Бәллүр төн - 5 өлеш (Ләбиб Лерон) | intertat.tatar

Бәллүр төн - 5 өлеш (Ләбиб Лерон)

Бәян-пародия.

Ахыры.

1 өлеш.

2 өлеш.

3 өлеш.

4 өлеш.

— Бу турыда мин дә кайсыдыр бер әсәрдә укыдым бугай. Фенимор Купердамы соң?

— Мин, кем әйтмешли, темадан бераз читкәрәк киттем. Ягъни, тарихи чигенеш ясадым… Дальше киттек. Иван Грозный Казанны яулап алган чакка тукталыйк. Бу чор турында хәзер гәзитләрдә, журналларда күп язалар. Радиодан да, телевизордан да сөйлиләр. Былтыр синең белән «Хәтер көне»нә дә бардык бит. Менә шул Иван Грозный җиңгәч, байтак татар ирләренең исән калуы, һәм ул ирләрнең дошманның табан астын ялаучы, куркак, хыянәтче түрәләр булуы турында, аларның христиан диненә күчеп, урыс исеме алуы турында син дә беләсең, мин дә. Халкын саткан, башка дингә күчкән бәндәгә чучка ите ашау берни тормый. Лишь бы ул исән генә булсын да, корсак кына тулып торсын. Пока бернинди дә нәтиҗә ясамыйча, сикерәбез егерменче га¬сыр башына –унҗиденче елга. Инде бу чорда гади татарлар да итне бик талымлап тормый, бигрәк тә пролетар татарлар, урыс быратларга ошарга тырышып, чучка итен сыптыра башлыйлар. Приютларга, детдомнарга эләккән татар балаларының ни ашаулары турында әйтеп тә торасы юк…

Шулай итеп, инде хәзер бер бәләкәй генә нәтиҗә ясарга да мөмкин: Октябрь революциясе татарның ачык авызына чучка көтүе агылып керә башлаган чор булса, аннан соңгы еллар — әлеге чучкалар татар корсагында аунап, мыркылдап яткан заман ул. Менә без синең белән бая гына колбаса ашадыкмы?

— Ашадык. Шуннан ни?

— Шуннан шул: без дә дуңгыз ашадык.

— Әһ-һә, ялгыштың. Ул «Говяжье» дигән колбаса иде…

— Стоп! Ә син беләсеңме соң менә шул «Говяжье» дигән кол¬басаның ниләрдән әзерләнгәнен?

— Сыер ите, крахмал… Аннан килеп — целлюлоза… Кәгазь инде…

— … һәм тагын дуңгыз ите!

— Дуңгыз ите дә кушалармыни?

— Кушмыйча!.. Тагы плюс күселәр, по собственному желанию…

— Абау!. Костырасың бит инде хәзер.

— Безнең будущий оныклар маңкорт булмас, дип бик үк гарантия бирә алмыйсың син. Дөрес, без күрәләтә чучка ите сосмыйбыз сосуын. Ләкин…

— Әйе, ләкин… Ләкин моның син әйткән тән һәм җан хәтеренә нинди бәйләнеше бар соң?

— Ит комбинатында хайваннарны ток суктырып, куркытып үтерәләр. Шулай үтерелгән дуңгыз белән сыерның ите, кушылып, колбасага әверелеп, безнең корсакка күчә. Корсактан –тәнгә… Ягъни хайваннарның тән хәтерләре безнең тән хәтере белән кавыша, гибридләшә. Без шундый интернациональ итләрне, колбасаларны, күбрәк ашаган саен, безнең тән хәтере җан хәтерен хәлсезләндерә башлый. Нәтиҗәдә, ул җиңә һәм син чистый маңкортка әвере¬ләсең…

— Уф-ф… Шундый катлаулы итеп сөйлисең… Минем баш кына аңлый торган түгел…

— Дурацкая логика в квадрате дип атала бу.

— Исерек баштан туган, очы-кырые күренми торган логика, диген…

— Хәзер килик әлеге хайваннарның нәрсә ашауларына…

— Сыер — печән ашый инде, дуңгыз — понятия не имею… 

— Печән, дигәннән… һәр авылның зираты бар. Игътибар иткәнең бармы икән, зиратларда үләннәр, чәчәкләр болындагыларга, аландагыларга караганда куерак, калынрак булып үсә. Гадәттә, аларны, печән вакыты җиткәч, зират караучылар чабып ала. Чапканын әрәм итеп калдырмый бит инде ул зират караучы, әлбиттә, печәнне киптереп, өенә алып кайта, аннары сыерына, сарыгына, аты булса — атына ашата. Монда сугыш вакытында үлгән кешеләрнең мәетләре кайда туры килсә, шунда күмелгән дә һәм ул җирләрдә дә зираттагы шикелле үлән-чәчәкләр үсүен дә искә төшереп алырга кирәк. Аларның да хайваннар авызына ризык булуы ихтималы юк түгел. Бәс, шулай итеп, синең бая әйткән соравыңа җавап: кабердәге гәүдәләр череп таркалгач, тән хәтере менә шул үсемлекләргә күчә, бер өлеше туфракка сеңә, туфрактагы бөҗәкләр ярдәмендә башка җирләргә күчә, парга әйләнә. «Чәчәкләр, гөлләр, агачлар үзләренә кагылганны алдан ук сизәләр, сискәнәләр, куркалар икән» дип укыганың-ишеткәнең бардыр. Дөрес ул. Әгәр син прапрабабаң турында информация алырга уйлыйсың икән, дөрес, аның каберен төгәл белү кирәк, бу күпмедер дәрәҗәдә мөмкин эш. Каберенә барып, бер уч туфрак аласың да, өеңә алып кайтып, гөл төбенә саласың. Менә шуннан соң гөл прапрабабаң белән синең арадагы арадашчы-информатор ролен үти башлый. Җан хәтерең белән элемтәгә керә. Әлбиттә, син аны үзең сизмисең. Әлеге гөл сиңа бәла-казаларны булдырмауда да ярдәм итәргә мөмкин. Синең җан хәтереңә алдан ук кисәтеп куя чөнки.

— Күрәм, син ачылып киттең… Телең телгә йокмый башлады.

— Кыскасы, общий нәтиҗә ясасак, шундый бер фикергә: без ашаган һәр ризыкта, һәр суда хәтер бар. Төрле тән хәтерләре. Синең начармы-әйбәтме яки батырмы-куркакмы булуың яисә маңкортмы-вундеркиндмы булуың әнә шул хәтерләргә бәйле. Кешеләрнең үзара сугышуы, туганнарның бер-берсен үтерүе, ата улны, ул атаны бар дип тә белмәве — болар барсы да табигатьтәге төрле хәтерләрнең, винегрет булып, безнең организмга сеңүләренең нәтиҗәсе ул. Минем уйлавымча, кешелек бүген үзенең бугы белән уйнап утырган сабый хәлендә генә әле. Без — кемдер үткәргән уңышсыз эксперимент корбаннары. Кем әйтмешли, Җир шары бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин.

— И-и-и, бигрәк мрачный итеп бетердең. Яшисе килми башлады хәтта.

— Яшибез әле. Экспериментны вакытыннан элек кенә туктатма¬сыннар… Каяле, тамак кипте, сухойны юешлик әле…

Үземә кырлы стаканга салырга туры килә инде.

— Ватмыйлар аны.

— Терсәк гаепле, мин түгел… Әйдә, безнең тән хәтере дә, җан хәтере дә менә шушы сухой кебек чиста, саф булсын өчен эчәбез!

— Кызыл булсын, әчкелтем булсын, дисең мени?

— Ә-ә, дөрес әйтәсең, анысы бар икән шул… Просто чиста булсын өчен эчәбез алайса. Күтәрдек!

— Әкият сөйләп, колбасадан гайрәт чиктердең. Хәзер аңа караган саен косасы килә.

— Каплап куябыз аны… Менә болай итеп… Әнә, кәнфит кап. Сухой тотканнан соң кәнфит шәп инде ул!

— Баллы бит ул.

— Ә син әче дип уйла. Ә-әһ… Тартып җибәрсәң шәп булыр иде хәзер.

— Өйне сасытма, зинһар.

— Теләсәм дә, тарталмыйм. Тәмәке юк чөнки.

— Бүген йоклатмадың син мине. Иртәгә эштә мәлҗерәп утырырмын микән инде…

— Нинди иртәгә? Бүген, диген! Сәгать дүрт бит инде!

— Бу шимбәдә… ә-ә-ә… иртәгә икән инде… авылга кайтып, Айгөлне алып киләбез. Әнигә күчтәнәчләр аласы булыр…

— Алырсың… Ләкин, к сожалению, мин кайта алмыйм.

— Ничек? Үзеңнең кызың янына кайта алмыйсыңмы?

— Эш бар чөнки.

— Бетмәс монда синең эш. Кайтабыз!

— Син кайтырсың…

–Ю-ю-у-ук инде. Бергә кайта¬быз! Мунча да кереп киләбез.

— Әйтеп торам бит, срочный эш бар, дим!

— Кайтабыз булгач, кайтабыз!

— Карале… тыңлале… Гәзиткә срочно мәкалә язып бирәсе бар. Дүшәмбегә әбизәтельне өлгертергә кирәк!

— Бүген яз! Менә хәзер үк яза башла!

— Бүген булмый. Мин эчкән чөнки.

— Берәр сәгать йокларсың да айнырсың…

— Йоклыйсы килми минем!

— Йоклыйсыңмы, йокламыйсыңмы, анда минем эшем юк. Әмма бүген язасың! Бүген язалмасаң, авылдан килгәч язарсың! Редакторыңа үзем шылтыратып әйтәм…

— Шылтыратма! Болай да синең шылтыратуыңнан туйган инде ул.

— Туйсын! Гел сине генә командировкага җибәреп ятмасын анда.

— Редакциядә бүтән яшь кеше юк чөнки.

— Тапсын! Үлгәнче пенсионер¬ар белән эшләргә кушылмагандыр бит аңа?!

— Пенсионерлар да кеше. Аларның да яшиселәре, тамак туйдырасылары бар…

— Ашыйсылары килсә, командировкага барсыннар!

— Кызык син! Авыру бит алар. Кайсында — геморрой, кайсында — язвы…

— Авырсалар, больницада ятсыннар! Больничный алсыннар!..

— Болай да кайберләре больницада ята инде. Ә бит гәзитне чыгарырга кирәк.

— Редакторың үзе чыгарсын! Өч тиенлек тә мәкалә язганы юк!

— Нигә язмасын! Басылып тора бит гәзиттө. Сан саен диярлек…

— Һе, син язып биргәнне белмиләр ди, морда. Оятсыз! Бер җөмлә дә яза белми үзе…

— Зато коллектив белән руководить итә белә.

— Төкерәм мин аның руководить итә белүенә… Коллектив, имеш… Сезнең сөрсегән коллектив белән хәтта дворник дядя Миша да руководить итә ала. Чыкылдап торган урыс булса да…

— Итәрсең, бар… Редакция диләр аны!

— Бетте. Бүтән артык сүз куертмыйбыз. Кайтабыз!

— Мин кайта алмыйм.

— Соңгы сүзең шулмы?

— Шул.

— Син… син… Айгөлне яратмыйсың син! Әни янына кайтмас өчен юри кыланасың!..

— Айгөлне яратам мин, гәрчә ул…

— Нәрсә — «гәрчә ул…»? Әйтеп бетер җөмләңне. Йә, нәрсә — «гәрчә ул…»? «Минеке түгел», — димәкче буласыңмы? Йә, әйт, әйт! Эчеңдә калмасын…

— Мин кайта алмыйм! Аңлыйсыңмы? Мин кайта алмыйм!

— Оятсыз син! Әрәмтамак!

— Сүзеңне үлчәп сөйлә, яме…

— Үлчәмим дә, нитмим дә! Син — әрәмтамак! Әни җибәргән ризыкларны ашап ятучы соры корт син! Квартирант!

— Беттеме?

— Бетми генә торсын! Йодрыгыңны төйнәмә, яме. Куркытырмын дип уйлыйсыңдыр… Шишь — сиңа! Синнән курка торган нәселдән тумаган мин!

— Нәселеңне ачыклыйсы бар әле.

— Ачыклармын мин сиңа, яме! Минем нәсел белән авыз чайкый башладыңмы инде хәзер?!

— Үзең башладың, мин түгел.

— Бик ачыклыйсы килсә, үзеңнең нәселеңне ачыкла! Хәерчеләр, сараннар нәселе!..

— Хәерче саран булалмый.

— Миңа фәлсәфә сатма, яме!

— Сатмыйм, әйтәм генә.

— Синең бит өйләнешкәннән бирле өйгә зарплата акчасы алып кайтканың юк. Айгөлгә берәр күлмәк алып биргәнең булдымы синең? Хет, кәнфит, ичмасам… Юк. Сөйләшеп торган буласың тагы! Алкаш несчастный!

— Ә син — алкаш хатыны.

— Сиңа кияүгә чыгып дурак булдым мин…

— Аңарчы да сизелә иде ул… Нәселегездә…

— Нинди шәп егетләрне кире бордым. Шул чакта ук синең ахмак икәнеңне белгән булсам…

— Әле соң түгел.

— Соң түгел шул! Соң түгел әле, аллага шөкер! Син имгәктән арынырга вакыт бар… Күпме әйтте әни, күпме ялынды: «Чыкма, кызым, аңа, чыкма… Тормыш алып бара торган кеше түгел бу!» — диде…

— Тыңларга иде анаңны. Мине дә, үзеңне дә бәхетле иткән булыр идең!..

— Тыңлыйсым калган шул. Тыңлыйсым калган… Синең тәмле телләнүеңә ышанасыларым калмаган. Әни булмаса, күптән ачтан үлгән идек инде без. Синең булдыксыз икәнеңне белгәнгә күрә, кайткан саен ризык төяп җибәрә әни. «Ач булмасыннар, кешечә яшәсеннәр!» — дип җибәрә…

— Җибәрмәсен иде.

— Минем кешечә киенәсем дә килә! Натураль тун кимәслекмени мин?! Әни мине сәләмә киенеп яшәсен дип үстерде мени? Кара аякларыңа! Шыпырт кына киенеп яткан буласың… Бу оекларны әни төн йокыларын калдырып бәйләде. «Кияү зур кешеләр арасында эшли. Тишек-тошык оек белән йөрмәсен», –дип җибәрде ул сиңа.

— Мә, алайса, рәхмәт әйтеп, кире бирерсең…

— Аягыңның сасысы сеңгәчме? Оятсыз! Әни боларны биргән чагында рәхмәт тә әйтә белмәдең бит син!

 — Зато егетең рәхмәт әйткәндер. Авылга кайткач, аңа да оек биргәндер бит анаң?

— Бирсәни.

— Тем более… Баҗай рәхмәте дә бик җиткән алайса анаңа.

— Күпме төн йокыларымны калдырып көттем мин сине… Ә син сөяркәләреңдә кунып яттың. Командировкага кайчан киткәнеңне, аннан кайчан кайтканыңны белмәде бу, дип уйлама… Сөйрәлчек тәре! Белдем, бөтенесен дә белеп тордым. Дәшмәдем генә…

— Артың юеш булгач…

— Бала хакына түздем… Алло! Алло! Әйе. Соңыннан… Не туда попали… Это — квартира…

— Сөйләш инде, сөйләш баҗай белән… Боргаланма. Үзең әйтмешли, кем шылтыратканын белеп торам бит. Бая да шул шылтыратты. Муму!..

— Син үзең — Муму! Кабахәт! Чыгып китеп кайда бармакчы буласың…  Сөяркәләреңәме? Бар, бар, аларга синең кебек имгәк кирәк ди! Артыңа тибеп чыгарырлар…

— Анда синең эшең булмасын!

— Барыбер миңа кайтып егылачаксың!

— Ни-ког-да!

— Син беләт белән торганчы, суыткыч белән торам мин! Нервың да бетми, очсызга да төшә…

— Яшә, яшә, хет тузан суырткыч белән яшә! Чукынып кит!

— Мин урыс түгел. Чукынып тормыйм. Болай гына китәм…

-–Кит, кит! Берәр җирдә кат шунда! Кадал, чәнчел!

— Каргама, каргышың үзеңә төшмәгәе!

— Бар, олак, күземнән югал!

— Ват, ват, минем савытлар түгел.

— Ватсын! Синнән сорап ватмыйм.

— Әнә, бәллүр стаканыңны тондыр… Чао!

— Иблис син! Таракан син!.. Бөҗәк син!.. Син… Син… мин… мин… Эңһе-һе-һе-һе… мин… Эңһе-һе-һе… мин… яратам сине… кабәхәт!..

1993ел, декабрь.