Кереш сүз
Узган гасырның туксанынчы еллары башында матбугатка, әдәбиятка «ирек» килде. «Спид-инфо» шикелле төрле интим басмалар пәйда булды. Нәрсә язасың килсә, шуны әтмәлләп ташларга, нәрсә төшерсәң, шуны күрсәтергә мөмкинлек барлыкка килде. Көн саен туып торган төрледән-төрле газета-журналлар шундый ыбыр-чыбырны дөньяга тарата башлады. Безнең татар әдәбиятының да кайбер вәкилләре бу форсатны кулдан ычкындырмаска тырышты. Мин бахырыгыз да яшьлек кайнарлыгы белән моңа хәлкадәри өлеш кертте. Дөрес, әлеге әсәрләрдән мин үземчә беркадәр көлеп, алай язарга ярамый, дигән өслүбтәрәк язарга тырыштым тырышуын. Кыскасы, кайбер язучыларыбыз әле дә шулай язуын дәвам итә. Кем әйтмешли, алга барабыз, биеп алабыз…
«Бәллүр төн» әсәре «Идел» журналында (баш мөхәррир Фәиз Зөлкарнәй иде) басылып чыккач, укучылардан байтак хат килде. Бер укытучы ханымнан килгән хатның кыскача эчтәлеге мондый иде: «Бу әсәрегезне укый башлауга, журналны бер читкә тоттым да аттым. Сезне тиргәп, язганыгызны пыран-заран китереп күпмедер йөргәч, туктале, автор дөрес яза бит, безнең кызларыбызның бер ише авылдан шәһәргә килгәч, бөтенләй үзгәреп, ярымшәрәләнеп, кирәкмәгән гамәлләр кылып йөри дип, журналдагы әсәрегезне игътибар белән ахырынача укып чыктым».
Әсәр журналда чыккач, мәшһүребез Туфан абый Миңнуллин белән «Идел» редакциясе коридорында очраштык. «Бәллүрне төн»не укыган. Шуңа сүзне шундук мөгезеннән эләктереп алды:
— Ләбиб дус, мондый әсәрне язу бездәй комы коелган өлкәннәргә килешә ул, син — яшь кеше, сиңа сәвсим килешми! — диде.
Мин җавабымда болай дип акландым:
— Туфан абый, гафу, бу — минем мондый өслүмбәтә язылган беренче һәм соңгы әсәрем булыр. Укучыларны үземә җәлеп итүдә кулланган бер алым гына бу. Сергей Есенин үзе турында һәрвакыт сөйләсеннәр өчен, кайчакта ресторан тәрәзәсен терсәге белән махсус бәреп вата торган булган! Икенче көнне гәҗитләрдәге милиция хроникасында «Сергей Есенин ресторанда тагын сугышкан, тәрәзәләрне кырган!» — дигән хәбәрләр басылган. Минем дә шул Есенин шикеллерәк буласым килгәндер инде, — дидем…
Бу әсәр журналда дөнья күргәч, бер олпат шагыйребезнең яшь хатыны, әсәрне укып чыккан да шундук минем хатыныма шылтыраткан:
— Бу әкәмәт әсәрне син үзең укыдыңмы? Шуны бастырырырга риза булдыңмы? — ди икән…
Әсәр басылып чыккач, могтабәр шагыйребез Зөлфәт абый болай диде:
— Шәп пародия язгансың! Тик мин аны пародия дип укымадым! Бу — үзе бер әсәр, үзенчәлекле әсәр!
Әсәр «Идел»дә чыккач, бар танылган режиссер:
— Моны пьеса итәсе дә юк. Байлар өчен — тар даирә генә карый торган махсус спектакль итеп куям мин моны! — дигән иде. Куйгандырымы, юктырмы, әйтә алмыйм…
Әсәрне шул вакытта укыган, кыз-хатыннарга битраф булмаган бер язучы, мине күрүгә, ерактан ук елмаеп килде дә:
– Укыдым. Шәп! Мин дә язмакчы идем шундый әсәр, хатыннан шүрләп торам әле, — диде. Язмады, язалмады мәрхүм… Урыны җәннәттәдер, шәт!
