Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананы туган көне белән котлый: «Судның өченче утырышы»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананы туган көне белән котлый: «Судның өченче утырышы»
видеодан скриншот

Җырчы Әнвәр Нургалиев юл фаҗигасендә һәлак булган туганы Диана Сәфәрованы туган көне белән котлаган.

«Бу видеоязманы минем туган көнемә Диана туганым ясаган иде. Бүген Дианабызга 33 булыр иде. Вакыт узган саен йөрәк ныграк сыкрый, өзгәләнә. Югалткач кына аңлыйбыз шул кешенең нинди кадерле икәнен…

Кадерләгез якыннарыгызны исән чакта. Туган көнең белән, туганым!

Бүген судның өченче утырышы», – дип язган җырчы.

Әнвәр Нургалиев һәм Диананың «подписчик»лары бу хәлнең чын булуына әле дә ышанасы килмәүләре турында яза.

«Диананың урыннары оҗмахта булсын. Бу хәл Диана белән булганга бер дә ышанасы килми. Гаделлек тантана итсен иде. Балаларына, әти-әнисенә сәламәтлек һәм озын гомер телим. Диана сезнең яклаучы һәм саклаучы фәрештәгез булсын»;

«Лентада Диананың фотолары күренгән саен шатланып куям. Аннан ул фотоларны үзе куймаганын искә төшерәм дә, күңел төшә… Якты кеше иде. Урыны оҗмахта булсын»;

«Аллаһ җиңеллеген бирсен»;

«Диана, фәрештәбез! Туган көнең белән», – дип язалар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100