Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнгән кеше яңа адвокат эзли

news_top_970_100

Блогер Диана Сәфәрова һәлак булган авария буенча җинаять эшен Чишмә районы судында кабат карый алмаганнар. Бу хакта «Честно говоря» Телеграм-каналына сылтама белән «Башинформ» сайты яза.

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның авариядә һәлак булган сеңлесе ягыннан адвокат Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л. үзенең адвокатын алмаштырырга уйлаган, шуңа күрә утырыш кабат кичектерелгән.

«Моны суд процессын озаккарак сузу омтылышы дип саныйм. Гаепләнүче үзенең адвокатыннан баш тартты – бу аның хокукы. Хәзерге вакытта ул, башка адвокат табу өчен, суд утырышын кичектереп торуны сорады. Ул үзенең хокукын тормышка ашыра. Ул мондый «номерларны» 9 майдан бирле куллана инде. Мөгаен, алга таба да шулай эшләр», – дигән адвокат.

Гаепләнүче ир-ат һәлак булган Диананың туганнарының кайгысын гына уртаклашкан.

Баштарак «Башинформ» суд утырышының ябык узуын язган иде. Моны гаепләнүче һәм аның адвокаты таләп иткән. Искәртеп үтик, тикшерү барышында билгеле булганча, гаепләнүче исерек килеш рульгә утырган була. Ул зур тизлектә бара һәм, каршы як полосага чыкканда, ян яктагы интервалны исәпкә алмый. Шуның аркасында Диана утырган «Хонда Цивик» машинасы баганага бәрелә. Диана урында ук һәлак була. Авариядә гаепле дип шикләнелгән кеше фаҗига урыныннан качып китә. Авария 2023 елның 9 маенда Чишмәнең Революция урамында булды. Диананың 3 баласы ятим калды, аларны әби-бабасы опекунлыкка алган.

Авариядә гаепле ир-атка 12 елга кадәр колония яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100