Әсәрне утыз елдан соң кабат укып чыккач, мин болай дип әйтеп куйдым:
— Язмасаң, әйбәтрәк буласы булгандыр, бәлки… Вәләкин, язылган — нишләмәк кирәк. Бер авылның җүләре үзенә очраган һәр кешенең касыгына көтмәгәндә төртеп ала да:
— Кичерә күр, апаем, кичерәлсәң әгәр! — дип әйтә икән.
Мине дә кичерә күрегез, әгәр кичерәлсәгез, кәнишне…
Ләбиб Лерон.
19 сентябрь, 2021 ел.
Бәллүр төн
Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: тиз ярсучан кешеләргә ошбу әсәр зыянлы.
Мизгел сискәнде: димәк, дөньяда бер-бер хәл булды.
Яфмами Иасонд, тыкав философы.
Куркытмагыз йолдызларны! Алар гаепле түгел…
Мтао Лфалб, ратат шагыйре.
— Син мине яратасыңмы? Әйт инде, яратасыңмы мине?
— Ну.
— Юк, син матур итеп әйт!
— Ну… Яратам.
— Алай түгел… Тутырып әйт.
— Стакангамы?
— Шаярма инде… Йә?
— Нәрсә — «йә»?
— Яратам, диген…
— Әйттем бит инде.
— Юк, син әйбәт итеп әйтмәдең…
— Әйбәт дигәне ничек була?
— Мин сине яратам!
— Мин дә.
— Юк, юк… Яратмыйсың син мине. Яратсаң, әйтер идең…
— Нәрсәне?
— Мине яратуың турында.
— Уф-ф… Соң, матуркаем, әйттем бит инде. Тагын ни таләп итәсең миннән?
— «Мин сине яратам!» — дип әйтүеңне.
— Әллә мин ычкына башладым, әллә… Әйе, мин сине яратам! Яратам! Яратам! Булдымы, йә?
— Кычкырма шулхәтле! Аңладым мин сине. Яратмыйсың син мине. Гомер буе яратмадың.
— Ничек инде — «гомер буе»?
— Сигез ел синең белән яшәү — минем өчен гомер буе инде…
— Шулай диген аны.
–…газаплы гомер…
— Һе. Кызык, Алай булгач, ник әллә кайчан ук аерылышмадың соң?
— Син җүләрне яраттым.
— Газапланып-интегепме?
— Әйе. Ләззәтләнеп тә.
— Аллага шөкер! Юкса, мин уйлаган идем, син сигез ел буе гел газапланып яшәгәнсең икән, дип.
— Ялгыш уйлагансың. Сирәк тәтесә дә, бәхетле көннәрем дә булды.
— Минем беләнме, әллә бүтәннәр… белән… дәме?
— Сүзне читкә борма. Синең белән! Хәтерлисеңме очрашкан көнне?
— Хәтерләмәскә. Мине бит әле склероз җәфаламый.
— Кавышкан, өйләнешкән көн дә исеңдәме? Йә, әйт әле, кайчан, кайсы елны, кайсы көнне язылыштык без?
— Кыш көне.
— Юк, син төп-төгәл итеп әйт.
— Төп-төгәле, әнә, паспортларга язылган…
— Шул-шул, хәтерләмисең! Исеңдә калган булса әйтер идең… «Паспортларга язылган», имеш… Син бит безнең кызның кайчан туганын да белмисең… Иманым камил, белмисең! Тагын «Паспортларга язылган…», диген.
— Димим. Беләм. Унберенче май. Биш ел элек…
— Әйе, беләсең… Син ул көнне лыкынганчы эчеп, милициягә эләккәнгә күрә беләсең… Шатлыктан эчтем, имеш… Кызыбыз туган сөенечтән бәйрәм иттем, имеш… Миңа соңыннан әйттеләр. Белми бу, дип уйлама тагын. Беләм. Бөтенесен дә беләм. Ул көнне кайда, кемнәр белән эчкәнеңне дә, кемгә барып йоклап кайтканыңны да…
— Белсәң, беләгеңә җылы бук эләм.
— Тупасланма. Сиңа тупаслык килешми.
— Рәхмәт. Белмәгәнмен моңарчы.
— Белә идең. Мин сиңа гел әйтә идем.
— Ә мин, нишләптер, бер дә хәтерләмим.
— Кыланма. Сиңа кылану да килешми.
— Килешми дә килешми:. Бер башлагач, санап чык инде, миңа тагын ни килешми? Киләчәктә истә тотарга тырышырмын.
— Соң инде. Син мәңге үзгәрәчәк кеше түгел!
— «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм…», — дип язган бер татар шагыйре.
— Үзгәргәнме соң? Үзгәрткәнме дөньяны?
— Үзен — белмим. Ә менә дөньяны үзгәртте булса кирәк. Үзгәрде бит дөнья. Бәяләр сикерә, ә байлар кикерә…
— Син дә шигырь яза башладың мәллә?
— Синең белен яшәп шагыйрь дә булырсың…
— Көлмә… Көлмә…
— Сиңа көлү килешми, диген тагын…
— Юк. Менә монысын әйтмим. Сиңа, киресенчә, көлү килешә…
— Комплиментың өчен рәхмәт. Күрәсеңме, борын өскә күтәрелә башлады…
— Бүтән нәрсәң күтәрелмиме тагын?! Юк, гафу, шаяртуым гына… Терсәгеңне тегеләйрәк әз генә ал әле, зинһар… Кабыргаларны сындырасың бит юкса…
— Булдымы? Бәлки урыннан ук торыргадыр?
— Юк, кирәкми. Ят. Синең белән яткан килеш сөйләшү рәхәт. Торгач син агрессивлашасың. Юкка-барга бәйләнә башлыйсың…
— Карале, кызны кемгә илтеп куйдым дидең син баягынак?
— Менә хәтер! Әниләргә илтеп куйдым, дидем бит.
— Ә-ә-ә… Мин әйтәм, нишләп Айгөлне Әминәгә илтте икән бу, дим. Баядан бирле баш ватам… Ялгыш ишеткәнмен инде алайса.
— Әминәгә күзең төшкәндер әле. Шуңа кыбырсынуыңдыр. Йә, әйт, кызыктың мәллә Әминәгә? Карале күзләремә…
— Йә, шуннан!
— Кара аны, әгәр Әминә белән тегеләй-болай килергә уйласаң…
— Запретная зона, что ли…
— Ул минем подругам. Әгәр ул-бу ишетсәм…
— Нишләтәсең?
— Кара, кара!.. Мине котыртуыңмы, әллә уйнап кына сөйләшүеңме?
— Котырырга син эт түгел лә… Уйнап, билгеле.
— Шулай диген аны… Әминә — минем лучшая подруга!
— Лучшая подруга жены — лучшая любовница.
— Кара, кара… Тагын ни сайрыйсың син?
— «СПИД-инфо» гәзитен укыганың юк мәллә? Анда тагын әллә ниләр язалар… «Лучшая любовница – это мужчина», «Лучший любовник – это я»…
— Җитте, җитте… Косасыны китерәсең… «Голубой»ларны үземнең эштә дә, урамда да күреп туйган…
— Каян беләсең аларның «зәңгәр» икәнен?
— Күзләрем күрә лә минем. Әлбәттә, кыланышларыннан, йөрешләреннән…
— Бәлки алар артистлардыр. Болай гына кыланып йөриләрдер…
— Һе, артист… Алайга китсә, һәрбер артист — голубой, тумыштан ук…
— Нич-ч-его себе!
— Артист дигәннән, син Теннеси Уильямены беләсеңме?
