Равил Галиев: «Минем иң зур хыял — сарыклар асрау»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Равил Галиевнең исеме гомер-гомергә Резидә Шәрәфиева исеме белән янәшә йөрде. Татар эстрадасының бу ике артистын бер-берсеннән башка күз алдына китерү дә кыен. Ләкин соңгы арада әлеге парны телевидение һәм радио аша сирәк ишетәбез.

Равил абый, Резидә Шәрәфиева соңгы арада Рафаэль Якупов белән концертлар куеп йөри. Нигә сезнең «мактаулы» урынны алдылар? Резидә апа белән арагыздан «кара мәче» узмагандыр бит?

Юк, андый хәл булмады. Алар Резидә белән Казан филармониясендә эшлиләр бит. Филармония, барлык оештыру эшләрен үз өстенә алып, Резидәгә Рафаэль Якупов белән концерт куюны йөкләгән. Ул аны миңа шалтыратып: «Син дә катнашсаң, әйбәт булыр иде, Равил», — дип әйтте. Миңа да бу концертта күңелле генә итеп чыгыш ясап кайтырга туры килде. Әзер концерт программасы булгач, эшләнгән эш әрәм булмасын дип, әлеге концерт белән Татарстан буенча да йөриләр хәзер.

Минем шәхси мөнәсәбәтемә килгәндә, гаепләп булмый, хәзер шундый заман. Матди файда китерерлек эш булганда, кеше бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша.

Сезне соңгы елларда радио-телевидениедән сирәк ишетәбез, басма матбугатта да күренмисез, диярлек. Үзегезне «популярлык арба»сыннан төшеп калдым, дип санамыйсызмы?

Чыннан да, ниндидер торгынлык чоры булып алды. Сәнгать кешеләре арасында андый иҗади кризис вакыты күзәтелә инде ул. Ләкин хәзер тырышыбрак эшли башладым. Бүген яңа җырлар иҗат итәм, репертуарны яңартам. Радио-телевидениедән күренү турыдан-туры акчага бәйләнгән бит, яшерен-батырын түгел. Бу суммаларны бөтен җырчы да җиңел генә күтәрә алмый. Мөмкинлегем булганда, җырларымны ротациягә бирергә тырышам. Нигездә, «Мәйдан», «Туган тел» каналлары белән эшлим.

Иҗатыгызда нинди яңалыклар бар? Репертуарыгыз быел нинди җырлар белән тулыландырылачак?

Әйтүемчә, төп игътибарым яңа җырларга. Кулга шушы арада берничә җыр килеп эләкте. Шуларны тыңлыйм, уйлыйм.

Бүген җырчының репертуары төгәл булырга тиеш. Тамашачы каршына җырны сайлап, уйлап, иләктән үткәреп кенә чыгарырга кирәк. Күңелгә барып җитәрлек булсын.

Элек тә мин репертуарга җитди карадым. Беркайчан да теләсә нинди җыр җырламадым. Тәҗрибәле җырчы буларак, хәзер бигрәк тә килделе-киттеле җырлар башкара алмыйм. Бүген үзешчән композитор, танылган композитор дигән ниндидер чикләр бетте. Әгәр яхшы җыр килеп эләксә, җырчылар: «Моның авторы үзешчән композитор гына бит. Бу җырны җырласам, дәрәҗәсе булмас», — дип тормый. Җыр күңелгә ятса, җырлыйбыз.

Хәзер аранжировка дигән әйбер дә әһәмиятле урын алып тора. Моңа җырчылар нык игътибар бирәләр. Тамашачыда аранжировканы аера, сайлый, фикер йөртә.

Шушы арада Роза Мостафиеваның ГИССА псевдонимы белән иҗат итүче шагыйрь Илдар Хисмәт сүзләренә язылган бик тә үзенчәлекле «Бер минутка» дигән җырын эшләргә тотындым. Ул җырга клип та төшерәсем килә. Акылым, йөрәгем аша кичереп, тагын бер җырны көйләп йөрим. Бу Рәкыйт Аллабирде шигыренә Гөлүзә Буранбаева язган «Минем таңнар әле үтмәгән» дигән вальс. Ләкин вальсның бер кыен ягы бар: аранжировкачылар вальска аранжировка ясарга яратмыйлар.

Ни өчен?

Вальс үз законнары белән яши. Аны үзгәртеп булмый. Аранжировка ясаучы вальс аша үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә алмый.

Равил абый, сезнең аякта нык торган, иң популяр булган вакытыгыз ничәнче елларга туры килде?

2000 елларга туры килде. Резидә белән гастрольләрдә йөрдек. Ел саен яңа программа тәкъдим итә идек. Бу энергияле, иң продуктив, нәтиҗәле эшләгән вакытларыбыз. Гаилә корган, яшьлек дәрте белән янган чак.

(Нәкъ шушы вакытта Равил абыйның «яшьлек дәрте» шалтыратып, төшке ашка нәрсә ашавын белеште. «Кайнар өчпочмаклар белән чәй эчтем», — дип, тормыш иптәшен тынычландыргач, сүзне дәвам иттек)

Бүген ротация дибез бит инде. Хәзер шушы иҗат үсешенә ниндидер суммалар юнәлтергә мөмкинлек юк. Йорт төзегән, һәрбер тиен исәптә булган вакытта, иҗатка мөмкинлекләр җитеп бетми. Теләк бар — мөмкинлек юк. Иншаллаһ, яңа җырларымны чыгара алсам, икенче сулыш белән кабат сәнгатькә кайттым, дип санармын.

Сезнең «сольный» концертларыгызны кайчан көтәргә?

Мин «сольный» концертны Резидә Шәрәфиева белән бергә куелган концерт дип аңлыйм. Без аерым-аерым «сольный» концертларны 50 яшьлек юбилейларыбызга гына эшләдек. Хәзер сәхнәгә яшьләр килде, шуңа позицияләребез азрак артка чигенә. Икебезнең перспективага килгәндә, ул әллә ни үзгәрде дип уйламыйм. Резидә белән программа эшләп, яңа сезонда тамашачыга концертыбызны тәкъдим итәргә җыенабыз.

Сез — Чаллыдагы музыкаль театр җитәкчесе. Үзегез дә рольләр башкарасызмы?

Яратып башкарам. Әле күптән түгел генә драматург Зөләйха Минһаҗева пьесасы буенча «Бичура түти» дип аталган спектакль куйдык. «Эврика» мәдәният үзәгендә аның премьерасын күрсәттек. Тамашачы уңай бәяләде спектаклебезне. Яз көне «Алай да була икән» дигән музыкаль-лирик комедиябез белән «Идел-йорт» халык театрлары фестивалендә катнашырга уйлыйбыз.

«Безне харап итә торган әйбер — чама хисе булмау»

Равил абый, сез тамашачы белән ничек эшлисез?

Бу артистның үзеннән тора. Җырчы үзенә ышанса, үзенең тышкы кыяфәтеннән һәм тавышыннан шикләнмәсә, формада булса, аңа зал белән идарә итү җиңел. Монда артистның эчкерсезлеге зур роль уйный.

Син тамашачы белән чын күңелеңнән элемтәгә керсәң, бәйләнеш барлыкка килә. Ул бәйләнеш тамашаның уңышлы булуына китерә.

Җиңелеп кереп киткән вакытлар буламы?

Була җиңелеп кереп киткән вакытлар да… Бик начар энергетикалы бер тамашачы аркасында да булырга мөмкин синең җиңелүең. Кайбер вакытта андыйларның күзенә махсус карап җырлыйм. «Бу кеше нәрсә эшләр икән?» — дип.

Нәрсә эшли соң?

Бернәрсә дә эшләми. Үзенең усал карашы белән сине «бораулап» утыруын дәвам итә.

Нигә башка артистлар кебек инстаграмда «шәп блог» алып бармыйсыз?

Алып барасым килми. Яшь белән дә бәйледер, бәлки. Мин бик өнәп бетермим аны. Кайбер артистларның блогын карап: «Кемгә хаҗәт соң бу?» — дим. Бәлки минем постлар турында да шулай уйлыйлардыр. «Кемгә кирәк соң синең мунчаң, туйдырдың инде», — дип. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Безне харап итә торган әйбер — чама хисе булмау.

Иҗат итәр өчен киңрәк мәйдан кирәк дип санамыйсызмы? Казанга китү теләге бармы?

Казанга китсәң, ун ел элек китәргә кирәк иде. Шулай да, бу сүздә хакыйкать бар. Казанда яшәү күпкә отышлырак. Соңгы вакытта күренмисез, дисез. Мин күренмим, ә Казан артистлары күренә. Чөнки алар күз алдында. Әмма читтәге артистлар эшләми ята дигән сүз түгел бит бу. Безнең ничек эшләгәнне күрүче генә юк. Казандагы артистларның бөтенесе Фәлән Фәләнечне белә. Ә мин Фәлән Фәләнечләрнең берсен дә белмим… Алар да мине белми…

Кем концертларын карарга йөрисез?

Мин концертларга йөрмим, моның белән мактанмыйм да. Соңгы тапкыр кайсы концертта булдым икән… (исенә төшерә алмады)

Сезне, сәхнәдәш буларак, «Минем концертыма кил әле, Равил», — дип чакыралармы?

Юк, чакырмыйлар.

Бүгенге эстраданың иң якты йолдызы дип кемнәрне атар идегез?

Күз алдында инде алар. Чаллыга да киләләр, елга икешәр киләләр, өстәмә дә киләләр… Уразовалар, Тямаев… Менә Илдар Хәкимов та яхшы җырчы, югыйсә, тик Уразовалар дип сөйләшәбез инде. Данир Сабиров, Рифат Зариповлар активлаштылар. Күп кенә юмористлар җырчы булып киттеләр бит. Көннән-көн конкуренция арта. Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин «оборот» ала. Синең аларга мөнәсәбәтең нинди булуга карамастан, бүген сәхнә тотучылар алар.

Мин Филүс Каһировның актив эшләп китүен, яктырак януын теләр идем. Яхшы татар сәнгатенә кире кайтыр вакыт җитте. Тамашачы ул әйбердән бөтенләй ваз кичкәнче, тәрбия эшенә тотынырга кирәк.

«Барс-медиа» белән хезмәттәшлек иттегезме?

Мин 2002 елда «Алтын барс» премиясен алдым. Шул вакытта хезмәттәшлек иттек. Аннары алар бер сезон Резидә белән безне продюсерлык иттеләр. Шуның белән тәмамланды.

Социаль челтәрләрдә бик утырмыйсыз, «Барс-медиа»дагы гауга турында ишеттегезме соң? Сезнең фикерегез?

Мине бу тема артык кызыксындырмый. Ул җырчылар анда ничә еллар эшләделәр, танылдылар. «Барс-медиа» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, тамашачы күз алдында булдылар. Бүген инде шундый вәзгыять килеп туган… Алар популярлашулары, ныклы адымнар белән йөреп китүләре белән бу компаниягә бурычлы. Бәлки, киресенчә, рәхмәт әйтергә кирәктер?!

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин белән дуслыгыгызны беләбез. Ул сездә еш кунак буламы?

Алмаз — бик кызыклы шәхес ул. Аралашабыз, Аллага шөкер. Чаллыга килсә, ул — миңа, Казанга барсам, мин аңа керәм. Спорт ярата инде ул. Мин дә спорт яратам. Шуңа күрә аның белән иҗат темасына гына түгел, сәгатьләр буе футбол турында да сөйләшеп утыра алабыз. Алмаз чаңгы, йөгерү марафоннарында катнаша. Һәрвакыт спорт белән шөгыльләнә, үзен формада тота. Артистлар футбол командасын җитәкли, төрле дәрәҗәдәге чемпионатларда йөриләр. Шәрифуллин — төпле, көчле егет.

Килгәч, ниләр белән сыйлап җибәрәсез соң үзен?

Соң аны хатын сыйлый инде. Ач тотмый.

Резидә Шәрәфиевага кире кайтыйк әле. Ул ирен халыкка гына күрсәтмиме? Сезнең күргәнегез бардыр бит?

Ә нәрсәгә аны халыкка күрсәтергә? Минем күргәнем бар. Ул махсус аны күрсәтми дип, әйтмәс идем. Аның тормыш иптәше концертларда һәрвакыт безнең белән. Резидәгә булыша да үз эшләре белән китеп бара. Ул да эш кешесе.

Сез гаиләләрегез белән аралашасызмы?

