Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәллүр төн - 2 өлеш (Ләбиб Лерон)

Бәян-пародия.

news_top_970_100
Бәллүр төн - 2 өлеш (Ләбиб Лерон)

1 өлеш.

Дәвамы.

— Тагы, тагы, ботагы… Кая китте бу тагы… Во! Шигырь! Яхшы! Мин рюмкаларны алып киләм. Юк, бәллүр стаканнарны. Без бит немецлар түгел — күгәрчен күкәе кадәр рюмкадан өч тамчы аракы йотарга… Без бит–татарлар! Татарлар — башыңны тотып атарлар! Теләсәләр, кәнишне…

— Кара, кара… Аракы, дигәч тә… Сөенүен күр… Йөрмә инде тиле төсле шәрә килеш… 

— Нигә? Без кеше өендә түгелдер ич? Үз өебездәдер. Кемнән куркырга? Үз өемдә нәрсә телим — шуны эшлим, стаканлап хәмер эчәм, рюмкадан эчмим. Во! Тагын шәп шигырь! Гомәр Хәйәм пүчтәк булып калды минем янда…

— Ул да синең төсле шәрә йөрмәгәндер бит?

— Белмим. Ә кем белә… Әһә, тагын бер шигырь:

Шәрә, шәрә, шәп-шәрә! 

Аракы да шәп-шәрә. 

Стакан да шәп-шәрә, 

Хатыным да шәп-шәрә.

 Мин үзем дә шәп-шәрә,

Бөтен кеше шәп-шәрә — 

Бөтенебез ялангач… 

Шуңа күрә карын ач!

Во! Классика! Дәреслекләргә керерлек! Тукай исән булса, билләһи, көнләшер иде. Матуркаем! Язып ал шигырьне! Бүтән андый шедевр башка әллә килә, әллә юк… «Татарстан яшьләре»нә бирерсең. Юк! Анда бирмә! «Сөембикә «гә бир. Бассалар, акча-мазар бирсәләр — миңа булыр. Басмасалар — сиңа… Шәп әйттем бит, ә?!

— И очына инде, и очына… Ки инде трусигыңны, ичмасам. Тәрәзәдән күрсәләр әле…

— Кемне? Минеме? Кемнәр? Тугызынчы каттагы тәрәзәдән кем карый алсын. Шул… оча торган тәлинкәләрдәгеләр махсус мине килеп күзәтсәләр генә инде…

— Ки инде. Ризык алдында ярамый. Гөнаһ була, ди торган иде минем әби.

— Синең әби ни әйтмәс, минем бабай ни әйтмәс… Ярый, киям. Кайда трусик?

— Шундадыр.

— Юк бит, син кимәдеңме?

— Синең кара трусигыңны кияргә мине җүләр дип белдеңме әллә?

— Ялгыш киюең бар. Трусы… Трусы… Российские траурные тру-сы…

— Үзең уйлап чыгардың мәллә?

— Әһә! Монда икән… Юрган арасына буталган… Нәрсә дисең? Нәрсәне каян чыгардым?

— Каян димим, уйлап, дим! Колак!

— Ә-ә-ә… Студент чакта бер егет Евтушенко дигән шагыйрьнең шигырьләрен укып җенләнә иде. Шул Евтушенко язган бугай. Шәп әйткән бит, ә? «Российские траурные трусы…» Кара трусик, черный трусик димәгән бит. Тапкан сүзен.

— Шагыйрь булгач, тапкан инде.

— Мин аңа шушы сүзләре өчен генә дә Ленин премиясе бирер идем.

— Нобельнеке зуррак бит.

— Чит илнеке лә ул. 

— Булса ни.

— Булса ни — булмаса ни… Әйдә тот, карчык!

— Әбекәй, димисеңме тагы?

— Ярар инде, карчык яратып әйтелә торган сүз бит ул!

— Картайгач әйтерсең шулай дип. Кирәгем калмагач…

— Ярар, бетте, үпкәләшмик… Тот, өйдә, матуркаем, былбылым, сандугачым… Син бит кара карлы га-а-ач… Син бит сары сандуга-а-ач…

— Бераз сикергәләп тә җырласаң, «Халык артисты» исеме бирергә була сиңа…

— «Халык хөртисте» диген…

— Йә, хөртист, нәрсә өчен эчәбез?

