Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрованың үлемендә катнашы бар дип шикләнелгән кешене тоткарлаганнар

«Аннан көчлерәк кеше очратканым юк әле», – ди юл һәлакәтендә гомере өзелгән сеңлесе турында җырчы Әнвәр Нургалиев.

news_top_970_100
Диана Сәфәрованың үлемендә катнашы бар дип шикләнелгән кешене тоткарлаганнар
UFA1.RU

Башкортстанның халык артистының туганы Диана Сәфәрованың үлемен язылучылары ничек кабул иткән? Авариядә гаепле кешене тапканнармы? Бу хакта UFA1.RU яза.

Диана Сәфәрова популяр блогер була, 3 баласын ялгызы тәрбияли.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

«Ул тормышны яратты...»

Башкортстанда юл һәлакәтендә җырчы Әнвәр Нургалиевнең бертуган апасының кызы үлде. Ул 3 баласын ялгызы гына үстергән булган.

Ноябрь аенда аңа 32 яшь тулган. Диана Сәфәрова үз блогын, нигездә, үз балалары турында сөйләп алып барган, балалары һәм үз тормышы турында кыска шаян видеолар чыгара торган булган. Аның 7 яшьлек кызы һәм әле апрель аенда гына 5 яшьләрен тутырган игезәк уллары ятим калган. 

Сәфәрова гаиләсе белән таныш булган чыганакның UFA1.Ru га сөйләвенә караганда, Диананың кызы мәктәптә укый икән. Аларны тәрбияләүне Әнвәр Нургалиев үз өстенә алган, әниләре Диананың гаиләдә бердәнбер туендыручы кеше булуын искә алган.

Диана балаларын ничек яратуы турында бик еш сөйли торган булган.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

Роликларының берсендә ул игезәк улларын тапканнан соң 90 кг га кадәр симерүен сөйли. Баланслы туклану аркасында гына артык авырлыгын ташлый ала. Ябыгу буенча киңәшләрен дә бирә ул блогында. 1 ел элек ул абдоминопластика ясатырга җөрьәт итә (операция бәби алып кайтканнан соң барлыкка килгән сәлперәйгән артык тире һәм майларны алдыруга юнәлдерелгән). Ябыккан чагында, Сәфәрова язылучыларына иреннән китүе турында да хәбәр итә.

Игезәк улларын алып кайту Дианага җиңел бирелмәгән.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

Диана ирешкән уңышлары, җиңүләре белән уртаклашып бара. Җәй көне ул, күптәнге хыялын чынга ашырып, Дагыстанга сәяхәткә бара. Кышын исә үзенә фатир сатып ала һәм анда ремонт ясый.

Диана Дагыстанга күптәннән барырга хыяллануы турында сөйләгән.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, алар туганы – артист Әнвәр Нургалиев белән бик якын булганнар. Абыйсы концертларына ул еш йөргән, уртак фотосурәтләрен социаль челтәрләргә куя торган булган.

Диана Сәфәрова һәм җырчы Әнвәр Нургалиев.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

Алдагы көнне Әнвәр Нургалиев һәм Диана туганнарына авылга кайтканнар, йорт эшләрендә булышканнар, шашлык кыздырганнар.

Ләкин ял көне фаҗига белән тәмамлана – Диана авариягә эләгә. Шаһитлар әйтүенә караганда, аның машинасы барган юлны икенче бер машина кисеп керә. Юл һәлакәте сәбәпләрен әлегә тикшерәләр, дип хәбәр иткән UFA1.RU корреспондентына Диананың туганнан туган апасы.

Диана Сәфәрова белән хушлашу 10 майда булачак.

Диана Сәфәрованың үлеме турында язылучылары һәм башка блогерлар ни яза?

Блогерның социаль челтәрдәге битендә якыннары һәм танышлары кайгы уртаклашалар. Алар арасында блогер Рөстәм Нәбиев, Лениза Муллаянова, шулай ук, туганы Әнвәр Нургалиев тә бар.

Диананың язылучылары бу хәлгә әле дә ышана алмый.

Фото: © @diana_safarchik / Instagram.com (РФ террриториясендә тыелган оешма)

«Диана кебек көчле кешене гомеремдә очратканым булмады. Тормышны яратты, якыннарына ярдәм итте», – дип билгеләп үткән артист.

Диана Сәфәрованың язылучылары да кайгы уртаклашу сүзләре язалар.

«Безнең тормышка үз планыбыз, Аллаһның – үз планнары. Аллаһ бүләк итеп биргән бу кыска гомерне матур үтәргә кирәк. Диана үз кешесен табып, тагын да бәхетле булыр, дип көткән идем. Җаны җәннәттә булсын, авыр туфрагы җиңел булсын»;

«Диана, урының оҗмахта булсын»;

«Син һәрнәрсәдә үрнәк идең. Мин сине кеше буларак чын күңелдән ярата идем»;

«Республикабызда минем иң яраткан блогерларымның берсе иде. Ышанасы да килми. Һәр көнне түземсезлек белән аның сторисларын көтеп ала һәм елмаеп карый идем, ә хәзер ул арабызда юк».

Диананың туганы Әнвәр Нургалиев сеңлесенең үлемендә гаепле булганнарны хөкем итүне теләвен яза.

Башкортстан ЮХИДИ авариядә шикләнелгән кешене тапкан

Диана Сәфәрова һәлак булган юл һәлакәтендә шикләнелгән катнашучыны тоткарлаганнар, хәзер Чишмә шәһәре полиция бүлегендә аннан сорау алалар, дип хәбәр итә төбәк ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте булган урында Диананың машинасы.

Фото: © Башкортстан Республикасы буенча ЮХИДИ

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига 9 майда, төнге сәгать 1ләр тирәсендә килеп чыга. Диана Сәфәрова үзенең Honda Civic машинасында Чишмә шәһәренең Революция урамы буйлап барганда, идарәне югалтып, кюветка төшә һәм коймага бәрелә. Алган яраларыннан ханым урында үлә. Диана Сәфәрованың туганы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә фаҗигадә сеңлесе түгел, башка машина йөртүче гаепле, дип белдерде.

«Гаепле кеше тәмуг утында янсын», – ди Әнвәров үлгән туганына багышланган сторисларының берсендә.

Башкортстан республикасы ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, авариядә катнашуда шикләнелгән кешене тоткарлауларын белдерделәр. Ул – Сәфәрова үткән юл өлешен ул Toyota Camry машинасында узган. Ир-атны полициянең җирле бүлегенә китергәннәр.

«Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чишмә шәһәре буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды», – диләр ведомствода.

Диана Сәфәрова белән хушлашу иртәгә, 10 майда, Чишмәдә, 10.00 сәгатьтә Восточный тыкрыгы (переулок «Восточный») 2нче йорт адресында булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100