— Моңарчы бергә аракы эчәргә туры килмәде шикелле… Кем ул? Теннис уйный мәллә???
— Сиңа көләргә генә булсын… Драматург ул, беләсең килсә. Америка драматургы. Кайчандыр артист та булган…
— Шуннан ни? Гомосек мәллә ул да?
— Булган…
— Хәзер хәлсезләнгәнме?
— Юк. Үлгән. Йокы даруы шешәсенең бөкесе ялгыш тамагына тыгылып үлгән… Беләсеңме, ул нәрсә дигән?
— Мин каян белим. Ә син кая беләсең? Безнең өйгә килгәне бар иде мәллә?
— Юк инде… «Современная драматургия» журналыннан укыдым.
— Син пьесалар язмыйсың. Диссертацияң дә ул хакта түгел.
— Укыдым инде. Слушай! Эштә берәү биреп торды.
— «Зәңгәр»ме?
— Не важно. Менә шул журналда Уильямсның «Плейбой» журналына биргән әңгәмәсен басканнар. Ул әйтә, болай ди…
— Ул әйткәнне син ятлап өлгердеңме?
— Туктале син… Истә калды ул. Менә нәрсә ди… Минем дәртем һичкайчан сүрелмәячәк, ди. Һәм мин үлем түшәгендә яткан чагымда да, ди, хәлемне белергә килгән докторны, ди, әгәр дә ул яшь һәм чибәр егет булса, ди, һичшиксез кочаклаячакмын, ди…
— Кызык икән… Яшь хатын-кыз булса, мин дә кочаклаячакмын аны. Чибәр булмаса да ярый…
— Кара, кара…
— Сиңа сөйләгәнем булдымы икән, миңа бервакыт шундый күт чыпчыгы бәйләнгәне бар бит.
— Сине ошаткан, димәк…
— Миңа димәгәе… Бер капитан иде. Милиция капитаны. Кырык-кырык бишләр тирәсендә булгандыр. Минем студент чак. Беренче курста укыйдырыем бугай. Әйе, шул чакта. Бүлмәдәш малай янына килеп йөри бу. Урыс малае янына. Слава исемле иде. Югары Осланныкы. Килгән саен капитан үзе белән булган хәлләр турында сөйли. Милиция, хулиганнар турында. Кызык сөйли. Ничек итеп бер үзе бер шайкага каршы сугышкан, ничек итеп шайка башлыгын акылга утырткан… Ул шайка башлыгы төрмәдән чыккач…
— Чибәр идеме соң?
— Кем? Шайка башлыгымы? Каян белим мин…
— Юк. Капитан.
— Капитан, капитан, авызыңа чап итәм… А черт его знает. Кыяфәтле иде инде. Татар.
— Ә ул нишләп татар башы белән урыс малае янына килеп йөри иде соң?
— Мәхәббәт, значит! Ишеткәнең юкмыни, «Мәхәббәткә маңка мишәйт итми…»
— Бар.
— Шулай булгач. Гаҗәпләнмә. Кыскасы, болай… Бар әле тегеләйрәк. Төртеп төшерәсең бит…
— Йә, шуннан…
— Утырган да шуган… Беркөнне кич, төнгә таба инде, килде бу. Теге иптәш малай каядыр киткән иде. Шулай була бит ул гел. Кемдер килә, кемдер — юк… Үзенең яңа маҗараларын сөйләде бу. Гадәтенчә. Мин авызны ачып тыңлыйм инде. Ул сөйли, мин тыңлыйм… Берзаман мин, моның һаман туктарга исәбе юклыгын сизенгәч, урын җәеп, йокларга әзерләндем. Бу әйтә, өйгә кайтып йөрмим инде, ди, ачуланмасаң, монда гына калыр идем, ди. Хатын барыбер өйдә юк, ди. Миңа нәрсә?! Урын бар теге малайныкы. Кайтса, бергә йокларлар… Моңарчы шулай йоклаганнары бар иде инде. Кем белгән аларның ул чакта без йоклагач нишләгәннәрен. Мин бит әле ул вакытта — салага, мокыт, акылга утырмаган бер авыл малае…
— Акыл сиңа әле дә утырмаган ул…
— Утырды. Менә хәзер ятып тора. Синең янда, шәп-шәрә булып.
— Әйдә, әйдә, читкә борма…
— Үзең бит… Минем күзләр йомыла башлады бер мәл. Бу һаман сөйли. Инде йоклап киттем дигәндә генә әйтә бу: давай, синең янга ятыйм әле, ди… Ә-ә, бер нәрсәне әйтергә онытканмын икән әле. Аңарчы… Ну, йокларга ятканчыга кадәр без бер шешә акны икәү бөкләп ташлаган идек.
— Сәерсенеп уйлаган идем аны. Ничек син үз гомереңдә бер көн эчмичә йокладың икән дип.
— Аракыны ул алып килгән иде. Закускага — башлы суган, кильки консервасы, кара ипи…
–…кара икра… кызыл балык…
— Аларны син студент чакта үзең ашагансыңдыр. Без укыган вакытта андый затлы ризыклар ике ятып, бер төшкә дә кермәде. Хәзер генә ул… Кайсы гына кибеткә кермә –тулып ята… Алып кына булмый…
— Алырлык акча эшләргә идең…
— Аны алып ашаганчы, трусик алып киям мин. Барыбер шул ук бәя.
— Чалбарың булса, трусиксыз йөрергә дә була инде.
— Не ги-ги-е-нич-но! Шуннан… Менә оныттырдың да инде. Кай төштә калдым әле?
— Кара ипи катысы кимерә идең…
— Әйе… Давай,. синең янга ятыйм әле, ди бу. Нишләптер, салкын, ди, бүлмәгез… Самом деле, бүлмә салкын иде. Көз көне иде, ноябрьләр тирәсе иде чөнки. Миңа — нәрсә, ят, мин әйтәм… шулай. Аркага арка терәп. Бу һаман сөйли. Минем башка әллә аракы китте, әллә арылган шунда — бер мәлне йоклап киткәнмен… Ниндидер сәер төш күреп ятам… Ә-ә-ә… Исемә төште. Атка атланып каядыр барам икән… Ул көнне кино караган идек. Егетләр белән. «Свой среди чужих, чужой среди своих» дигән кино иде бугай. Гражданнар сугышы турындамы, әллә басмачылар турындамы шунда… Һәрхәлдә атлар бар иде ул кинода. Барам шулай атта. Иярдә. Бер кулда – кылыч, икенчесендә — наган… Каршыда — әллә аклар, әллә кызыллар, белмәссең… Бер мәлне, какрас бер дошманның башын чабып өзәм дигәндә генә, нәрсәдер каты гына төртелде бит. Авырттырып төртелде. Дошман юкка чыкты. Кулдан кылыч ычкынды… Күт астындагы иярне капшыйм. Бар. Ниндидер каты нәрсә бар. Читкә алып ташладым моны… Һәм… уянып киттем. Баш чатный. Аз эчелгән иде, ну, барыбер баш чатный…
— Сиңа беркайчан да җитми инде…
— Су эчәсе килә. Су бар — өстәлдә генә, үрелеп чәйнекне генә аласы. Тик… торасы килми. Чөнки одеал астында җылы, ә бүлмәдә суык.
— Теге капитан юкмы инде?