— Ничек — «нәрсә өчен»? Кем өчен, кемнәр өчен эчәбез, диген… Үзебез өчен, үзебезнең исәнлек өчен эчәбез… Кая, йоласын китереп, чәкештергән булыйк…

— Тост әйтмисеңмени?

— Тост Ник әйтмәскә, әйтәм! Тост… тост… Тә-ә-әк… Алга барабыз, тост әйтеп алабыз… Күптән тост әйтеп эчкән юк инде… Шундый бер шәп тост белә идем… Искә төшми, яп-яланаяк… Әллә соң… бу юлысыга тостлап тормыйбызмы? Сүзсез генә җилпибезме? Күзгә-күз карашып…

— Алкашларның шул булыр инде аның. Тизрәк салып кую ягын карарлар… Тончыгасың бит, бүрәнкә авыз!

— Ыф-ф-фы!.. Шәп, авызын… төчкерткере! Синең исәнлеккә эчтем… Яндыра, каһәр… Каян алдың моны?

— Каян булсын — кибеттән инде. Киләсе ай башыннан тагын бәяләр күтәрелә бит.

— Дөрес эшләгәнсең. Маладис син, карчык! Мин сине шул маладис булганың өчен яратам да инде.,

Ай, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара.

 Сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара-а-а…

Тә-әк… Каяле, тагын бераз мактанышып алыйк әле…

— Азрак тавышың да булса, менә дигән җырчы чыгасы икән синнән, билләһи газыйм…

— Җырчы, җырчы, мин сине… Кайда синең стакан? Әһә!.. Сагынып көттем ел буе… Бәй, син ник эчмәдең?

— Кыстамадың бит.

— Менә кызык. Аракыны кыстатып эчмиләр инде аны. Бар икән — бушат. Юк икән — табып эч. Язылмаган закун бу.

— Ул бит синдәйләр өчен генә шулай.                     

— Синдәйләргә шулай,  миндәйләргә шулай… Бер стакан аракы ач корсакка кулай… Тот, өйдә, хөртист хатыны! Капла. Мә, менө бу калҗаны кабып җиф-фөр!.. Во! Әллә кайчан ук шулай бушаталар аны. Яндырамы? Әйтәм бит… Чистага, охшаган — спиртын ялгыш күбрәк тондырганнар, ахры… Каяле, мин дә тагын бер тәмен татып карыйм әле…

— Исерәсең бит хәзер…

— Минме?! Никогда! Кешесе ул түгел.

— И-и-и… Хәчтерүш! Чучка булганчы эчкәне юк диярсең…

— Ыф-ф-фы!.. Шә-ә-әп!.. Яшәсен урыс аракысы! Барлык илләрнең салмыштыйннары, берләшегез!

–Берләшеп нишләмәкче буласыз, кызыл танаулар?

— Безме? Берләшепме? Дөньядагы бөтен аракыны үзебез генә эчәчәкбез. Сезгә бер тамчы да бирмибез. Чәчләрегезне йолкый-йолкый җыласагыз да юк.

— Җылыйм ди шуның өчен.

— Син җыламасаң, бүтәннәр җылар… Сигезенче мартларда, сабантуйларда, Яңа ел бәйрәмнәрендә типтереп, телләрегезне әлсерәгән сарыклар шикелле салындырып йөрегез шунда… Эчегез, әнә, лимонадтыр, компоттыр-чурттыр ише суларны. Ә без аракы чөмерербез…

Ай эчәбез, эчәбез,

Кайда безнең шешәбез?

Шешә төпләрендә бетсә,

Ыштан сатып эчәбез…

— Йә инде, йә, җитте! Шөрепләрең бушый башлады бугай.

— Бетте-бетте… Җырламыйм. Минем өчен хатын сүзе –закун! Син бит минем хатын гына түгел, син — минем ханбикәм! Син бит минем… ыйк!.. кемдер мине… Ыйк! … сөйли, ахры… ыйк!.. очкылыгыңны… ыйк!..

