Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театры урын алыштыра: җәмәгатьчелек фикере

«Интертат» Камал театрына яңа урында яңа бина салыну турында хәбәр чыгу уңаеннан җәмәгатьчелекнең фикерен белеште.

news_top_970_100
Камал театры урын алыштыра: җәмәгатьчелек фикере
Владимир Васильев

Камал театрына яңа бина салу өчен урын сайлануы турында хәбәр эссе җәйдән әлсерәгән халыкны кузгатып җибәрде. Ул арада театр директоры Илфир Якуповның бинаның уңайсызлыгы һәм аның типовой проект булуы турындагы зарлары басылды. Ярар, республика җитәкчелеге театрның зарына колак салып, аларга яхшырак булуын теләп, яңа урын тәкъдим итсен дә ди. Әмма татарның символы булган бинаны Татарстан урамыннан күчү-күчмәвенә ризалык бирү-бирмәү театр вәкаләтләре дә түгел кебек. Бу җәмәгатьчелек белән хәл ителергә тиеш түгелме?

Гүзәл Сәгыйтова: «Театрның хәзерге бинасында музыкаль театр яисә Кариев театрын күрергә теләр идем»

Кайчандыр җәмәгатьчелек булып, бүген җитәкчелек ягына чыккан Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага шалтыраттым.

Гүзәл Сәгыйтова: «Уфада вакытта ук Камал театры дип табынган, Казанга килгәч, иң авыр вакытларда да күңелне юаткан, „Пәрдә артында“ сәхифәсендә театр дөньясының эчке дөньясын күрсәтү максатында бу бинаның бөтен подвалларында, цехларында йөргән, аннан „Мәдәният дөньясында“ геройларны эш урыннарында, Кабан күле ярларында төшергән кеше өчен бу хәбәрне ишетү моңсу, әлбәттә. 5 ел дәвамында „Калеб“ кичәләрен дә нәкъ бу бинада уздырганын искә алсак…

Ләкин мин театр җитәкчелеген аңлыйм. „Ашаган белми, тураган белә“ дип юкка әйтмиләр. Аларга ышанам. Алдынгы фикерле кешеләр буларак, алар үз күзаллауларына, театр һәм заман таләпләренә туры килерлек бина булдыру идеясен хуплаулары табигый. Камал театры элек Тинчурин бинасында урнашкан, 35 ел элек бу адымны ясаганнар бит әле. Ул вакытта да бу яңалыкны кабул итмәүчеләр булгандыр. Исем кешене бизәгән кебек, урынны да кеше бизи. Камал театры асыл кешеләр белән тулы. Әлбәттә, без алар артыннан иярәчәкбез. Иң мөһиме: спектакльләр сыйфаты. Иманым камил, киләчәктә ул безнең иң яраткан урыныбызга әйләнәчәк әле. Ә хәзерге бинада мин музыкаль театр яисә Кариев театрын күрергә теләр идем. Ул, һичшиксез, киләчәктә дә татар үзәге булып калырга тиеш!»

Ркаил Зәйдулла: «Архитектура һәйкәле буларак шәп бина төзелә икән, мин аңа каршы түгел»

Җитәкчелек ягына чыкса да, җәмәгатьчелек булудан туктамаган Ркаил Зәйдуллага шалтыратабыз, димәк. Дөресен әйткәндә, милли-мәдәни темаларга фикер әйтә торган ике депутатыбыз бар инде. Рамил Төхфәтуллин һәм Ркаил Зәйдулла. Рамил Төхфәтуллин чирләү сәбәпле реабилитациядә икән — исән-сау дәваланып кайтсын.

ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Совет депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Мин бу теманың нечкәлекләрен белмим. Кабан күленең теге ягына күчә дип ишеттем, монда Музыкаль драма театры була дип тә ишеттем. Музыкаль драма театры булуы да яхшы инде ул, бер чорда Камал театры үзе дә шул рольне башкарган. Тинчурин белән Сәйдәш хезмәттәшлеген искә төшерсәк, ул спектакльләрне бит музыка тоткан. Музыка театры безнең халыкка якын булган, әмма ул бит теге гасырда булган. Хәзерге татар белән ул татар арасында зур аерма. Музыка театры дип әйтәләр дә, ул Милли музыка театры буламы соң әле? Әллә Туманов театрын күчереп куялармы? Ул чагында Камал театрының калуы хәерле.

Кыскасы, бу темага минем катгый карарым юк. Күчәргә дигән фикерне дә күңелем кабул итеп бетерми, бу урын минем өчен кадерле. Күчмәскә дисәң дә… кемдер әйтте инде: «Без аны элеватор дип атый идек, нигә зар җылыйсыз?» дип. Архитектурасы да инде… Әмма татар театры үзәктә булырга тиеш. Икенче яктан карасак, Кабанның ул ягы да үзәк.

Мин әле Камал театрының Тинчурин театры бинасында эшләгән вакытын да хәтерлим. Озак кына күнегә алмыйча йөрдек. «Кеше ул тәмугка да күнегә», дигән мәкаль бар бит. Әмма театрның Кабанның бу ягындагы урыны сакраль бер урын кебек тоела.

Камал театры бу якка сыймый икән, бәлки, теге якка гаражларын, мастерскойларын күчерергәдер? Бу якта сәхнә кала, ә янкормалары күлнең теге ягында булып чыга. Инде аны берничек тә сипләп булмый икән, архитектура һәйкәле буларак бик шәп бина төзелә икән, мин яңа бина төзелүгә каршы да түгел — төп фикерем шул!

Татарны үзәктән куалар дип тә әйтүчеләр бар. Махсус андый тенденция бара дип уйламыйм. Ләкин мисаллары бар, нишлисең. Милли китапханә, «Нугай» кунакханәсе мисаллары бар. Хафаландыра. Аннары болар бит әле сүзләр генә. Карар чыгып, гамәлгә кермәгән».

Разил Вәлиев: «Театрның үзәктән китүе күңелемә хуш килми»

Озак еллар ТР Дәүләт Советы депутаты булган Разил Вәлиевнең да фикерен сорашасы иттем. Туфан ага Миңнуллиннар белән иңгә-иң куеп эшләгән шәхес.

Халык шагыйре Разил Вәлиев: «Беркөнне театрны бик ярата торган кеше белән сөйләшеп утырдым: «Элек театр кайда дигәч, шәһәрнең үзәгендә, Иске татар бистәсенә чыга торган иң матур урында дип әйтә идем, ди. Хәзер мин аны зоопарк янында дип әйтергә тиеш буламмы», ди. Шаярып әйтү булса да…

Камал театры бинасы мәсьәләсендә аның директоры фикерен укыдык бит инде, бәлки, аларга шулай кирәктер. Чөнки бу бинаның мөмкинлекләре бик зур түгел, тар да, кысан да. Ни өчен монда киңәйтеп булмый икән? Субайлар сугып, Кабан күле өстендә зурайтып булмадымы икән? Мәйданны бераз тарайтып, ул якка үстереп булмадымы икән? Нишләп ныгытып шул вариантларны уйламадылар икән? Төрлесен уйлый торганнардыр инде, серләрен ачып салмыйлар бит.

Такташ урамы да үзебезнең урам, әмма ләкин театрның үзәктән китүе минем күңелемә хуш килми. Баш театрыбыз үзәктә булырга тиеш! Мин театрның урыны шушындадыр дип саныйм: Казанның кыл үзәгендә, Иске татар бистәсе башланып киткән урында, Татарстан урамы башында.

Бинасы матур түгел диләр, матурайтсыннар! Бизәкләр өстәсеннәр!»

Илгиз Зәйниев: «Театрның бичурасын алып чыгарга онытмаска кирәк»

Камал театрында иң халыкчан спектакльләр чыгарган Илгиз Зәйниевның фикере белән дә кызыксындым.

Драматург, режиссер, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни: «Камал театрының әлеге бинасын бик яратам, 15 ел гомерем шунда узды, күңел моңсулана, әлбәттә. Әмма акыл башкача әйтә: Театр заман белән атласын өчен бүгенге, хәтта иртәгесе көнгә туры килердәй техник мөмкинлекләр кирәк. Шуңа республика җитәкчелеге йөзек кашыбыз Камал театрына яңа бина төзү мөмкинлеген тапкан икән, бу бик куандыра.

Иң мөһиме: яңа бинада Камал театры рухы калсын иде. Бичурасын алып чыгарга онытмаска кирәк. Һәм әлбәттә инде хәзерге бинаның киләчәген бик зирәк хәл итсеннәр иде.

Инде дистә еллар музыкаль театр турында сүзләр йөри. Миңа калса, бу бик уңай очрак һәм әлеге эш хәзер эшләнмәсә, башка андый мөмкинлек булачагына ышанмыйм».

Раил Садриев: «Татар театрының мәйданчыклары күп булуы кулай гына»

Татарстанда дәүләт театры ача алган, ничәмә еллар Буада яңа театр бинасы турында хыялланган Раил Садриев белән элемтәгә керәм.

Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев: «Камал театрының анда барып урнашуы яхшы, Кабан күле тирәсендә инфраструктура пәйда була. Каршы чыгучылар да булды, янәсе янәшәдә зоопарк. Булсын! Ә мин моны хуп күрәм, чөнки бинаны яңа ачылачак Музыкаль театрга бирелә дип тә әйтәләр.

Әмма мин аны җиңел генә Камал театры балансыннан алып бәрү дөрес булмас дип уйлыйм. Ул бит инде кырык еллап Камал театры рухы белән сугарылган. Биредә нинди генә бөек шәхесләр нинди генә бөек спектакльләр уйнамаган да, нинди генә акыллы фикерләр әйтелмәгән, кемнәрнең генә тәннәре шуннан бакыйлыкка күчмәгән! Бу «намоленный урын», ә Камал театры рухы белән сугарылган әйбернең Камал театры баласы булып калуы яхшы. Театрның мәйданчыклары күп булуы кулай гына. Ул бит татар театрының өстәмә сәхнәләре дигән сүз.

Мәсәлән, мин Соцгород Жилка арасында Камал театрының филиалын ачар идем. Филиалның берсен Горкида яки Азино тирәсендә ясар идем. Мәскәүдә, әйтик, Вахтангов театры алты бинадан тора: үзе Арбатта урнашкан — Мәскәүнең йөрәгендә һәм аның тагын биш филиалы бар. Камал театрының труппасы зур, репертуарда спектакльләре күп. Режиссерлар өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килер иде».

Мансур Гыйләҗев: «Бу бинаны калдырсалар, Марсель Сәлимҗановның рухы рәнҗеп ятачак»

Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов соңгы спектаклен Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куйды. Әйдәгез, аннан сорашып карыйк.

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Театр шәһәр үзәгендә, изге урында урнашкан. Аны каядыр читкә алып бару минемчә зур ялгыш булачак. Ул шулкадәр матур урында, халык анда йөрергә өйрәнгән, транспорт белән килү өчен дә җайлы. Ул бит шәһәрнең бизәге. Аның бит адресы да нинди: Татарстан урамы, 1 нче йорт. Бу бит гаҗәеп күренеш! Бу бит изге урын! Иман нуры! Спектакльдән чыктың да, кереп чәй эчәргә Мәрҗани урамында матур рестораннар бар. Ә Такташ урамында ни булсын анда?! Ул бит бомжацкий район!

Театрны күчерсәң, халык бизергә мөмкин, минем Такташ урамына барасым килми. Ул урын матур түгел, шыксыз.

Безнең милли тормышта театр бик зур роль уйный. Камал театры Казанның иң матур, иң җайлы урынында урнашырга тиеш. Мин бик нык борчылдым. Аның күченүе бик зур ялгышлык булачак. Бинаны реконструкцияләү өчен чит илдән, Мәскәүдә белгечләр чакырып киңәшергә була. Хәзер бит техник яктан әллә нинди мөмкинлекләр бар, төрле юлларын эзләргә кирәк. Мин бу бинаның сүтеләсенә дә риза, ул тузгандыр. Әнә, «Ривьера»ның да зур биналарын сүтәләр ди, хәзер нәрсәсе бар аның — сүтәләр дә яңадан төзиләр.

Бу бина Марсель Сәлимҗанов исеме белән нык бәйләнгән. Ул бу бинага беренче мәртәбә кергәч бала кебек сөенеп йөгереп йөрүе турында сөйләгәннәр иде. Аның рухы монда. Монда ул бик яратып эшләде, көчле спектакльләр чыгарды. Бу бинаны калдырсалар, аның рухы рәнҗеп ятачак».

