альбина Харисова.

Харисовлар гаиләсе

Фото: © Альбина Харисованың шәхси архивыннан

Кайтырга кирәклеген кайчан аңладың?

Гөлназ улы белән Төркиядә иде. Без Дубайдагы Сабантуйга барганнан соң булды бу хәл. Наил гел комачаулый иде, ул боларның барысын да алдан ук өнәп бетермәде. Гөлназның басымын тоя иде. Без һаман нидер яза идек, акча эшләргә тырыштык. Проектлар уйлап табарга тырыштык, куркуларыбыз өстендә эшлибез, дип утырдык.

Миңа шарт куйдылар (Сенсей-Гөлназ булса кирәк – ред.): мин кайтканда Наил өйдә булса, аерым яшәгез, мин анда булмыйм, диде. Әлбәттә, башкалар Сенсейны сайлады. Дөрес, мин үземне һәрвакыт читкә кагылган кеше итеп тоя идем.

«Точка роста»да катнашканда ул башка төрле иде, ул чын, эчкерсез иде. Мин ул тәэсиргә, йогынтыга үзем бирештем. Мин шайтан белән килешүне үзем төзедем. Безгә өйдән чыгып китәр өчен 2 сәгать вакыт бирделәр.

Ул вакытта Наилнең танышы Дубайда иде. Алар безгә отельдә бер номер алдылар. Апам миңа билетларга 200 мең акча тапты.

Дубайда торганда, күп блогерлардан акча сорарга туры килде. Безгә «зона комфорта»дан чыгып, күптән аралашмаган блогерлардан бурычка акча сорарга кирәк иде. Миңа берәү дә бурычка акча бирмәде. Сорасам да, эчемнән аларның бирмәүләрен тели идем. Ул вакытта мин бөтен блогерлар белән араларны бозган идем. Алар бит мине шушы адымымнан коткарырга теләделәр. Инсаф һәм Регина Локмановлар гына акча бирде. Аннары мин аларны шәхсән үзем кире кайтардым. Акчаны кредит картасыннан алгаладым, туганнардан алдым. Кайткач, 3 ай эчендә 800 мең бурыч түләдек.

Алар мине балаларымны күралмауда гаепләде. Имеш, мин аларны кочакламыйм да, үпмим дә. Шунда бары бер генә кеше миңа каршы эндәшмәде. Шул чакта төштән уянып киткәндәй булдым, кемнәр белән яшәвемә күзем ачылды. Алар барысы да «зомби» кебек иде.

«Илүсәнең ике иптәш кызы кунакка килде. Шоу ясадык»

Сез нигә кайттыгыз?

Чөнки безне куып чыгардылар. Мин хәзер андагы кешеләргә безнең белән шулай иткәннәре өчен рәхмәтлемен. Безне зуррак бәлаләрдән саклап калганы өчен Ходайга рәхмәтлемен. Аллага шөкер, мин анда түгел.

Турларны кем уйлап тапканын төгәл генә белмим, Гөлназдыр. Алар психологик турлар булырга тиеш иде. 500 меңгә 5 көнгә киләләр дә, без аларга Дубайны күрсәтәбез, шунда ук аларның психологиясе, куркулары белән эшлибез, янәсе. Берәү дә ризалашмады. Аннары Илүсәнең 2 иптәш кызы килде. Алар Дубайда ял итәләр иде, безгә кунакка гына килделәр. Без аңардан, Дубайга килделәр, дип шоу ясадык. Ничек булачагын күрсәттек. Монда бит ул 500 мең күп, анда чүп кенә.

Миңа бу хәлләрне кичерергә дустым Румия булышты. Ул барысына да ярату аша килә. Ул миңа теләктәшлек белдереп хат язды. Ул ел бик начар да, шул ук вакытта яхшы да булды. Мин дөньяга башка төрле карый башладым: төсләрне, яхшы кешеләрне күрә башладым.

Алар хәзер нинди шартларда торалар дип уйлыйсың?

Бик яхшыдыр дип уйламыйм.

Илүсә һәм Рушан Миңнегалиевлар

Фото: © Илүсә Миңнегалиева сәхифәсеннән

Аларның кире өйгә кайтасылары киләме?

Алар моны әйтмәячәкләр, әлбәттә, минемчә, кайтасылары килә. Аларның хәлләре яхшы түгел. Гөлназ Илүсәләрне өйдән куа, дигән сүз ишеткәч, яздым аңа. Безнең белән барысы да әйбәт, диде. Әмма мин аңа ышанмыйм. Мин Илүсә, Рушан һәм аларның балаларын кызганам, кирәксә, аларга булышачакмын.

