Танылган блогер, 3 бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова-Юнысованы соңгы юлга озатканнар. Диананың җәсәден туып-үскән йортыннан алып чыкканнан соң, хушлашу мәрасиме ишегалдында дәвам иткән. Мәрхүмә белән соңгы тапкыр әти-әнисе, туганнары, дуслары, сәхифәсен карап баручылар һәм әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмаган кешеләр саубуллашкан. Мәрасимне үзенең сәхифәсендә Диананың дусты, блогер Равил Закиров яктыртып бара.
Әлеге коточкыч хәсрәттән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да күз яшьләрен яшерә алмый. Кадрларда Диананың әтисе Рәшит абый үкси-үкси елый… Ул барлык килгән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Әнвәр Нургалиевның концертларын алып баручы Айрат Ильясов сүзләренчә, Диана белән бәхилләшергә 300гә якын кеше килгән. Мәрхүмәне Чишмә районы зиратына җирләгәннәр. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән кабергә Диананың елмаеп торган фотосын да урнаштырганнар…
Мәрхүмәнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. Әти-әнисе, сабыйлары, якыннарына сабырлык телибез.
- «Китмә, дидем би-и-ит» – Әнвәр Нургалиевның өч балалы сеңлесе, популяр блогер Диана һәлак
- «Гаепле кешегә – тәмуг»: Блогер Диана Сәфәрова авариядә һәлак булды
- Гүзәл Хөснетдинова Диананың үлеме турында: «Сабыйлары уянып, «әни кайда» дип сораячак»
- «Балаларына да күрсәтергә булдылар» – Чишмәдә Диана Сәфәрова белән хушлашалар
- «Ул миңа абый да, дус та»: Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиев турында сөйли – видео
- Диана Сәфәрованың үлемендә катнашы бар дип шикләнелгән кешене тоткарлаганнар