— Бар. Йоклый. Соңыннан гына уйладым мин аны. Йокламаган ул. Йоклаганга салышып кына яткан. Сизәм бер мәлне, нәрсәдер төртелә. Билгеле инде кая төртелгәне… Нәрсә төртелгән икәне дә башка барып җитте. Читкәрөк елышам. Минәйтәм, бу капитан бер тәмле төш күреп ята инде. Чөнки андый төшләрнең үземә дә кергәләгәне бар иде. Тагын төртелде. Әле ярый трусик бар. Тагын алгарак елыштым. Ул да булмады, капитанның куллары трусикны кармалый башлады. Ну и — төш! — минәйтәм… Тагын алгарак елышкан идем — дөберт идәнгә… Әле ярый бер җир дә авыртмады… Тиз генә тордым да, су эчәргә дә онытып, теге иптәш малайның караватына барып яттым. Ә теге… Берни белмичә йоклый. Җитмәсә шундук гырлап та җибәрде…
— Әйтәм бит, тумыштан ук артист алар, дип.
–…Мин янә изрәп йоклап киткәнмен. Иртән ниндидер тавышка уяндым. Капитан икән. Киенгән. «Туган, гафу ит, –ди – саташылган, – ди, – хатын белән күптән йоклаган юк иде, – ди…». Үзен сатты, заразы. Шулай димәсә, беләсе түгел идем. Мин икенче якка борылдым да яттым. Чыгып китте теге. Сау бул, диде дә…
— Бүтән килдеме соң?
— Шуннан соң эзе суынды. Бүлмәдәш урыс малае да, укуын ташлап, каядыр юкка чыкты…
— Минем бер дус кыз да… син аны белмисең… бер кызык хәл сөйләде. Син сөйләгәнгә охшаш. Охшаш дип, бик үк охшаш та түгел инде.
— Нәрсә, ул да минем шикелле корбан була язганмыни?! Не завидую…
— Шыгрым тулы троллейбуста бара икән бу… Минем дус кыз инде…
— Аңладым инде. Капитан бәйләнде дигәч тә, ул кадәр җүләр түгел бит әле мин…
— Нидер уйлап, тәрәзәгә карап бара икән… Яңгырлы көн. Коеп ява икән яңгыр урамда. Кешеләрнең кулларында зонтиклар. Шыгрым тулы трамвайны беләсең инде: ызгыш-төртеш, аякка басыш…
— …ватылган шешә, сытылган күкәй…
— Минем дус кызның да аягына кемдер баскан, кемдер күкрәгенә терсәге белән төрткән… Җитмәсә, кемдер аның арт җиренә зонтигын кадап бара икән. Авыртуга чыдый алмыйча, ул кулы белән зонтикны читкә тибәргән… Көлмә, көлмә… Бер дә кызык түгел… Бер шулай иткән бу, ике.:. Өченчесендә түзмәгән, юеш зонтикны чытырдатып тоткан да зонтик хуҗасына борылган… Борылган да чырыйлап кычкырып та җибәргән… Каршында чалбар сәдәпләрен ычкындырып, теге әйберен чыгарып бер маньяк басып тора икән… Сиңа кызык… Дус кыз тегенең зонтигын, юк инде… теге әйберсен кулыннан ничек ычкындырганын, ничек шыгрым троллейбусның арткы өлешеннән алгы ишеккә барып җиткәнен, ничек төшеп калганын да сизмәгән…
— Ну и комедия! А ля француз!
— Көлмә ул хәтле. Трагедия, диген…
— Трагикомедия алайса. Урысча-татарча вариант.
— Дус кыз әйтә, шул вакыйгадан соң бер ай исәнгерәп йөрдем, ди… Кулын күрсәтте, юа-юа суелып бетә язган иде…
— Ну и теманы таптык без. Сөйләшергә бүтән сүз беткән диярсең…
— Үзең башладың бит.
— Башладым да ташладым. «Зонтик» күрәсең килмиме?
— Кит әле, оятсыз! Капла тизрәк!
— Каплыйм, карале, минем тамак кипте. Ашыйсы да килә башлады. Суыткычта башланган ярты бар иде бугай…
— Бар иде — юк инде.
— Ничек–юк инде? Кемгә эчердең? Әллә теге мин шабашкада чакта авылга әниләреңә алып кайткан егетне чакырдыңмы? Әйт хәзер үк!
