news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев сеңлесе Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаеплеләрне эзли

news_top
Әнвәр Нургалиев сеңлесе Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаеплеләрне эзли
"Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл һәлакатенең шаһитларын эзли.

«9 май көнне 00:15-00:37 сәгатьләрдә Чишмәдә булган фаҗиганең шаһитларын эзлибез. Авария булган мизгелдә Революция урамындагы «Абсолют» кибете янында 3 автомобиль туктап торган. ВАЗ машинасы кырыенда кешеләр дә бар. Аларның әлеге фаҗигане күрми калулары мөмкин түгел. Зинһар, безнең белән элемтәгә керегез. 

Авариядә гаепләнүче (җинаятьче) һәлакәт урыннан качып киткән. Машинасын башка урынга илтеп куйган, кабат үзе, җәяүләп, авария урынына килгән. Ул гаебен таныды, ләкин аңлашылмаучанлыклар бик күп. Гаделлек тантана итәр дип өметләнәбез», – дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Җырчы сүзләренчә,  Диананың юлын кисеп, авария китереп чыгарган егет тә, аның туганнары да Әнвәр Нургалиевтан да, мәрхүмәнең әнисе Рәйсә ханымнан да, аның башка туганнарыннан да гафу сорамаган. «Хәзер инде кирәк тә түгел,  аларны күрәсем дә, беләсем килми. Гаепләнүчегә дә, авариягә катышы булган башка кешеләргә дә (алар анда җитәрлек) тиешле җәза бирелүен телим», – дип сөйләгән җырчы.

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар. Диана Башкортстандагы популяр блогер иде. Аның сәхифәсен 80 меңнән артык кеше карап барган. Шулай ук ул авыру балаларга, махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнгән. Диана 3 баласын ялгызы гына үстерә иде. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 май 2023
    Исемсез
    четкий пацан бу Энвэр Нургали
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар