news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер, күп балалы әни Диана Сәфәрова үлемендә гаепле кеше ирегеннән мәхрүм ителәчәк

news_top
Блогер, күп балалы әни Диана Сәфәрова үлемендә гаепле кеше ирегеннән мәхрүм ителәчәк
социаль челтәрләр

Өч бала әнисе, блогер, җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнүче ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта «Башкортстан» газетасы хәбәр итә.

Диана Сәфәрова 9 май көнне Чишмә районының Революция урамында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды. Әлегә бу эш судта карала.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, төнлә Вадим Л. исерек килеш «Toyota Camry» машинасы руле артына утыра. Ул югары тизлектә хәрәкәт итә һәм автомобильләр арасында булырга тиешле араны сакламый. Диана хәрәкәт иткән «Honda Civic» автомобилен узып киткәч, аны юлын кисә. Диана идарәне югалтып, металл коймага барып бәрелә һәм фаҗига урынында ук һәлак була. Вадим Л. вакыйга урынын ташлап кача.

Ул өлешчә гаебен таныган. Аңа 5 елдан алып 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный. Шулай ук кайбер вазифаларны биләү яки 3 елга кадәр эшмәкәрлек белән шөгыльләнү тыелачак.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар