Вадим Дулат-Алиев: «Музыкаль архив югалып бара» | intertat.tatar

Вадим Дулат-Алиев: «Музыкаль архив югалып бара»

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яңа ректоры, музыка белгече, педагог, продюсер, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алиев белән әңгәмәбез бер яктан татар интеллигенциясе хыялланган музыкаль театр темасын анализлау булса, икенче яктан, милли музыка архивы булмауга чаң сугу да.

Вадим Робертович, сезнең Казан дәүләт консерваториясе ректоры булуыгыз белән мин үзебезне — татар халкын котлыйсым килә. Әңгәмәнең төп максаты — сезне татар җәмәгатьчелеге белән таныштыру. Әлбәттә, азмы-күпме музыка мәктәбен күргән һәр кеше өчен сез беренче чиратта «Татар музыкаль әдәбияты» дәреслеге авторы. Икенчедән, Тукайның дусты булган күренекле шәхес Мәхмүт Дулат-Алиның нәсел дәвамчысы.

Әйе, 1995 елдан бирле Татарстандагы барлык музыка мәктәпләрендә «Татар музыкаль әдәбияте» дәресен минем дәреслек буенча укыйлар. Башта ул ике бүлектән торган юка гына китап иде, аннары 500 битле калын дәреслек булып басылды. Безнең музыка мәктәпләрендә бу предмет буенча башка төрле дәреслек юк. 

Ә инде Дулат-Али шәхесенә килгәндә, бәлки Казанда Яңа татар бистәсендә Дулат-Али урамын белүчеләр бардыр. Урамга минем дәү бабам — татар халкының иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Мәхмүт Дулат-Али исеме бирелгән. Ул үзе дә шушы урамда яшәгән. Аның әтисе Габделвахит Галиев мөәзин булган. Җитеш йортта яшәгәннәр. Хәзер ул урында шәхси йортлар тора, ләкин безнеке түгел. Безнең йорт сакланмаган.

Дулат-Али — ул революцион псевдоним. Чын фамилиябез — Алиевлар яки Галиевлар. Бу рус транскрипциясе мәсьәләсе. Кайбер иске фоторәсемнәрдә Мәхмүт Гали дип язылган.

Мәхмүт Дулат-Али революция алдыннан татар интеллигенциясе арасында барган хәрәкәтләрдә бик актив катнашкан. Якын туганнарыбыз — Ямашевлар. Хөсәен Ямашев тәэсире астында дәү бабам революция идеяләре белән мавыгып киткән. Хәер, кем кемне мавыктырганын хәзер әйтә дә алмыйбыз инде. Мәхмүт Дулат-Али коммунистик көрәшкә чын-чынлап ышанган, революциядән соң РКП (б) Казан губерна комитетының мөселман бүлекчәләре бюросы рәисе итеп сайлана.

Габдулла Тукай Хөсәен Ямашев белән дә, Мәхмүт Дулат-Али белән дә якын дуслар булган. Моның дөреслеге документлар белән расланган. Безнең гаиләдә Тукай автографы куелган фоторәсем дә саклана иде. Ул минем дәү бабама адресланып, анда Тукайның үз кулы белән «Иптәшем Мәхмүткә ядкәрь» дип язылган. Минем балачакта ул фоторәсем әле бездә иде һәм минем дәү әни — Мәхмүт Дулат-Алиның кызы — ул фоторәсемне күрсәтеп: «Бу Тукай фотосы» дип әйтә иде. Мин Тукай шигырьләрен укый башлаганчы ук бу фоторәсем турында белә идем. Гаиләдә Тукайның шәхси әйберләре дә бар иде. Мәсәлән, Тукайның юлда йөри торган кәрзингә охшаган тартмасы сакланып калган. Без фоторәсемне дә, Тукайныкы булган башка әйберләрне дә ТР Милли музеена тапшырдык. Минем дәү әнием — Татарстанның атказанган табибы Нәзирә Мәхмүт кызы Дулат-Алиева шундый карар кабул иткән.

Бу әйберләрнең безнең гаиләдә калу тарихы Тукайның 1910 елда берничә ай Мәхмүт Дулат-Али йортының флигелендә яшәвенә бәйле. Бәлки, безнең алга таба да аларны үзебезнеке итәсе килгәндер. Ләкин дәү әни катгый итеп алай ярамавын әйтте: «Тукайныкы булган әйбер — ул халыкныкы», - диде.

Гаиләдә Мәхмүт Дулат-Алига һәм Тукайга бәйле хатирәләр сакланганмы?

Дәү бабамның дуслары турында мин хәзер башка галимнәрнең эзләнүләре аша беләм. Алар арасында Мулланур Вахитов, Фатыйх Әмирхан һәм аның туганнары булган, бездә дәү бабабызның Әмирханның туганнары белән төшкән фоторәсеме бар. Ул Габдулла Кариев һәм «Сәйяр» труппасы белән дә аралашкан. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язылганда Чаллыдан язучы Айгөл Әхмәтгалиева шалтыратып, кайбер мәгълүматларны белеште. Ул ниндидер документлар аша аларның танышлыгын белгән дә, минем аша өстәмә мәгълүмат табарга тырышты. Минем бар белгәнем Нәгыймә карт дәү әни аша. Ул Мәхмүт Дулат-Алиның хатыны. Мин аны яхшы хәтерлим. Чөөнки карт дәү әни мәктәптә, ишегалдында, телевизорда булган кешеләргә охшамаган иде. Ул гомере буе гарәп шрифты белән язды. Җитмешенче елларда РСФСРның Югары Советына мөрәҗәгать иткәндә дә гарәп шрифты белән имза куйган. Мин ул хатны кадерләп саклыйм. Дәү әни намаз укый иде. Без бергә яшәмәсәк тә, боларны күреп үстем — аларга килә идем.

Нәкый Исәнбәтнең Мәхмүт дәү бабаем белән Тукайга бәйле кызык истәлеге бар. Мәхмүт Дулат-Алиның өендә кичә уздыралар һәм Тукайны бер кыз белән таныштырмакчы булалар. Теге кыз гөбәдия пешереп алып килә. Анда Мәхмүт һәм Габдулла исемнәренең беренче хәрефләреннән вензель белән язылган була.

Мәхмүт Дулат-Али Башкортстанның Баймак якларында үлеп кала. Анда эшкә киткәндә Казанда аның гаиләсе кала, әйеме?

Аның үлеме бик фаҗигале. Аларның отрядына анархистлар һөҗүм итеп, барысы да атылган. Ул урынга истәлек ташы куелган. Шунда җирләнгән дип беләбез.

Дәү әни өч кыз бала белән кала. Аларның берсе — уртанчысы — минем дәү әнием, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәзирә Мәхмүдовна. Мәхмүт Дулат-Алиның бер кызы — Ләйлә Казанда, берсе Мәрьям Әстерханда яшәгән. Шунысы бар: өч кыз баладан минем дәү әнием генә фамилияне саклап кала. Югыйсә, фамилия югалачак иде. Башкалар алыштырган, ул саклаган. Чөнки әтисе фамилиясенә бик җитди караган.

Дәү әни бер кызык вакыйганы сөйли иде. Утызынчы елларда республика җитәкчеләренең берсе — Динмөхәммәтов актив комсомолка булган дәү әниемә: «Нишләп син Дулат-Алиева, бер кисәген алып ташларга кирәк, Алие да җиткән», ди икән. «Алып ташларга кирәкми, сезнең фамилиядән «Дин”не алып ташламыйбыз бит», дигән дәү әнием. Ул әтисеннән калган фамилиясен нык тоткан.

Сез музыка юлын сайлагансыз. Бу талант нәселдән киләме? Музыкантлар бармы?

Безнекеләр гел җырлаган. Дәү әниемнең тавышы әйбәт иде. Дәү әнием дә, дәү әтием дә Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичевны тыңлый иде, Сәйдәш, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин көйләрен ярата иде. Эстрада җырларын яратмадылар, эстрада башланса, баш авырта дияләр иде.

Әмма нәселебездә музыкантлар юк. Мин бит музыкант кына түгел, беренче чиратта, галим һәм оештыручы. Мин эзләнергә һәм башкаларга кызыклы булырлык итеп язарга омтылам, музыка турында җиңел итеп язуы бик авыр.

Сүзебезне «Татар музыкаль әдәбияты» дәреслегеннән башлаган идек. Мин аны берничә ел дәвамында яздым. Ул иң озак язылган эшем. Фәнни мәкалә җиңелрәк һәм тизрәк языла. Чөнки ул белгечләргә адреслана һәм алар аны болай да аңлый.

Минем төп вазифам — татар музыка тарихын өйрәнү, саклау һәм аңлаешлы итеп киләчәк буынга җиткерү. Тагын бер мөһим бурыч — татар музыкасы турында башка халыкларга сөйләү. Әмма дөнья музыкасы контекстында карамасаң, милли музыканы кызыклы итеп яза алмыйсың. Төрле укучыга да кызыклы булсын өчен теләсә кайсы халыкның мәдәниятен дөнья музыкасы контекстында карарга кирәк. Бары тик шулай гына син аның башкалардан ничек аерылганын беләсең.

Ул дәреслекне, бәлки, кабат бастырыр вакыт җиткәндер инде. Кызыма кирәк булгач, мин аны озак эзләгән идем.

Аны бөтенесе интернеттан күчереп ала. Ниһаять, пират юлы белән күчерүне туктату өчен дәреслекне «Татарстан аһәңнәре» («Век татарской музыки») порталына урнаштырырга карар иттем — электрон версиясен шуннан күчереп алырга мөмкин. Юридик мәсьәләләр хәл ителде, ул тиздән һәркем өчен ачык булачак. Анда татар традицион музыкасы турында, Габәшидан башлап бүгенге композиторларга кадәр барысы да бар.

Кемнәр инде безнең дәреслеккә кергән иң яшь композиторлар?

2007 елда чыккан дәреслеккә Рәшит Кәлимуллин, Шамил Шәрифуллин, Резеда Әхиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова кертелгән.

Ә кайчан, мәсәлән, Эльмир Низамовларны кертә башлар?

Дәреслек - ул публицистика түгел. Композитор турында тарих бите итеп язу өчен дистанция кирәк. Алар турында яза башлаганда Рәшит Кәлимуллин, Шамил Шәрифуллин, Резеда ханым, Мәсгудә ханым ярты гасырлык юбилейларын билгеләп үткән идек инде, аларның татар музыкасына тарихи өлеше күренеп торды. Шамил Шәрифуллин 2007 елда вафат булды. Алар — безнең замандашлар, шуңа алар турында алдагы буыннар кебек түгел, «Традицияләр һәм заман» дигән бүлектә очерк форматында язылды. Бүгенге яшь композиторларыбызны да дәреслеккә кертергә иртәрәк әле. Дәреслеккә керергә ашыкмагыз! Өлгерерсез! Әле эшләгез, иҗат итегез!

Яшь композиторлар турында сүз башлаганбыз икән, бер яңалык бар — консерватория ректоры буларак, оештыруга бәйле беренче карарым — Композиция кафедрасын торгызу. Озак еллар дәвамында Казан консерваториясендә аерым композиция кафедрасы булмады, бары тик Музыка теориясе һәм композиция кафедрасы гына бар иде һәм аны музыка белгече җитәкли иде. Бу мәсьәлә буенча Эльмир Низамов белән киңәшләштек. Мин мөстәкыйль бүлек буларак, Композиция кафедрасын торгызырга тәкъдим иттем. Мин сезгә зур серне ачтым. Безнең ВУЗда карарларны Гыйльми совет раслый. Ул уку елы башлангач җыелачак. Гыйльми совет каршы килмәс дип уйлыйм. Чөнки бүгенге көндә композитор иҗатының үсеше өчен моңа зур ихтыяҗ булуы шик уятмый.

Композитор теләсә кайсы милли мәдәнияттә бик кирәкле кеше. Ул заманча милли музыка иҗат итә. Композиция кафедрасы белән композитор иҗаты бер рәттән атларга тиеш. Артта калырга ярамый.

Димәк, яңа ректорның консерватория структурасы белән бәйле беренче карары милли музыка үсешенә бәйле булып чыга. Милли музыка темасын Музыкаль театр белән дәвам итик әле, Вадим Робертович. Татар музыкаль театры темасы вакыт-вакыт күтәрелгәләп ала. Камал театрына яңа бина төзисе билгеле булгач, бу мәсьәлә тагын яңарып алды кебек. Сезнең фикерне беләсе килгән иде.

Бу катлаулы сорау. Мин хәзер бина турында түгел, ә музыкаль театр мәсьәләсе турында әйтүем.

Ягъни?

Музыкаль театр — бик борынгы сәнгать төре. Бу музыка зур роль уйный торган спектакльләр, әмма аларда сөйләшү эпизодлары да бар. XIX гасырда музыкаль театрларда оперетталар, водевильләр барган, Германиядә — зингшпильләр, Россиядә — музыкаль комедияләр. Шәрыкъ мөселман илләрендә дә сәнгать төре буларак музыкаль театр беренчеләрдән барлыкка килгән. Төркия, Сирия, Ливан, Мисыр… Милли мәдәният музыкаль театрдан башланган. Татарстанда да шулай. Сәйдәшев музыкасы ярдәмендә барлыкка килгән яңа спектакльне «музыкаль драма» дип атадылар. Әмма алар барысы да драма театрында барган. Ягъни, Сәйдәш өчен махсус музыкаль театр кирәкмәгән.

Аннары, көнбатыш үрнәге буенча, музыкаль театр мюзикл белән ассоциацияләнә башлады. Оперетта, водевиль… Сорау туа: безнең бик күп татар водевильләре бармы? Шулай итеп, музыка белән бара торган милли драма һәм комедия театры турында сүз барамы, әллә мюзикл һәм водевильләр театры күздә тотыламы? Без нинди музыкаль театр турында сөйләячәкбез? Һәм тагын практик сорау: бу театрның сезоны нинди репертуардан җыела? 

Аннары музыкаль театр бөтен дөньяда мюзикл белән бәйле була башлаган. Оперетта, водевиль… Безнең бик күп татар водевильләре бармы? Бу театрның сезоны нинди репертуардан җыела? Әйдәгез, күзаллап карыйк. Бинага «Музыкаль театр» дип язып куелды, ди. Шуннан? Афишада нәрсә булачак? «Зәңгәр шәл». Тагын?

«Башмагым?»

Әйе, «Башмагым». Тагын?

Эльмир Низамов яңаны яза.

Аның музыкасы драма театрында яңгырап тора, Опера театрында мюзиклы бара. Тагын берне язды, ди. Өч булды. Тагын? Ярар, «Наемщик”ны искә төшердек. Кыскасы, репертуарның нәрсәдән торачагы минем өчен зур сорау. Шуңа күрә драма театрының алга таба да музыка белән баруы дөрестер. Булган әсәрләрне шул ук Камал театры да, Тинчурин театры да бик матур итеп куя ала бит. Аларның бит хәзер зур оркестрлары да бар. Бары тик артистларының вокал ягын камилләштерсеннәр. Яки труппага драма артистларын гына түгел, музыкаль артистларны да алсыннар. Бу юл минем өчен практик яктан дөресрәк булып тоела.

Кыскасы, Камал театрының Татарстан урамындагы бинасын Музыкаль театр итеп ачу тәкъдимен максатка ярашлы дип тапмыйсыз?

Бинага килгәндә, күп вариантлар бардыр һәм һәркем үз чишелешен күздә тотадыр. Ә инде шәхсән минем карашымча, бу бик символик урын. Мин аны Камал театры карамагында калырга тиеш дип саныйм. Бу ул Камал театрының икенче сәхнәсе була дигән сүз түгел. Театрның төп сәхнәсе яңа бинада булсын, ә биредә ниндидер яңа формат күрәсем килә. Әйтик, Камал театры карамагындагы кунак сәхнәсе була ала. Ә бит ул сәхнәне «Сәйяр» сәхнәсе дип атарга мөмкин — татар театры бит «Сәйяр» труппасыннан башланган.

Искиткеч! Бирегә консерваториянең Музыкаль театр студиясе белән сез дә килә алыр идегез, башкалар да…

Әйе! Без сезон дәвамында үзебезнең Яшьләр музыкаль театрының өч-дүрт татар спектаклен күрсәтә алабыз. Безнең «Башмагым», «Хуҗа Насретдин», «Түләк» музыкаль спектакльләре бар. Бирегә Буа, Минзәлә, Чаллы, Әлмәт һәм башка театрлар килә ала. Камал театры, иң өлкән театр буларак, барысын да кабул итә. Монда Камал театры оркестры концертлары белән үзе дә чыгыш ясый ала. Ул мосафир театрлар өчен Камал театры карамагындагы «Сәйяр» сәхнәсе булса, минемчә, кызыклы булыр иде.

Безнең Камал театрында бик иҗади команда тупланган. Театрда Фәрит Бикчәнтәев кебек фигурабыз булуы үзе генә дә ни тора! Андый дәрәҗәдәге шәхесләр һәр милли театрда да юк. Театр директоры Илфир Якупов та бик креатив җитәкче. Өлкән театр буларак, алар шундый мәйданчык ясый алырлар иде.

Бәлки, мин беренче булып музыкаль театр кирәклеге турында сөйли башлаячак кеше кебек күренгәнмендер. Ләкин башка чишелеш күрәм.

Димәк, татар халкының Музыкаль театр төзү хыялы заманга ярашлы түгел.