— Син нәрсә! Кагылма беләккә! Нинди егет ди ул тагын? Үзем эчеп бетердем. Әллә миңа эчәргә ярамыймы?
— Ярый. Ләкин син аны эчеп бетерсәң, кая барып мәтәлгәнеңне дә белмәячәксең бит.
— Мәтәлде ди! Тот капчыгың! Хатын-кызны белмисең әле син! Безнең эштә бер хатын туган көнен билгеләп үтте. Бервакыт. Берүзе әллә никадәр эчте. Агын да, кызылын да… Тап-таза мужиклар селәгәйләрен агызып өстәл астында яткач та бер-ике рюмка эчте әле. Барыбер аягында калды. «Кая җүнле ир? Китерегез монда!», дип кычкыра-кычкыра, чишенә башлаган иде, ире генә тыеп калды. Ире дә бездә эшли. Тамчы да эчми. Бер мәхлук шунда. «Сонечка, Сонечка, киска моя», дип исерек хатыны янында бөтерелеп йөри. Алып кайтып китте. Машиналары бар. «Запорожец»…
— «Запорожец» машинамыни ул?
— Синдә андые да юк бит әле, хәчтерүш… Теге хатын киткәнче, машинага кереп утырганчы җырларга тотынды: «Мой миленок, твой теленок, только одна разница…», дип бөтен урамга суза гына… Беләсеңме, әйтсәм — ышанмыйсың, машинага кереп утыргач, айныды. «Вовочка, салмак кузгал… Вовочка, күрмисеңмени, каршыңда кеше ич! Вовочка, сулга борыл! Вовочка!..» Ә син хатын-кыз исерә, дисең. Исертерсең безне!
— Сез елан затыннан шул. Агулы еланны бернинди агу да алмый!
— Ә сез — ишәкләр… И-а! И-а!
— Сиңа килешәрәк төшә барыбер. Телләрен әйбәт беләсең сыман…
— Сезнең телне дә белмәсәң. Дөньяда нигә яшәргә! И-а! И-а!..
— Җитте. Күршеләрне уятасың. Нинди ишәк алып кайттылар икән, диярләр. Белмәсләр синең ишәк булып кычкырганыңны…
— Әллә алар йоклый дип беләсеңме? Алар да синең белән минем кебек кешеләр ич!
— Елан белән ишәк, диген… Әй, әйдә, салыйк инде бер йөз грамм, ашыйсы килә, дидем бит.
— Юк. Бетте, дидем түгелме соң?
— Кая куйдың, алайса?
— Әз-әзләп эчеп бетердем. Син командировкада йөргән чакта мин нишләргә тиеш соң ялгыз башым? Күземне шарландырып юеш мендәр кочаклап ятыйммыни?
— Нигә юеш мендәр? Корысы беткән идемени? Әнә, ничаклы!
— Эһе, киптергәч… Әгәр чынлап торып еласам, минем күз яшьләре белән бер ваннаны тутырырга була.
— Элгәре җылауларың — әле ул чынлап җылау түгел идемени?
— Әлбәттә…
— Монысы икән баласы, алда икән анасы…
— Әйе шул, күрәселәрең алда әле…
— Ә мин, син җылый башлауга ук, өйдән чыгып таячакмын.
— Таеп кая барасың. Күп тайдың бит. Барыбер минем аякка кире кайтып егылдың. «Кичер, матуркаем, бүтән синсез яши алмыйм!», янәмәсе…
— Үзең арттан килеп, ялынып алып кайттың бит. Бик тиз онытасың икән син, ә!
— Үземә кирәген онытмыйм мин.
— Анысы шулай.
— Ничек шулай булсын? Син сораган йөз грамм хакында онытмадым бит әле менә.
— Әллә эчәбез?
— Эчмичә! Сөекле ирем белән кайчан шулай гөрләшеп, чут-чут үбешеп эчеп утыра алам әле тагы…
Дәвамы бар.