Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрова үлемендә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды

news_top_970_100
Диана Сәфәрова үлемендә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды
Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе

Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнүче Вадим Латыйповка карата хөкем карары чыгарылган.

Вадим Латыйповны 3 бала анасы Диана Сәфәрованың үлемендә гаепле табып, Чишмә районы суды 7 елга колония-поселениегә җибәрү турында карар кабул иткән иде инде. Ләкин гаепләнүче, хөкем карары белән килешмичә, Башкортстанның Югары судына мөрәҗәгать итте. Төрле фикерләрне тыңлап, эшне яңадан карап, Югары суд бу хөкемне үз көчендә калдырган. Бу хакта «Честный репортаж» Телеграм-каналы яза.

Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат 2023 елның 9 маенда, исерек килеш, «Тойота Камри» машинасы руле артына утыра. Ул Чишмә бистәсендәге Революция урамыннан зур тизлектә бара. Алдагы машинаны узганда, яндагы интервалны сакламый. Шул сәбәпле 32 яшьлек Диана Сәфәрова идарә иткән «Хонда Цивик» машинасы баганага бәрелә. Диана урында ук үлә. Авариядә гаепләнүче урыннан кача. Диана Сәфәрованың 3 баласы ятим калды. Аларны хәзер аны әти-әнисе тәрбияли.

Үзенең сторисларында Диананы туганы Әнвәр Нургалиев та хөкем карары буенча үз фикерен белдергән.

«Бүген яки иртәгә Латыйпов колония-поселениегә китәчәк. Иң куркынычы –- бу эштә аның үз гаебен танымавы, гафу сорамавы. Гаебен таныса, бернинди срок та булмас иде. Максимум аны шартлы рәвештә хөкем итәрләр иде», – дигән җырчы.

Җырчы сүзләренчә, Диананың юлын кисеп, авария китереп чыгарган егет тә, аның туганнары да Әнвәр Нургалиевтан да, мәрхүмәнең әнисе Рәйсә ханымнан да, аның башка туганнарыннан да гафу үтенмәгән. «Гаепләнүчегә дә, авариягә катышы булган башка кешеләргә дә (алар анда җитәрлек) тиешле җәза бирелүен телим», – дип сөйләгән иде җырчы фаҗига булганнан соң.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100