Әгәр хыял бинага гына терәлеп калган икән, димәк, ул хыял түгел. Татар театры беркайчан да бинадан башланмаган. Труппа җыелган да, сәяхәткә чыгып киткән. Эчтәлек булса, иртәме-соңмы бина табыла. Татар халкының музыкаль театры бар, ул төрле театрларда, төрле биналарда, бөтен республика буенча яши — шулай дип аңларга кирәк. Бу музыкаль театр «Сәйяр» труппасыннан ук башланган. Сәйдәш яңа типтагы музыкаль театр төзегән.

Җыеп кына әйткәндә, хәзер музыкаль театрга караганда, татар драма театры көчлерәк дип саныйм. Безгә мюзикллар һәм оперетталар театры кирәкми. Чөнки алар бездә юк. Безнең драма театрына музыкаль осталыгын гына ныгытырга кирәк. Камал театры бу сәхнәсен бирергә тиеш түгел. Алар җанлы музыка белән үз спектакльләрен куйсын.

Сез Яшьләр музыкаль театры дип әйттегез?

Әйе, без үзебезнең Опера студиясен Яшьләр музыкаль театрына әверелдерергә җыенабыз.

Ә нәрсә үзгәрә?

Репертуар формалаштыру принцибы һәм спектакльләрне прокатка алу графигы үзгәрә. Безгә хәзер чакырулар күп килә башлады. Мәсәлән, сентябрь аенда Мәскәүгә җыенабыз — безнең «Татарика» оркестры белән бергә Галина Вишневская үзәгендә Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкбез. «А зори здесь тихие» операсы белән Ульяновскига җыенабыз. Безне Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы беләк күп гастрольләргә чакыралар. Яшьләр спектакльләрендә аерым бер энергетика бар. Килеп карагыз!

Сез музыкаль театр өчен репертуар аз, дидегез. Ләкин Яшьләр театры өчен ул репертуар сезгә дә кирәк булачак бит. Бәлки, безнең композиторларыбызның куелмаган әсәрләре бардыр.

Сез каядыр әзер ноталар ята һәм без аны алып куя башлыйбыз дип уйлыйсызмы? Юк шул! Алар таркалган, ертылган, теләсә кайда аунап өлешчә югалган ноталар. Аларны бергә җыярга гына түгел, югалган фрагментларын торгызырга да кирәк. Анда бит әле партитура да кечкенә, иске оркестр өчен язылган. Әйтик, Ильяс Камал «Хуҗа Насретдин”ның ноталарын торгызу буенча гигант эш башкарды. Ул яңа партитуралар язды, югалган өлешен иҗат итте, оркестровканы өлешчә яңадан эшләде.

Мансур Мозаффаровның тууына 120 ел. Аның ике операсы бар — «Галиябану» һәм «Зөлхәбирә». Аларны кую өчен ноталарның хәлен карарга кирәк. Карадык. Күбесен яңадан эшләргә кирәклеге ачыкланды. Ул кульязма хәлендә сакланган, ләкин югалган фрагментларын торгызасы бар. Бәлки, «Зөлхәбирә» язылып та бетерелмәгәндер. Кыскасы, музыкаль редакторлар кирәк. Әле бит андый эшкә теләсә кем алынмый да. Бу бит яңа музыка язу түгел, реставрация. Андый кешеләрне табуы кыен. Ярый, бер Ильясыбыз бар. Ул «Мирас» татар музыка фестивале өчен Солтан Габәшине дә оркестровкалады. Милли музыка өлкәсендә безнең шундый проблема да бар.

Бөтенләй архивы югалган композиторларыбыз да бармы?

Бар. Белешмәлектә аларның әсәрләре бар кебек күренә. Ә ноталар үзләре юк.

Варислары тапшырмаганмыни?

Төрле очрак бар. Безнең Яхин дәрәҗәсендәге композиторның да бердәм архивы юк. Рафаэль Беляловның архивы кайда? Рәшит Гобәйдуллин кебек Казаннан китүчеләре дә булган. Мондый очраклар күп. Кайсыдыр композиторның өлешчә архивы Композиторлар берлегендә, нәрсәдер консерваториядә яки камал театрында саклана. Мәсәлән, Габәши ИЯЛИда саклана. Кыскасы, бездә ноталар белән зур проблема. Бердәм архив юк. Бердәм Үзәк юк. Безгә Музыкаль театрдан бигрәк, Музыкаль үзәк, Татар музыкасы архивы кирәк. Монда эш бик күп. Әмма бу эшне бергә генә башкарып була. Фән, музыкаль иҗат, мәгариф һәм цифрлы технологияләрне берләштерергә кирәк.

Казан консерваториясе моңа алынырга әзерме?

Әлбәттә, без бит саклаучылар.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вадим Робертович!