Синеңчә Илүсәләр дә шушы йогынты астындамы?

Әйе. Моннан котылу өчен Ходайга ышанырга, көн дә дога укырга кирәк. Мин бик курыктым. Ачыктан-ачык әйтмәсләр дә, янаулар булды. Булган 3 млн бурычны да минем өстемә тагарлар дип курыктым. Алар аның юлларын табарлар иде.

Резеда (Инстатарки блогын бергә алып барганнар иде – ред.) белән аралашасызмы?

Юк. Минем хәзер бер дустым бар – Румия. Динә Вәлиеваның бер чатта әйткән сүзләрен җибәрделәр: әгәр Альбина әйтсә, турларны берәү дә алмаячак, дигән. Дөрес, «секта» дип сөйләп торганда да турларны алдылар. Мин генә коткара да алмас идем. Мин ник кайтуыбызны берәүгә дә әйтмәгән идем. Турлар буенча миннән сораганда: үзегез хәл итегез, уйлап карагыз, бәлки, кирәкмәс, дия идем.

Башта кешеләр килеп китәләр иде бит, барысы да тәртиптә иде.

27 млн туздырылган дип уйлыйсыңмы?

Юктыр, дип уйлыйм. Алар бит аны каядыр тыгылып калды дип сөйләгәннәр иде.

Гөлназ аны үзенә генә алып, Илүсәләрне чагырып ата аламы?

Белмим, әйтә алмыйм. Нәрсә буласын белмим. Бәлки, ул аларны күбрәк хөрмәт итәдер. Бәлки, аларны да куллана гынадыр. Илүсә белә Рушанга булышачакмын, башкаларга – юк. Илүсәләргә дә бу йокыдан тизрәк айнуларын теләр идем. Аларны яклау өчен шаһит кирәк булса, мин барысын да сөйләргә әзер.

Альбина Харисова

Фото: © героиняның шәхси архивыннан

«Гөлназ биргән дәресләрдән мораль зыян алучылар бик күп булып чыкты»

Социаль челтәрдә Равил белән Альбина Харисованың интервьюсын бик күп блогерлар күтәреп алды. Аның нәкъ менә хәзер ачылып сөйләвен күпләре хуплады, ә кайсыларыдыр Дубайдагы татар блогерларыннан үзләренә дә төрле хәбәр, чакырулар килүен күрсәтте. «Дневник татарина» блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов хәтта «мин дә шул көнгә калган булыр идем» дигән мәгънәдә сторис төшерде. Ул Рушан Миңнегалиев аңа язган хатларны күрсәтте.

Үзе сүзләренчә, дөреслекне сөйләп, татар аудиториясе алдында исемен аклаган Альбина Харисова белән «Интертат» та элемтәгә керде. Аның бу адымга бару максатын белештек.

«Дубай» вакыйгасыннан читтәрәк булучылар сезнең интервьюны хайп ысулы яки җинаять эшен тикшерүгә ниндидер тәэсир ясау алымы булырга мөмкин дип тә кабул итә ала. Ни өчен нәкъ менә хәзер халыкка ачылырга булдыгыз?

Бөтен интернетка, блогер Равил аша моны сөйләвем – үзем өчен. Бу эш исемемне чистарту максатыннан эшләнде. Равилгә кеше буларак та, блогер буларак та ышанам.

Бу интервью кисәк кенә килеп чыкты. Бу вакыт дәверендә кешеләр мине дә мошенник дип уйлаган икән, мине дә «Дубай блогерлары» белән бергә дип уйлаган. Исемемне, гаиләмнең исемен чистартырга кирәк булды. Алдан ук сөйләргә кирәк булган, ләкин моны аңламый идем.

Сезнең бу интервьюда әйткән сүзләр җинаять эшен тикшерү барышына йогынты ясар дип көтәсезме?

Җинаять эшен тикшерү барышына ниндидер йогынтысы булырга мөмкин булуы турында башыма да кертеп карамадым. Равил шул турыда сорагач кына аңлап алдым. Бу интервью меңләгән кешегә булышты. «Точка роста» проектында катнашудан зыян күргән бөтен кеше миңа яза башлады. Үзен Сенсей дип йөртүче Гөлназ биргән дәресләрдән мораль яктан зыян алучылар бик күп булып чыкты. Алар үзләренең шәхес буларак югалуларын тойганнар. Аларга аның дәресләре бик начар йогынты ясаган икәнен аңлап алганнар. Минем ачылып сөйләвем аларга шуны аңларга ярдәм иткән. Миңа һаман да меңләгән хатлар килә. Бу интервьюдан соң алар үзләре өчен чыгу юлы булуын аңлап алулары турында миңа язалар.

