Бәллүр төн - 4 өлеш (Ләбиб Лерон) | intertat.tatar

Бәллүр төн - 4 өлеш (Ләбиб Лерон)

Бәян-пародия.

Дәвамы.

1 өлеш.

2 өлеш.

3 өлеш.

— Юк, имиләреңә дә. Имиләр — минем слабость.

— Болар бервакыт берсе дә булмаячак бит инде, әйеме?!

— Ничек — «булмаячак»?

— Ну… мин үлгәч… тьфү-тьфү!.. болар юкка чыгачаклар…

— Юктан бар булмый, бардан юк булмый, –дип өйрәттеләр безгә мәктәптә физика укытучылары. Так што, бик борчылма!

— Ничек инде! Менә бит без юктан бар булганбыз,

— Мәсьәләнең асылына төшенсәң, бер дә син уйлаганча түгел ул.

— Ә асылына ничек төшенәсең?

— Китапларны аракы чөмергәндәй эчкән кеше буларак, мин фәкыйрегез болай уйлый. Без, ягъни кешеләр, кабыкка төренгән җаннар. Безнең үлүебез–менә шул кабыкларны салып ташлау гына. Тәннән аерылган, ягъни мәсәлән, тән-гәүдә белән алыш-бирешен өзгән җаныбыз Аллаһ ы хозурына юл ала. Анда аны янә дүрт язмышның берсе көтә. Минем уйлавымча, әлбиттә.

— Дүрт?! Дүрт язмыш?

— Әйе, дүрт язмыш. Язмышларны җан үзе сайлап алмый. Ала алмый чөнки. Беренче язмыш: җан кире өйләнеп җиргә кайта…

— Ничек инде? Гәүдә кабат терелә мени?

— Юк, кәнишне. Аллаһы хозурына эләккәч, җан җирдә узган тормышы турында отчет бирә. Мин командировкадан кайткач, бухгалтерга отчет биргән шикелле. Икенче төрле итеп әйтсәк, болай: җирдә чакта кылган яхшылыклары, шулай ук гөнаһлары туры¬нда бәйнә-бәйнә сөйли.

— Шуннан.

— Менә шул отчетны тыңлагач, Аллаһы тәгалә гадел фәрманын бирә: «Фәлән улы Төгән җанын яки Төгән кызы Фәләния җанын Җир өслегенә кабат командировкага җибәрергә!» «Әле генә шуннан арып-талып кайттым бит, зинһар өчен, бераз ял итим инде!»–дип ялыну-ялвару файдасыз, фәрман үтәлергә тиеш!

Бару-кайту срогы Аллаһы хозурындагы баш бухгалтерның папкасына теркәлеп куелган командировочный кәгазендә четко күрсәтелә: фәлән ел да төгән көн. Командировочный кәгазен кулга тоттырмыйлар. Кирәге юк чөнки…

— Әйбәт икән.

–… Командировка срогын Аллаһы тәгалә генә үзгәртә ала. Исключение рәвешендә: йә кыскарта, йә озынайта…

— Нәкъ бездәге шикелле икән…

— Пачти… «Бару-кайту, ашау-эчү, яшәү-куну өчен акча кирәк», –дип бухгалтерны тинтерәтәсе юк. Акчаны барыбер бирмяячәк. Аннан соң, анда акча дигән нәрсә дә юк чөнки. «Бару-кайту өчен билетлар лынган, ашау-яшәү турында җиргә баргач үзең кайгыртырсың!»–диячәк тә бухгалтер… и все! Ә юк, «Кайткач ук отчет тапшырырга онытма!» дип тә өстәячәк икән әле.Менә шул отчет ярдәмендә синең үсешеңне, күпмегә камилләшүеңне беләчәкләр дә инде…

— Кызы-ык… Ә икенче язмыш ничек?

— Икенчесен дә, өченчесен дә син инде беләсең; минем кебек бик яхшы кеше икәнсең — яшәвеңне оҗмахта дәвам итәсең, әгәр инде… гөнаһларың минем күп икән — үзеңә үпкәлә. Сине тә¬муг көтә!

— Син кайда — мин шунда инде, җанкисәгем!

— Ярар. Ходай тәгалә белән сөйләшеп карармын…

— Нәрсә, әллә анда да блат кирәкме?

— Әлбиттә. Тик шуны бел: әгәр кырын эшең бар икән, Аллаһы тәгалә берничек тә ярдәм итмәячәк. Президент — минем иң якын дустым иде, дигәнеңә дә игътибар бирмәячәк. Алдашканыңны беләчәк чөнки.

— Әгәр мин «Мәгърифәт» гәҗитенә интервью биргән теге җырчы шикелле: «Мин — президентның иң яраткан җырчысы!» — дисәм дә файдасы булмыймы?

— Юк, булмый. Ярдәм итә алмыйм. Нигә, ул җырчы точно шулай дип әйткәнме? Башларына суккан икән башка җырчыларның…

— Әйе. Нәкъ шулай дигән.