— Су эч… Су эчкәч, бетә ул.:

— …ыйк!.. Син бит минем… ыйк!.. бәллүркәем… Син бит минем алтыным… ыйк!.. Син яшәсәң, мин яшәрмен, мәңге яшә, хатыным… ыйк!.. Во! Тагын шигырь туды! Сизәсеңме, эчкәч… ыйк!.. шәбрәк эшли башлады баш… Әллә бу шагыйрь халкы эчкәч кенә язамы икән шигырьләрне?.. Ыйк!..

— Шулайдыр инде, әйе, көт… Ул чагында һәрбер исерек кеше шагыйрь булыр иде…

— Карале, карчык, уйлап-уйлап торам да, тагын бер уйлап куям… Ыйк!.. Мин сиңа өйләнеп бик дөрес эшләгәнмен, ахры… Синең башың миллилион хатынныкына караганда да шәбрәк сображать итә икән бит… ыйк!.. Әйдә, шуның өчен тагын берсәк кенә кәккәндәй итик…

— Эчеп бетерәсең бит инде… Кая, алып куйыйм, иртәгә башыңны төзәтергә кирәк булыр…

— Иртәге өчен ишәк кайгырган, диләр, карчык. Торсын шулай матур гына урынында. Әйдә, тот стаканны… Аннан соң бераз яратышып алырбыз.

— Китчәле. Булды бит инде, яратыштык.

–Анысы бит аның генераль репетиция генә иде. Ә монысы — премьера!

— И, мактанчык! Тагын эчсәң, хәзер гырлап йоклап китәсең бит…

— Стоп, карчык!

— Ни булды?

— Стоп! Стоп! Дәшми тор. Бер анекдот искә төште. Хәзер сөйлим… Әйдә, боларны бушатыйк та…

— Бушатмыйча гына сөйләп булмый идеме инде аны?

— Юк, булмый. Тамак кипте чөнки… Бер, ике, өч!.. Бездә бөтен көч! Һоп!.. А-а-аһ!..

— Кыяр булса да кап инде, ичмасам…

— Ыслушаюсь, ханбикәм! Әйдә, яшел нитрат чапсын әле аракы абзыйсы артыннан…

— Нинди нитрат булсын ул! Авылдан алып килгән кыяр ич.

— О, әбинең кыярымыни?! Алайса, тагын берне тәвәккәллим…

— Нитрат, имеш… Сәламәтлеген кайгырта берәү. Ул нитратны тоннасы белән ашасаң да чуртым да булмый сиңа. Аракыдан гына торган организмны нинди агу җиңсен…

— Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Тыңла, карчык, анекдот сөйлим…

— Тагын шул тозсыз мәзәктер инде…

— Юк, юк. Бусы — культурный. Бер мужик эштән арып-талып кайткан өенә. Хатыны пешергән ашны тәлинкәсеннән генә чөмергән дә, аннан-моннан чишенеп, җәелгән урынга барып та яткан. «Хатын, –ди икән бу йокылы тавыш белән, — әйдә, утны сүндер дә тизрәк ят минем янга. Табак-савытларыңны иртәгә юарсың…» Хатынның йөзе кинәт балкып киткән. «Ниһаять!..» дип уйлаган ул һәм, сөенө-сөенө, халатын салган да, эчке күлмәкчән генә ире янына килеп, юрган эченә кереп чумган. Синең шикелле…

 — Әйттем бит, тозсыз мәзәктер әле, дип…

 — Тукта инде, карчык. Сөйләп бетергәнне көт… Хатын юрган астына кереп чумуга, ире әйткән моңа: «Хатын, бик каты ардым, ачуланма инде, бүген күтне генә куеп ятам…» дигән. «Дүртне?! Һи, сиңа тагын! Унбиш көнгә хет бер булса ярый әле…» – дигән хатын. Ә үзе назланып кына ирен кочып алган. Ире, аның кочканын гына көткән төсле, гырлап йокыга да киткән… Ха-ха-ха! Кызык бит, ә?!

 — Кай төше кызык инде моның? Менә мин сөйләячәге кызык ичмасам! Синеке шикелле тозсыз да түгел…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100