Кем ул «Сенсей»?

Альбина Харисова сүзләренчә, «Точка роста» дәресләренә кешеләр акча түләп язылганнар. Ә Альбинушны проектка блогер буларак чакырганнар. Бәяләр, программасына карап, 3 меңнән башланган. «Башта аның эше бик бармады. 10 меңнәр генә кергән чаклары да булды», – ди Альбина.

Блогер алдагы интервьюсында бу вакыйгаларда мөһим роль уйнаган Сенсейның исемен генә әйткән иде. «Дубай мошенниклары» тарихына катнашы булган коучның тулы исемен Альбина Харисова «Интертат»ка ачты – Хәйруллина Гөлназ Илгиз кызы.

Бу ханым күбрәк Татарстан кешеләре белән эшләгән. Ул Казанда кадакта басып тору күнекмәләре дә биргән. Эшчәнлеген нигездә онлайн алып барган. Үзенең шәкертләренә ул психология өлкәсендә белеме булуын әйткән, аның курслар узуы турында бик күп сертификатлары булган. Ләкин аның укучысы булган Альбина Сенсей Гөлназның дәүләт уку йортларында укыганмы-юкмы икәнен төгәл генә әйтә алмады.

Турлар сатуга безнең бернинди катнашыбыз юк. Без аннан бер тиен дә алмадык. Без аларга спонсор гына идек. Турлар сату без киткәч башланды. Китү безне коткарып калды, – дип белдерде безгә Альбина. Аның сүзләренчә, Дубайдан кире күченеп кайткач та, аларны тикшерүчеләр бер очрашуга да чакырмаган.

  • Гөлназ-Сенсейның аккаунтында акчаң артсын өчен аны ничек яратырга кирәклеге турында күпсанлы видеолар, постлар урнаштырылган. Ул 2 ел элек үзен «та самая в кокошнике» дип язган, фотода да кокошниктан, тормыш максаты итеп исә «Коръәнхафиз» булу – ягъни Коръәнне яттан белгән кеше булуны күрсәткән.
  • Соңгы вакытта алып барган аккаунтында ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турларга гына чакыра. Аның «ВКонтакте»дагы аккаунтында да, башка социаль челтәрдәге аккаунтында да язылучылар чагыштырмача аз (7 мең).

«Чыдый алмасаң гына, белеме, тәҗрибәсе булган психологларга барырга»

Альбина Харисова, шушы интервьюсында ачылып сөйләгәннән соң, начар сүзләр ишетергә әзер булып торган. Психологларга да «чыдый алмаган» очракларда гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә ул.

Сенсей кебек психологлар бик күп. Психологлар да, психотерапевтлар да бик күп, алар кирәк. Әмма. Инде бөтенләй дә чыдый алмыйсың икән, белеме, тәҗрибәсе булган кешеләр янына барырга кирәк. Әгәр дә үзеңнең көчеңә ышанасың икән, Аллаһ Тәгаләдән генә сорарга. Иң мөһиме менә шушы. Барысын да Аллаһ Тәгалә бирә. Ниятең никадәр чиста булса, ул шуның кадәр бирәчәк.

Дубайга киткәндә, беркемнең дә, безне алдарлар, дигән бернинди дә шиге булмады. Аларны алдадылар микән, нәрсә булганын белмим. Әгәр дә алар хәзер дөресен сөйләсәләр, алдамасалар, чын йөрәктән сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде. Башкортстанның бер блогерына Илүсәләр интервью биргәннәр, һәр сүзләре – алдау, чәчләрем үрә торды.

Халык бит аңламый. Менә мине дә аңладылар, хәзер бар да тәртип. Кешеләр мине бетерерләр, гаепләрләр дип, мин әзер торган идем инде, ләкин миңа бу халәттән чыгарга кирәк иде.