— Хитрый прием. Ә ул каян белә икән соң именно үзен президент яратканны? Интересно!

— Шулай дип авыз тутырып әйткәч, белә инде, димәк…

— Алай артык шапырынырга ярамый. Вкус — һава торышы шикелле, үзгәреп торучан ул, бүген берәүне яратасың; иртәгә — икенчене…

— Синең дә вкусың шундыймы?

— Мин бит президент түгел. Мин бәләкәй кеше. Дөресрәге, мин — бәләкәй бөек! Ә бәләкәй бөекләрнең вкусы бүтән төрле була. Гомумән, вкус ул кешенең кәефенә карый. Синең кәефең шәп икән бүген, хәтта әнә теге… кем белә… безнең подъезд баскычларын җырлый-җырлый җыештыручы тыңкыш танаулы шадра Нәсимә дә гүзәл булып күренергә мөмкин.

— Кит инде… Син бигрәк арттырасың…

— Точно шулай! Дөрес, синең күңелең саф, җаның эчкерсез, камил булырга тиеш.

— Пычрак җанлы кеше теләсә кайсы кешедә матурлык күрә алмый, димәкче буласың инде…

— Әлбиттә, шулай. Ничек инде… Син пычрак җанлы да бул, иске-москы кигән урам бичурасында матурлык та күр… Алай булмый ул. Алай берничек тә була алмый.

— Нигә, мин пычрак җанлы мыни?

— Юк ла инде, син һәр сүзне үзеңә алып ятма. Синең җаның болай чиста күренә…

— Каян күрәсең инде син аны?

— Күзләреңнән. Күзләргә алдау дигән нәрсә ят. Алар һәрвакыт дөресен сөйли. Күзләр сөйләгәнне тыңлый белергә генә кирәк. Әмма син шуны онытма: җаның кристалл кебек яисә бәллүр стакан шикелле никадәр генә чиста булмасын, аны пычрату айн момент! Бер пычрандымы, җанны инде краннан аккан кайнар су белән генә юып булмый. Җан ул чөнки!

— Әйбәт сөйлисең. «Белем» җәмгыятендә лектор булырлыгың бар.

 — Нигә, (кирәк икән, лектор да була алам. Кайчандыр «Ит-сөтне күбрәк җитештерик, вакытыннан элек дәүләткә тапшырыйк! Озакламый коммунизмда рәхәт чигәчәкбез!» дип йөргән агитатор әтием малае ла мин.

— Син, сүзгә бирелеп киттең әле, җанның дүртенче язмышын әйтмәдең…

— Дүртенчесенме? Дүртенчесе шул: кайбер җаннар командировкада күрсәтелгән урынга килүгә, җирнең, табигатьнең дисәк тә ярый инде, каршылыгына очрый. Ягъни мәсәлән, ана карынындагы сабыйның тәненә бөтенләй үк кереп урнаша алмыйлар. Бала табу йортларында кайбер сабый¬ларның үле тууын шуның белән аңлатырга кирәктер…

— Һе! Ә кая китә соң ул чакта командировкага килгән ул җаннар?

— Туда-суда йөриләр.

— Ничек инде — «туда-суда»?

— Ну… Җир белән күк арасында буталып, исәнгерәп очып йөриләр. Очып аргач, берәр фатирга Барабашка булып «йортка керәләр» дә стена шакыйлар… Синең менә бу ботларыңнан чеметәләр, имиеңнең очыннан тарталар… Ачулары синеке шикелле килсә, тәлинкә очырырга да күп сорамыйлар…

— Кит инде… зинһар… куркытма, пажалысты…

— Полтергейстлар! А ну-ка, давай, менә бу стаканны әнә тегендә томырыгыз әле!.. Менә болай ит-т…

— Аһ!.. Харап иттең! Парсыз иттең стаканны!..

— Ничава, кайгырма, тагын алырбыз кибеттән.

— Аласың, бар… Мондый бәллүр стаканнар кибеттә юк ул хәзер…

— Бүтән төрлесен алырбыз.

— Миңа бүтәне кирәкми.

— Шуның өчен җылап утырып булмый инде.

— Полтергейст… Барабашка… Үзең син — Барабашка! Җыеп ал хәзер үк ватыкларны!

— Ыслушаюсь! Тик син җылама гына, яме…

— Җыларсың да монда.

— Җыламасаң, кәнфит бирә-ә-әм… Тагын берәр әкият сөйлим. Во! Менә көлдердем дә…

— Үземнең көләсе килде минем. Синең тырышуыңның нәтиҗәсе түгел…

— Миңа сирауна. Главный — көлдең… Каяле, аякларыңны күтәреп тор…

— Синең сөйләвеңнән мин барыбер берни дә аңламадым әле.

— Нәрсә аңламадың? Кая түгим бу ватыкларны?

— Бүген генә дөньяга килмәгәнсеңдер бит? Чүп чиләгенә илтеп сал.

— Нәрсә аңламадың, дим?

— Ну, үлгәч… гәүдәнең кая китүе турында сөйләмәдең бит.

-– Кая китсен… Бер кая да китми.

— Череп таркаламы? Бөҗәкләр ашап бетерәме?

— Кәнишне. Алар да җан ияләре бит… Санитарлар!

— Абау, коточкыч!

— Табигать закуны. Берни эшли алмыйсың…

— Уйлавы да куркыныч.

— Кемгә — куркыныч, кемгә — юк…

— Күктә үлүгә ни җитә!..

— Самолетта шартлап дисеңме? Тьфү-тьфү, диген…

— Тьфү-тьфү!

— Ә барыбер гәүдәңне калдырып үлү әйбәтрәк, минемчә.

— Ничек әйбәт булсын инде…

— Информация кала чөнки.

— Нинди информация ул тагы?

— Кайбер галимнәр әйтүенчә, үлгән кешенең тәнендә, чәчләрендә, канында, гомумән, бөтен гәүдәсендә билгеле бер күләмдә информация кала икән. Аны хәтер дип әйтсәң дә була инде.Ягъни мәсәлән, буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә геннар аша күчүче хәтер. Ә син, кыстати, бүгенге көн маңкортлары кайдан килеп чыкканын беләсеңме?

— Белми-им…

— Белмисең шул. Дөресрәге, аны берәү дә белми һәм аңлата да алмый. Ә мин беләм дә, аңлата да алам. Чөнки хәзер син ишетәчәк шаккаттыргыч фикер минем башыма әле яңа гына килде. «Без барыбыз да Гогольнең „Шинель“еннән чыктык» дигән бер урыс язучысы. Мин бу тәгъбирне үзләштереп, болай дип әйтәм: «Маңкортлар барысы да… дуңгыз итеннән һәм колбасадан чыкты!»

— Колбасадан???

— Шаккаттыңмы? Шаккатырсың да шул! Тыңла, гади генә итеп аңлатырга тырышып карыйм. Чыңгыз Айтматов дигән язучы әйтә, маңкорт ул, ди, үзенең нәсел-нәсәбен, хәтта үзенең кем икәнлеген оныткан хәтерсез кеше, ди. Ну, шулай диебрәк аңлата инде. Ниччего падобного! Маңкортның хәтере бар! Ләкин ул хәтер аның җанында түгел, ә тәнендә! Баш миендә, һәрбер күзәнәктә… Кыскасы, бөтен организмда. Әмма җанда гына түгел! Җан хәтере юк маңкортларда…

— Син ачыш ясыйсың түгелме соң?

— Кем белә, бәлки ачыштыр да… Аллаһы Тәгалә каршындагы отчет –әнә шул җан хәтере инде ул. Димәк, кешедә ике төрле хәтер бар: җан һәм тән хәтере. Әйткәнемчә, маңкортларда бары тик тән хәтере генә бар. Борынгы за¬ман маңкортлары кайдан һәм ничек барлыкка килүе турында конкрет әйтә алмыйм. Әмма дә ләкин бүгенге үзебезнең арадагы татар маңкортларының килеп чыгышы турында сөйли алам. Алар әлеге дә баягы чучка ите һәм колбасадан килеп чыкканнар. Ни өчен нәкъ менә шуларданмы?

— Әйе, ни өчен нәкъ менә шулардан? Нигә, мәсәлән, ипидән яки судан түгел?

— Берсәк алардан да. Ләкин зур роль уйнаучылар–чучка ите һәм колбаса. Безнең борынгы бабайларның нәрсә ите ашауларын беләсең инде син, ат ите, сарык ите, алардан эшләнгән казылар, тутырмалар… Менә шундый итләр ашап көн иткән безнең бабайлар заманында бүгенге маңкортларга охшаш кешеләр булгандыр дип уйламыйм. Башка халыкларда булган. Мәсәлән, индеецларда. Ләкин аларда да индеец токымыннан булган кешеләр түгел, ә бәлки индеецларга әсир төшкән ак тәнлеләр. Алар — ясалма маңкортлар. Билгеле бер максат белән, ягъни кушканны сүзсез үти торган кол ясау уе белән индеецлар ак тәнле таза бер дошманның чәче кыркылган башына икенче дошманның баш тиресен кеше исән чагында ук салдырып алып, кидерә торган булганнар. Тунап алынган ул баш тиресе скальп дип атала бугай. Әйе, әйе, скальп. Башка кидерелгән менә шул скальп бер кипсә, аны берничек тә кире салдырып булмый икән. Бичара әсирнең скальп эчендәге чәчләре әкренләп үсә тора икән, ә үзе, хәтереннән яза-яза, әкренләп маңкортка әйләнә бара икән. Бераздан, индеецлар ни кушса, шуны үтәүче, ни бирсә шуны ашаучы күндәм, шыр мокытка әверелә икән.

Дәвамы бар.