Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевны сеңлесе Диана үлеменә бәйле судка кертмәгәннәр: «Аңлый алмыйм»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевны сеңлесе Диана үлеменә бәйле судка кертмәгәннәр: «Аңлый алмыйм»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Башкортстанда танылган блогер, 3 бала анасы Диана Сәфәрова үлгән авария турында җинаять эше буенча суд булды. Утырышка мәрхүмәнең туганы, җырчы Әнвәр Нургалиевны кертмәгәннәр. Бу турыда «Честно говоря» каналына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген Чишмә районы судында утырышта хөкем ителүче ир-ат һәм аның яклаучысы ябык процесс турында сораган, шул сәбәпле судка мәрхүмәнең туганнарын, танышларын һәм матбугат чараларын да кертмәгәннәр.

Гаепләнүче ир-атның гаебен танымавы билгеле. Утырышта ул башлангыч күрсәтмәләреннән баш тартуы турында берничә ходатайство керткән. Ләкин суд аның үтенечен канәгатьләндермәгән. Башта ул авариядә гаепле булуын, исерек икәнен сөйләгән булган.

«Утырышка кертмәделәр, бу – адвокат теләгедер, мөгаен. Алар берни булмагандай, исерекне рульдә тоткан кебек кенә. Бу бит – зур фаҗига, ул беркайчан да тәмамланмаячак, ул гомер буе безнең белән булачак. Балалар әниләре ник үлүен сораячак, – дигән Әнвәр Нургалиев. – Белүемчә, ул күрсәтмәләреннән баш тарта. Минем баш мием моны аңлый алмый. Ир-ат булсаң, гаебеңне таны, кил, гафу үтен. Ул башта гаебен таныды, үтерүче икәнен таныды диярлек бит. Хәзер ул адвокатлар яллаган. Хезмәт машинасында килде, кыяфәте яхшы. Аңа шулкадәр игътибар, авторитет диярсең. Ләкин ул авторитет түгел. Гаебен таный белмәгән ир-ат – ир-ат түгел», – ди Нургалиев.

Киләсе утырыш 30 октябрьгә билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100