Мин Равилгә исемемне чистартырга ярдәм иткәне өчен бик тә рәхмәтле. Бу интервьюдан соң кабат аягыма бастым, элеккеге Альбинушкага кире әйләнеп кайттым. Күпме язылучылар өстәлде. Дөресен генә әйткәндә, ул язылучылар саны минем өчен берни дә түгел. Минем өчен иң кадерлесе – мине кешеләр аңлады. Меңләгән хатлар килде. Рәхмәтләр язалар. Коры рәхмәт сүзе генә түгел, озын-озын текстлар килә. Мине ботарлап ташларлар, дип курыккан идем. Бу интервью дәвалау чарасы буларак та булды, чөнки күпләрнең күзләрен ачты, Аллага шөкер.

«Социаль челтәрләрдәге интервьюлар эш барышына тәэсир итми»

Дубайга тур сатучылар хакында адвокат Руслан Нагиев белән сөйләштек. Ул – блогерлардан алданучыларны яклаучы.

Дубайга кайбер блогерлар турлар сату буенча ачылган җинаять эше ничек бара?

Эш бара. Хәзергә тукталып тора, чөнки аларны эзләүгә игълан иттеләр. Хәзер аларны эзлиләр. Бу болай җиңел генә эшләнми. Халыкара мөнәсәбәтләргә, шул дәүләткә бәйләнгән. Аларга моның өчен билгеле бер документлар җибәрергә кирәк. Алай тиз генә, җиңел генә эшләнә торган эш түгел.

Шушы арада гына Дубайга барып кайткан Альбина Харисова социаль челтәрләрдә блогерлар хакында интервью бирде. Ул сөйләгән тарих ничек тә булса бу вакыйгаларның нәтиҗәсенә йогынты ясый аламы?

Ниндидер социаль челтәрләрдәге тарихлар, сөйләүләр эшкә тәэсир итми. Моңа җинаять процессуаль кодексы кысаларында тикшерүче тарафыннан алынган язма мәгълүматлар гына йогынты ясый ала. Сорау алуның үзенең аерым бер тәртибе бар. Шаһитләр, корбаннар сорау алу вакытында җинаять җаваплылыгы турында кисәтелә. Менә шундый сорау алу гына дәлил була ала. Ул социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә сөйли ала. Аннары бу сүзләрдән теләсә кайчан баш тарта да ала.

Руслан Нагиев

Фото: © Солтан Исхаков

Альбина сөйләвенчә, аларга башка бер кеше «Сенсей-Гөлназ» бик каты йогынты ясаган. Бу хатынның начар йогынтысы, тәэсирен судта дәлилли алсалар, җәзаны йомшартып буламы?

Йогынты мөһим түгел. Тикшерү җинаятьчел килешү булганмы, юкмы икәнен билгеләргә тиеш. Әгәр дә аларга тәэсир итсәләр дә, туктарга нәрсә комачаулаган соң? Аларның тормышларына куркыныч янап, һәм шуның аркасында җинаятькә барсалар – әйе. Аларның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамаган бит. Әгәр дә алар ниндидер шаукымга, тәэсиргә бирелсәләр дә, моны әле исбатларга кирәк.

Иң мөһиме – урлау максатыннан алынган акчаны алар файдаланган. «Ышандырды», «күндерде» диюләр генә җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Алар моңа сылтый ала, әмма суд өчен бу – аргумент түгел.

Илүсә һәм Рушан Татарстанга кире кайтырга уйласалар?..

Кире кайта алалар. Алар эзләүдә булганга, аларны шунда ук тоткарлау һәм сорау алу көтә. Сак астына алырга кирәкме, юкмы икәнен тикшерүче хәл итә. Аларны кулга алырга, өй аресты билгеләргә һәм беркая да чыгып китмәү турында подписка ала алалар. Алар бит үзләренең эзләүдә икәнлекләрен белеп, качып, яшеренеп яталар. Кулга алу өчен нигез булып кешенең тикшерү һәм судтан качып йөри алуы тора.

Аларның кире кайтып, гаепләрен тану җәзаны йомшарта аламы?

Гаепне, җәзаны китерелгән зыянны каплау гына йомшарта ала. Кире кайту – аларның бурычлары. Аларны чакыргач, алар тикшерүгә килергә тиешләр. Килмиләр икән – кануннарны бозалар дигән сүз. Җәзаны бары гаепне танып, китерелгән матди зыянны каплау гына йомшартырга сәләтле.

159нчы маддәнең 2нче өлеше җинаять эшен туктату өчен нигез дә булырга мөмкин. Ул капма-каршы якларның килешүенә бәйле рәвештә җинаять эшен туктатуны күздә тота. Эш зыян күрүчеләрнең ризалыгы белән генә туктатыла ала, – дип йомгаклады хокук белгече.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100