Диана Сәфәрова балалары турында: «Еламыйча карап булмый. Ничек юатсаң да, әни назы җитми»
Әнвәр Нургалиев гастрольләрдә җырчының тамашачылары һәм фаҗигале һәлак булган Диананың язылучылары биргән бүләкләрне туганының балаларына китергән. «Бүләкләрнең саны юк, машинага көчкә сыйдырдым», – ди җырчы.
Аннары җырчы балаларның бүләкләргә куануын, бабайлары белән яңа уенчыкларны җыюын күрсәтә. Балалар бүләкләр җибәрүчеләргә рәхмәт әйтә.
«Балалар бик сагындырган. Исән-саулар, үскәннәр инде. Апа белән җизни дә әйбәт. Сезгә күчтәнәчләр, сәдакалар өчен чиксез рәхмәт, барысын да тапшырдык», – дип язган җырчы.
«Суд әле дә тәмамланмады. 2 айдан 1 ел була инде, гаепләнүче 3 адвокат алмаштырды. Бу вакыт аралыгында гаепләнүче һәм аның туганнарының берсе дә балалар язмышы белән кызыксынмады, ярдәм турында әйтмим дә. Бу эштә иң кырысы – ул хәзер үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм үз гаебен тулысынча танымый, безнең Диананы гаепли», – дип бүлешкән йөрәк ярасы, күңел әрнүе белән артист.
«Сабыйлар... Еламыйча карап булмый. Бәләкәчләрне ничек кенә юатсаң да, әни назы җитми инде»;
«Янәшә Әнвәр абыйлары булу – бәхет»;
«Балалар үскән, сәламәт булсыннар»;
«Апаегыз белән җизнәгезгә бәләкәчләрне үстереп, аякка бастырырга Ходай саулык бирсен»;
«Эх, өйдә Дианочка булмагач, күңелсез. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә. Бу кеше үзенә тиешлесен алачак. Бумеранг бар»;
«Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле «Аллаһ суды» да барын белсен», – дигән комментарийлар да калдырганнар.
Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»
Әнвәр Нургалиевны сеңлесе Диана үлеменә бәйле судка кертмәгәннәр: «Аңлый алмыйм»
Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананы туган көне белән котлый: «Судның өченче утырышы»
Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл фаҗигасенә кагылышлы яңа фактлар ачыкланган
Блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнгән кеше яңа адвокат эзли