Юк, гаиләләребез белән йөрешмибез. Бервакыт «Гаилә белән бергә» дигән концерт программасы эшләгән идек. Шунда балалар дуслашып алды. Минем улымнан Резидәнең кызы бер яшькә кече.

«Кешеләр хәзер басынкы, мескен хәлдә»

Равил абый, сез тирән фикерле, кызыклы шәхес. Милләтебез язмышы турында да сөйләшеп китик әле. Сез татар халкын нинди киләчәк көтә дип уйлыйсыз?

Халкыма бик якты киләчәк теләр идем. Якты киләчәк ул — дәүләтебезне, милләт буларак хокукларыбызны, телебезне саклау.

Татар халкы гына түгел, барлык халыклар мескен хәлдә бүген. Кешеләрнең башларын күтәреп сүз әйтергә, кискен эшләр эшләргә батырчылыклары җитми. Кеше басылды, агым буенча йөзәләр. Бер индикаторны гына мисал итеп китерим әле. Хәтерләсәгез, элек бензинның бәясе күтәрелгәч, халык дәррәү кубып шаулап ала иде. Ә хәзер шул шаулап алу да юк. Инде ул вакытлардан соң бәяләр әллә ничә тапкыр артты. Шул коточкыч бәядәге бензинны салабыз да китеп барабыз.

Ил төкерсә, күл була, дигән мәкаль бар. Кемдер башлап сүз әйтергә тиеш…

Татар телен саклап калу өчен бездә нинди чаралар җитми? Нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәк?

Телне саклау, иң беренче чиратта, гаиләдән башланырга тиеш. Күпләр телебезне саклау әйләнә-тирә мохиттән тора, диләр. Мин алай уйламыйм. Безнең татар балалары өйләрендә татарча сөйләшеп, үз телебездә аралашсалар, тирә-як мохитебез дә шундый була бит. Мохит кенә аларны татарлыктан аера алмый. Әгәр алар, тумыштан татарча сөйләшеп, халкыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып, татар җанлы гаиләдә үсәләр икән, тышкы тәэсир генә тамырларын какшатмас.

Әмма татар телебез үзара гына сөйләшә торган тел булып калырга тиеш түгел. Үз чорында татар мәктәпләрен бетерү милләтебез өчен коточкыч фаҗига булды. Аларны ничек тә кире кайтарырга иде. Татар балалары татар мәктәпләрендә, татар телле югары уку йортларында укырга тиеш. Татар телле балалар бакчалары булу бик мөһим. Шул очракта, милләтебез язмышы якты булыр иде.

Сезнең балалар татар телендә чиста сөйләшәләрме?

Аллага шөкер, чиста сөйләшәләр.

Сарык йоны, йорт төзү һәм ялкаулык турында

Равил абый, йорт салып кердегез. Өй туйлары ничек узды?

Әле күчмәдек, бу язда бер почмагына кереп урнашырга теләк бар.

Өегез ничә катлы?

Ике катлы, мансард белән.

Өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, бу эшнең ни икәнен үзе өй җиткереп караган кеше генә беләдер. Йорт салырга көч һәм акча күп киттеме?

Көч тә, акчасы да шактый китте, инде биш ел төзибез. Гел шул йорт мәшәкатьләре белән яшибез инде.

Авылга күченергә хатыныгыз каршы килмәдеме?

Киресенчә, бу Ландыш инициативасы булды. Минем йортны Чаллыдан читтәрәк саласым килгән иде, җәйге йорт итеп. Ландыш: «Әйдә шәһәргә якынрак салабыз, балаларны да укырга йөртерлек булсын», — диде. Шуңа Тукай районы Әҗмәкәй авылында төзеп куйдык.

Мал-туар асрарга җыенасызмы?

Минем иң зур хыял — сарыклар асрау.

Нигә сарыклар?

Корбанга үземнең сарыгымны чаласым килә. Сарык — төрле очракларда чалырга бик кулай мал. Печән өстенә дисенме, башка кирәк вакыткамы. Без авылда һәрвакыт күп төрле мал-туар асрадык.

Равил абый, сарык йоны ала беләсезме соң?

Алып караганым юк. Безнең авылда аны, өмә итеп җыелып, хатын-кызлар ала. Без сарыкны аякларын бәйләп, егып тора идек.

Хатыныгыз сарык йоны ала беләме?

Юктыр. Чөнки алар, ул бәләкәй чагында ук, гаиләләре белән Чаллыга күчеп килгәннәр. Ләкин Ландыш каникулларны әбисе янында, авылда үткәргән. Шуңа күрә мал-туар асрау, мал тоту аның өчен чит-ят күренеш түгел.

Әти-әниләрегез бүгенге көндә кайда яши?

Туган авылым Азнакай районы Камышлы күл авылында гомер кичерәләр. Әтигә — 86, әнигә 83 яшь тула. Шуңа ешрак кайтып, хәл-әхвәл белешергә тырышабыз. Ике абыемның берсе әниләр каршында йорт төзеп, шунда яши, нигезебез тоткасы. Кызганыч, бер абыем өч ай элек вафат булды.

Сез гаиләдә нинди ир, нинди әти?

Мин тыныч кеше, гадел әти. Бераз усалрак.

Хатыныгызга сезнең кайсы сыйфатларыгыз ошамый?

Ялкау булганымны ошатмаса гына инде…

Сез ялкаумыни?

Булгалый инде.

Диванга кырын ятып ялкауланасызмы?

Алай ук түгел, бәлки сүлпәнрәктер мин.

Сезнеңчә, дөрес яшәү — ул ничек яшәү?

Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү, кешене рәнҗетмәү.

Сез дин юлындамы?

Шул юлга таба кереп барыш.

Биш вакыт намаз укыйсызмы?

Намаз уку — бөтен дөньяга кычкырып сөйли торган әйбер түгел. Бүген намаз уку белән кешеләр мактана башладылар. Мәчеткә кергәннәрен дә, чыкканнарын да, дини чараларда катнашуларын да инстаграмга куялар. Моны матур күренеш дип санамыйм. Кеше күрсен дип түгел, ә һәр кешенең шәхсән үзе өчен, яшерен эшләнергә тиешле эшләр бу. Бу хакта дин юлындагы кешеләр яхшы белә.

Сез бай кешеме? Иҗаттан тыш тагын нинди юллар белән акча кертәсез?

Бертөрле дә акча кертмим. Эшемнән хезмәт хакы алам һәм концертлар куям.

Ә сез кайда эшлисез?

«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә эшлим.

Мәҗлесләрдә чыгыш ясыйсызмы?

Чакырсалар, барам.

Кеше салат ашап утырганда җырлавы кыен түгелме?

Без аңа ияләнгән халык бит инде. Безнең эшебез шул.

Ял итәргә еш йөрисезме? Соңгы тапкыр кайда ял иттегез?

Йорт мәшәкатьләре башланганчы, гаиләбез белән ял итәргә актив йөрдек. Ләкин соңгы өч-дүрт елда беркая барган юк. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен, барысы да өй өчен!

Улыгыз Сәйдәш тиздән укып бетерә. Ул Чаллыда калачакмы?

Юк! Зур өндәү билгесе белән, һичшиксез, юк!

Балаларыгызның сәнгать юнәлешен сайлауларын теләр идегезме?

Юк, теләмәс идем. Чөнки артист хезмәте көннән-көн катлаулана бара.

Өченче бәби алып кайтучыларның 450 мең сум ипотекаларын ябачаклар, ди. Сезнең ипотека юктыр инде?

Бар, булмыйча. Без ипотека фатирында яшибез.

Алай ипотека да булгач, Ландышның тагын бер бәби алып кайту уе юкмы соң?

Андый сүзне күтәргәне юк. Ләкин минем башка андый уй килгәне бар. Чөнки йорт салабыз, тиздән анда күчәбез. «Болары үсеп чыгып китсә, безнең янәшәдә кем калыр?» — дип уйлыйм. «Бу яшьтә инде бик үк ярап та бетмәс», — дигән фикер дә бар.

Равил Галиев белән сөйләшү вакытында Резидә Шәрәфиева шалтыратты. «Иртәгә „Бәкер“ шифаханәсендә безнең концерт икән. Син бушмы?» — ди. «Календарьны карармын, бушый алмасам, Рафаэль Якупов белән барырсың», — диде Равил Галиев. Шулай да, ахырдан ризалашты үзе. Резидә Шәрәфиеваны читләр белән җырлатасы килмәде бугай…