Айвар Саттаров: «Театрны шушы урында калдырып та, реконструкция ясап була!»

Ә архитектор кеше бу темага ни әйтер? Күренекле татар галиме Гомәр Саттаровның улы, яшь режиссер Регина Саттарованың әтисе архитектор Айвар Саттаровның фикерен сорыйм.

Архитектор Айвар Саттаров: «Камал театры үз урынында тора — Кабан күле буенда, татар бистәсендә. Аны күчеререргә ярамый. Хәзерге заман таләпләрен үтәр өчен, әлбәттә, реконструкция кирәк

Театрны шушы урында калдырып та, реконструкция ясап була! Бөтенесен бер урынга сыйдырып булмый икән, репетиция залларын, рәссам мастерскойлары һәм башкаларны икенче яна бинада урныштырырга мөмкин. Ә төп тамаша залы үз урынында калырга тиеш!

Ул бинаның конструкцияләре бик тә таза, ә менә анын тышкы һәм эчке эстетикасын бөтенләй алмаштырырга була».

Миләүшә Хабетдинова: «Гримеркалар да җитәр, тамашачы гына булмас»

Үз фикерен кыю әйтә алган һәм милли мәдәниятнең иҗтимагый яклаучысына әверелгән Миләүшә Хабетдиновага шалтыратам.

Әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хабетдинова: «Мин әле бернинди проектлар да күрмәдем. Дәүләтнең җәмәгатьчелеккә бу проектның документларын күрсәтүен көтәм. Шуңа ниндидер фикер әйтергә дә ашыкмаган идем.

Шәһәр үзәгеннән татарга кагылышлы бөтен мәдәният учакларын куып бетерәләр. Такташ урамы җәмәгать транспорты ягыннан халыкка килеп йөрергә уңайсыз урын. Театрның яңа урыны «Планета фитнес» артында буламы — кайдарак икән ул? Насос станцияләре тирәсеме? Анда мәдәни учак ясарга тырышу утопия. Вахитов мәйданы ягына эш белән килеп чыксаң да таксисыз кайтып та булмый бит.

Кариев театрының һәм «Әкият» курчак театрының да транспорт тукталышына бәйләнмәгән булуы мең бәла.

Заманында театрның урынын сайлаганда «Сәйяр» труппасы булган «Шәрыкъ» клубы каршында бер комплекс итеп уйланылган. Хәзер театрга гримеркалар җитми диләр, гримеркалар да җитәр, тамашачы гына булмас. Артист уңайлы гримеркасында тамашачысыз гына көзгесенә карап утырсын инде алайса!

Театр бит ул бина гына түгел, урын энергетикасы да. Урын җитми диләр, парковка урыны бар, фонтан зонасы бар. Бинаны яңарту архитектордан гына тора.

Башта музыкаль театр дип Тинчурин театрының башын ашадылар, хәзер инде Камал театрының башын ашыйлармы — мин моны шулай бәялим.

Бу адымны ясаганда безнең татар интеллигенциясеннән сорыйлармы? Кем бездән фикер сорады? Безгә мәдәният учаклары төзибез дип сөргенгә озаталырмы? Без инде бу этапны күптән үттек».

Илшат Сәетов: «Шунысы мөһим — бина татар мәдәниятенеке булып калырга тиеш»

Иҗатчы яшьләр фикерен ишетү өчен Илшат Сәетов белән элемтәгә кердем. Мәскәүдә яшәсә дә иҗаты татар дөньясы гына түгел, Татарстан белән бәйле.

Галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәетов: «Минем Камал театры бинасы белән бәйле катгый фикерем юк. Театр җитәкчелегенең урын җитми, планировкасы искергән дигән фикерләрен дә укыгач, мин аларның үзләренә туры килә торган бина булса һәм ул кеше барып җитә торган урын булса, начар түгелдер дим.

Бина төзү өчен билгеләнгән урынны мин бик аңлап бетермим. Ничек барып булганын да белмим.

Ә бу бинага килгәндә, бәлки, аны эксперименталь театрга да биреп булыр иде — үзем шундый театрны яратканга әйтүем. Аларга бирсәк, игътибар аларга юнәлер иде. Ләкин 700 урынлык залны көн саен яки көнаралаш эксперименталь спектакль белән тутырып булмаслыгын да аңлыйм. Шуңа халыкчан проектка бирү дөресрәк булыр. Тинчуринны шунда күчерсәләрме анда… Шунысы мөһим — бина татар мәдәниятенеке булып калырга тиеш. Бәлки, бинаны реновацияләп Камал театрының үзен дә калдырып булыр иде».

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Театр өчен үзәктә ике урынны күз алдыма китерәм»

Инде артистлардан да сорашып карыйк. Театрны җигелеп тарта торган урта буыннан. Фәнис Җиһанша Арчада ял итә икән. Трубканы алды, тавышы көр чыкса да, нигәдер мине ишетмәде, күрәсең, Арчада телефон элемтәсе начардыр. Аннары телефон өзелде һәм башка шалтыратулар артистның «занято» икәнен әйтте. Станиславский бу очракта «Не верю» дип әйтер иде. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Искәндәр Хәйруллин үз фикерен әйттеләр.

Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «8 миллион татарның чын йөзен бөтен дөньяга танытып бирә ала торган ике коллектив бар — берсе ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, икенчесе — Камал исемендәге театр.

Ә бинасына килгәндә, гомер буе Горький урамында урнашкан әүвәлге бинабызны сагынып яшәдем. Тинчурин театры бинасы кызыктырды: «Эх, бу театрда без булсак иде», дип уйлый идем. Совет чорында салынган бу бинада типовой ДК рухы иде.

Бүгенге көн таләпләренә туры килгән бина салынса, мин аңа биш куллап риза. Ләкин урыны белән риза түгел. Мин ике урынны күз алдында тотам. Берсе — Мулланур Вахитов һәйкәле урыны, һәйкәлне Вахитов мәйданына күчерергә мөмкин. Икенчесе — Меңьеллык паркы. «Татэнерго» артындагы аннан-моннан эшләнелгән ул паркка бер кеше йөрми.

Ә беләсеңме, бәлки, Камал театрына тәкъдим ителгән ул урынга Опера театры салыргадыр? Чөнки Шаляпин һәм Нуриев фестивальләренә тамашачы билет табалмый интегә. Салсыннар аларга зур зал. Безгә Опера һәм балет театрының 1000 урынлык залы әйбәт кенә булыр иде. Җитәкчеләребезне канәгатьләндерсә, әлбәттә».

Искәндәр Хәйруллин: «Исән-сау булыйк, Аллага тапшырдык!»

Камал театры артисты, Тукай премиясе лауреаты Искәндәр Хәйруллин: «Бинаны беренче чиратта кешеләр тулыландыра. Яңа бина кирәк дип саныйлар икән — мин риза. Бу бина безгә дә кадерле бина, ләкин техник яктан да, бүлмәләр кысанлыгы һәм азлыгы ягыннан да проблемалар бар. Шуңа яңа бина барысын да уйланып эшләнсә, бик яхшы. Иң мөһиме — аны тулыландырырдай труппа булсын. Көчле сәнгать әһелләребез булсын — анысы иң мөһиме. Алга таба да көчле труппа булсын!

Бу бина турында мәрхүм Марсель абый Сәлимҗановның да сүзе бар иде. Башка бер театр бинасы ачылгач, аның җитәкчеләренә: «Әйдәгез, карамыйча гына алышабыз», дигән. Бу бина никадәр генә Камал театры белән бер булып саналса да, ул барыбер театраль бина түгел, концертлар, съездлар бинасы. Аны, әлбәттә, Камал театры йөрәге белән, кан йөреше белән җанландырды, тулыландырды. Яңасы театр бинасы булып төзелсен иде инде.

И кайчан була әле ул! Нинди дөньяда яшибез! Исән-сау булыйк, Аллага тапшырдык!»

Иртәгә Камал театрының яңа бинасының архитектура концепциясен (эскиз проектын) әзерләү өчен халыкара ачык конкурсы игълан итүгә багышланган матбугат конференциясе көтелә. Катнашалар — ТР Президенты киңәшчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100