Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә җиңел, күңелле һәм баерга була» — Равил Галиев кешеләрне акча эшләргә чакыра

Җырчы Равил Галиев финанс пирамидасы билгеләре булган компаниядә теркәлеп, үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләренә шуның рекламасын урнаштырган. 

news_top_970_100
«Бездә җиңел, күңелле һәм баерга була» — Равил Галиев кешеләрне акча эшләргә чакыра
Салават Камалетдинов

Заманында «Төнбоеклы күл»не җырлап йөргән Равил абый тыйнак, ыгы-зыгылар ясамыйча гына яшәүче, соңгы вакытта бераз күләгәдә калып килүче җырчы. Равил абый, гадәттә, язылучыларына җырларын һәм авыл җирендәге гаилә тормышын күрсәтеп бара. Шуңа күрә аның шәхси сәхифәсендә ышанычлы компания булуында шик уята торган компанияне лозунг форматында рекламалавы бераз сәер дә тоелды.

»… компаниясенә наставнигым Шәҗәрә Нургатина чакыруы буенча килдем. Артык сораулар бирмичә, чын күңелдән ышанып. Яңадан ирекле булып, муллыкта яшисем килде. Үзем дә уйламаганда нәкъ кирәкле урынга килгәнмен булып чыкты. Бу бик гадел һәм ачык компания. Аларның партнерына әверелгәч син чынлап яши һәм рәхәтләнеп эшли башлыйсың. Биредә җиңел һәм күңелле, шул ук вакытта баерга була. Бездә уңышка ирешәчәгеңне көт тә тор. 

Безнең партнерлар күңелләре теләгән юнәлешне сайлап, төрле программаларда акча эшләү, мөмкинлеге ала! Бу: матурлык һәм сәламәтлек, корпоратив укулар, партнерлык программалары, инвестицияләр, торак программалары һәм башкалар.

Миңа әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең шат һәм бәхетле булулары ошый. Безнең компаниянең фәлсәфәсе шундый: башкаларга ярдәм итеп үзеңә юл ачасың. Рәхим итегез, дуслар, тормышыгызны тагын да яхшыртыгыз», — дип яза ул. 

Мондый шикле компанияләргә, гадәттә, кеше үзенең дусларын, якыннарын алып килә. Ә артистларның эше тагын да җайлы — бөтенсенең дә теләсә кайсы татар блогеры көнләшерлек подписчиклары бар. Әмма таякның ике башы була бит — мондый компанияләргә кеше чакыру ул зур җаваплылык. Соңгы арада гына да күпме финанс пирамидалары янып, юкка чыкты. Күпме кеше фатирсыз, кара көнгә дип саклаган акчаларсыз, кайберләре миллионлаган кредитларын кочаклап, ярык тагарак янында утырып калды. 

Интернет киңлекләрендә Равил Галиев язган компаниянең финанс пирамидасы булуы турында бихисап мәгълүмат табарга була. Компания турында тискәре кайтавазлар да җитәрлек. Шуларның берничәсе:

«Мин Aunite group финанс пирамидасына акчалар кертмәскә киңәш итәр идем. Компания эшчәнлеге алдау белән бәйле, анда сайтны булдыручылар гына баеп ята»;

«Без Казахстаннан. Без дә шушы компания корбаннары булдык. Бездән акча җыючыларны табуларын сорап, полициягә, прокуратурага, президентка хат яздык. Әлегәчә нәтиҗәсе юк. Мин 1300000 млн сум акчага барып җиттем, әмма ул акчаларны чыгара алмыйм. Чыгару өчен компаниягә кешеләр алып килергә кирәк. Бу үзе үк аның финанс компаниясе икәнлеген дәлилли»;

«Бу яхшы проект булып кыланучы лохотрон. Матур әкиятләр сөйләп алдалыйлар. Азрак акча эшли алдым, әмма анда бик күп акчаларымны кюгалтырга да туры килде. Халык анда баерга өметләнеп акчаларын алып барып салды. Аюнитларны биржа аша чыгару мөмкинлеге бар иде, көннәрдән бер көнне компания бу мөмкинлекне чикләде. Мин 15000 доллар акчаның 300 долларын гына чыгара алдым. Шәхси счетымда шактый акчалар ята, әмма мин аларны чыгара алмаячакмын инде. Җитәкчелек яки компания турында аз гына кырын сүз әйтсәң дә шәхси кабинетка доступны ябып куялар» һ.б.

Ни өчен үз исеме, дәрәҗәсе булган артист мондый компанияне рекламалый? Бу сорауга ачыклык кертүен теләп, Равил абыйның үзенә смс яздык. 

Җырчы әлеге компаниягә узган елның августында теркәлгән. Хәзерге минутта да шушы эш буенча Төмәнгә китеп барышы иде. Равил Галиевтан менә нәрсә дигән җавап алдык:

«Әгәр компания турында гел яхшы кайтавазлар гына булса, шикләнергә урын булыр иде. Безнең компания инде 8 ел эшли, ә финанс пирамидалары бер ел эчендә таралып юкка чыга. 

Икенчедән, минем реклама ясавыма аз гына ачыклык кертеп үтәсем килә.

Чынлыкта, минем компаниягә ниндидер реклама ясау планнарымда юк иде. Алга таба подписчикларым андый әйбер күрмәсләр дип уйлыйм. 

Бүгенге көндә безнең компаниядә ике атналык уку-марафон бара. Һәр уку көне азагында безгә биремнәр бирелә. Шуның берсе социаль челтәрдә бу компаниягә ничек килеп эләктегез дигән сорауга җавап бирү һәм шуны социаль челтәрдә урнаштыру иде. Биремне үтәү шарты белән түбәндәге язманы куйдым. 

Икенчедән, финанс пирамидалары бик күп. Алар барлыкка киләләр, юкка чыгып торалар. Берничә ел элек мин андый пирамидаларның берсенә үзем дә эләктем. Күпмедер акчамны югалттым мин анда. Ләкин мин үз артымнан бер кеше дә чакырмаган идем. Шуңа күрә мондый әйберләргә, компанияләргә бик саклык белән карыйм. Тикшермичә генә компаниягә барып теркәлмим. Шуңа мин бу компаниягә тулысынча тикшергәннән соң гына кердем. Ул безнең Россиядә, Барнаул шәһәрендә теркәлгән, Россия кооперативлар законы буенча бик уңышлы эшләп килә. Шул кооператив булганга күрә мин монда шикләнмичә эшлим дип әйтә алам. 

Бәлки без ниндидер кооперативларга, компанияләргә, челтәрле бизнеска барып та эләкмәс идек. Ләкин безнең алда тормыш үзе шундый шартлар китереп куйды. Артист та нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә, гаиләсен, тормышын алып барырга, тамагын туйдырырга тиеш. Элек безнең эшләгән, Аллаһка шөкер, үз- үзебезгә җитеп барды. Өстебез бөтен булды, балалар үстерергә бөтен мөмкинлекләр бар иде. Бу галәмәтләргә чаклы… Ә бүген, үзегез беләсез, һәркем ничек тә булса бу шартлардан чыгарга тырыша», — диде ул.

Равил абый берничә ел элек «Интертат» хәбәрчесенә Тукай районы Әҗмәкәй авылында йорт салуы, шунда күчкәч сарыклар үрчетәсе килү хыялы булуы турында сөйләгән иде. Тик бернишләтеп тә булмый, инвестицияләр «круче», мал-туар артыннан йөрү түгел.

«Интертат» хәбәрчесенә җырчы Гайфулла Абзалов та финанс пирамидаларында эшләве, шактый күп акчаларыннан колак кагуы турында әйткән иде.

Финанс пирамидасы корбаннары: «Компания дә, машина да юк, ә кредитлар муеннан»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100