Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл фаҗигасенә кагылышлы яңа фактлар ачыкланган

news_top_970_100
Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл фаҗигасенә кагылышлы яңа фактлар ачыкланган
социаль челтәрләр

Әнвәр Нургалиевның туганы, популяр блогер Диана Сәфәрованың үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасенең яңа фактлары ачыкланган. Кеше үлеменә бәйле җинаять эше буенча чираттагы суд утырышы Башкортстанның Чишмә районында узган.

Зыян күрүче якның адвокаты белдерүенчә, әлеге фаҗигане китереп чыгаруда гаепләнүче Вадим Латыйпов үз гаебен өлешчә генә таныган. Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китү фактын гына раслаган. Авария килеп чыкканда исерек булуын кире каккан, дип хәбәр итә «Честно говоря» телеграм-каналы.

Адвокат әйтүенчә, Латыпов юл фаҗигасе килеп чыгуда Диана Сәфәрованы гаепли. Аның сүзләренчә, Диана зур тизлектә хәрәкәт иткән һәм аңа үзен узып китәргә комачаулык ясаган.

Диана 3 баласын ялгызы гына үстерә иде. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды. Диананы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100