Бәллүр төн - 3 өлеш (Ләбиб Лерон) | intertat.tatar

Бәллүр төн - 3 өлеш (Ләбиб Лерон)

Бәян-пародия.

Дәвамы.

1 өлеш.

2 өлеш.

— Әйдә, өйдә, сөйләп кара. Иш янына куш булсын…

— Бер ир өенә ашыгып кайтып кергән дә, тиз-тиз генә чемоданга киемнәрен тутыра да башлаган. «Син кая җыендың?» дигән моңа хатыны. «Чит илгә! –дип җавап кайтарган ире.– Анда бер кочкан өчен хатын-кыз ир-атка егерме доллар түли икән…» Бераздан чемоданын шыплап тутырып бетергәч, ир күрә: моның хатыны да чемоданына киемнәрен дыңгычлап ята. «Ә син кая барасың?»–дигән ир, хатынына сәерсенеп карап. «Мин синең артыңнан күзәтергә барам. Беләсе иде, син айга кырык доллар белән анда ничек микән?»–дигән хатыны.

— Ха-ха-ха-ха…

— Менә бу мәзәк, ичмасам. Шулаймы?!

— Ярый инде… Әйдә, миннән булсын изгелек. Очколар тигез: бергә-бер. Пока — ничья!

— Нинди эчү инде ул, ә? Куяле шешәне урынына! Күптән кешеләрчә сөйләшеп утырган юк бит инде…

— Ир белән хатын кебек, диген…

— Һаман эчү турында гына уйлыйсың. Җитәр инде, туктап тор.

— Дөрес әйтәсең, карчык. Туктап торырга кирәк. Төн озын әле. Эчү качмас. Әйдә, физкуль… Юк, секскультура белән шөгыльләнеп алабыз. Юкса, һаман сөйлибез дә сөйлибез…

— Кирәкми инде. Бүгенгә җитәр. Йоклыйк кына лутчы…

— Эчү качмас, йокы качмас… Мин бит үзем сөйләгән анекдоттагы мужик түгел — йокы бүсәргә… Кил әле, карчык, кочаклыйм әле үзеңне…

— Егерме доллар сорамыйсыңмы соң?

— Причем монда доллар?

— Бер кочаклаган өчен, дип әйтүем…

— Ә-ә-ә… Син дә мәзәгеңне искә төшерәсең икән… Юк, хәтта агач берлек тә сорамыйм… Бушка кочаклыйм мин сине, карчыкка¬ем!

— Утны сүндер, яме.

— Ә мин ут яктысында хочу.

— Ярар инде… Кыланма. Сүндер, пажалысты… Беләсең бит, мин ут янганда яратмыйм.

— Лампаны кабызыйммы?

— Юк, юк, ансы да кирәкми.

— Как хошь, ханбикәм. Күзләреңне йом — сүндерәм…

— Ай!.. Сыразы өскә ятма инде. Сытып үтерәсең бит.

— «Кич җитте, күктә йолдызлар кабынды, хатыным мине ябынды…»

— Тагын шигырь уйлап чыгардыңмы?

— Юк. Монысы минеке түгел. Кемдер сөйләгән иде, шул хәтердә калган…

— Ай!.. Ал инде кулыңны, авырттырасың бит.

— Мин әкрен генә…

— Тешләмә, яме.

— Эһе-һе… Имиләр–минем слабость.

— Зур имиле кызга өйләнәләр аны…

— Мин синекеләрдән дә бик канәгать…

— Бик канәгать түгелсең шул… Тапкансың бит әле әнә…

— Ташлале шул юк-барга бәйләнүләреңне, ә! Әллә нәрсәләр чокып чыгарасың… Сөешү турында гына уйлыйк әле…

— Уйла соң… Ай!.. Кая, үзем салам… Сиңа ышансаң, йә ертырсың…

— Эчке күлмәгеңне дә салып ат инде…

— Кирәкми. Туңам.

— Минем беләнме?

— Алайса, оялам.

— Көн саен бәя күтәрелә, өй алырга акчаң җитмәс…

— Юрган төште идәнгә…

— Төшсен. Кирәге юк аның. 

— Чынлап әйтәм –туңам!

— Тәнең матур синең. Шома. Ниндидер тәмле ис тә килә. Котырта торган ис…

— Котыра күрмә тагы…

— Керим әле урманнарга-а-а…

— Пажалысты, юрганны ябыныйк инде.

— Бәйләндең инде шул юрган дип. Юрган –противник номер один ул минем.

— Юрганнан да көнләшмә инде.

— Көнләшерсең дә монда, һаман-һаман юрган дип торгач…

— Иртәгә ательега барып, костюм-платьены алып кайтасы бар икән әле.

— Уф! Әле юрган, әле костюм-платье! Зинһар, мәхәббәт турында гына уйлыйк инде, ә!

— Ай, тагын авырттырдың инде!

— Үзең бит… Ту бер нәрсә турында сөйлисең, ту икенче нәрсә турында…

— Бер сүз дә дәшмим, алайса…

— Әйбәт фикер. Каян башыңа килде ул синең?

— Көлмә, көлмә…

— Все! Икебез дә сөйләшмибез. Хәрәкәтләнәбез генә…

— Ди… ди… ванны… җи… җи… ме… рә… сең бит инде…

— Ай… ай… ав.

— …ырт… тырасың.ич…

— А-а-а-аһ… 

— Булдымы?

— Булды… Все!

— Тәки сытып үтерә яздың… Төш инде…

— Ап-па!.. Тиз генә малайны юындырып алып килим әле…

— Ваннага җылы су җибәр. Мин дә кереп чыгам.,

— Ярар… Карале, теге яшел сабын кайда ул?

— Шунда инде. Киштәдәге савытта.

— Әһә, таптым. Шәп сабын бу, әйеме?!

— Әйе. Хатының әйбер ала белә инде синең…

— Чит ил шампуны мәллә бу?

— Синең кайтканыңны түземсезләнеп көтте-көтте дә бетте кичә…

— Жәл. Исе тәмле иде. Очраса, тагын алырга кирәк. Бер биш-алтыны…

— Акчаң булса — алырсың.

— Акчасы табылыр, баш кына исән булсын…

— Синең тапканыңны көтсәң, ачтан үләрсең монда.

— Бер син генә түгел акчасыз… Пачти бөтен Татарстан хәерче. Газы-нефете булса да.....

— Балалыйсың, ахыры… Чыгасыңмы инде, юкмы? Монда келәйләнеп беттем мин…

— Ә мин менә чыктым да!

Менә ул–-мин!

Мин шулай,

Шушы килеш яратыгыз!..

–- Китап укый-укый, тәки шагыйрьгә әйләнеп беттең инде… Миңа су җибәрдеңме?

— Әлбиттә.

— Капла, зинһар… Әнә трусигың…

— Әбизәтельне каплыйм. Бар, тизрәк юынып чык үзең дә…

— Кара аны, моны эчеп бетермә.

— Курыкма, аз гына йотам. «Эш беткәч, уйнарга ярый», –дигән Тукай бабаң. Әнә, телефон шылтырый. Кая, үзем алам… Алло! Алло! Әйе, дим!.. Алло!.. Шантрапа… Тавышны ошатмады.

— Кем шылтыратты?

— Телсез Герасим! Муму!.. Юынуыңны бел!

— Нинди керосин?

— Син үзең — керосин! Герасим, дидем. Муму! Му-му!

— Сөлгене бир әле… Карап торма инде…

— Курыкма, сиңа карамыйм мин…

— Чәй куеп җибәрмисеңме? Нигәдер тамак кипте.

— Махмырдан шулай була ул гел. Лутчы аракы эчәргә кирәк… Что-то ашыйсы килеп китте әле…

— Колбаса белән бутерброд яса. Колбасасы әйбәт. Финский.

— Оһо! Затлы яшисең.

— Ир командировкада, дип ач ятып булмый инде, җанкисәгем.

 — Җанкисәгем, аппагым, сиңа ни кирәк тагын?

— Суыткычта бер башланган вино бар. Сухой. «Кагор». Ал әле шуны.

— Алам, ләкин мин сухой эчмим.

— Сийең өчен түгел лә… Үзем өчен. «Кагор» канны яхшырта, диләр…

— Яхшырта, пычагым! Аракыга җитми инде. Ыф-ф-ф… Сыразы башка китте…

— Көтеп тор инде. Бергә эчәрбез.

— Эчәбез, әлбиттә. Ләкин монда аракы бетеп килә әле менә. Бүтән юктыр?!

— Каян булсын инде! Әйттем бит! 

— Нуштож. Ул чагында сиңа булышырга туры килә. Аракыдан соң сухой дәрәҗәне төшерә инде төшерүен…

–Эчмә. Кем әле сине сухой эчәргә кыстый… 

 — О-о-о. Җиңел пар белән!..

— Рәхмәт.

— «Красавица!.. Комсомолка!.. Спортсменка!..»

— «Кавказская пленница»лагы Наталья Варлейга охшаганмын мәллә?!

— Әлбәттә. Суйган да каплаган! Утыр, әйдә, монда… Мин ул киноны биш-алты тапкыр караганмындыр…

— Мин дә яратам ул киноны.

— Әйдә, шуның өчен!

— Бәллүр — бәллүр инде! Ничек матур зеңли, әйеме?!

— Естественно, бәллүр зеңләргө тиеш!

— Стенкага алып куярга кирәк әле шундый берәр бәллүр ваза…

— Ыф-фы!.. Ботлар шәп синең.

Дәвамы бар.