Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гайфулла Абзалов: «Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде»

1990нчы еллар башында популяр булган җырчы һәм композитор Гайфулла Абзаловны күпләр хәтерлидер. «Әллә син, әллә мин, беребез якты йолдыз», — дип җырлап йөрде-йөрде дә, балкудан туктады ул. «Интертат» җырчыны эзләп тапты. Гайфулла Абзалов белән тормыш, иҗат һәм... акча турында сөйләштек. 

news_top_970_100
 Гайфулла Абзалов: «Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде»
Гайфулла Абзаловның шәхси архивыннан

«Спекуляция өчен штрафка тарттылар»

Гайфулла абый, сез ник югалдыгыз ул? Инде ничә еллар күренмисез?

Мин бит хәзер интернет-эшмәкәр. Инвестор дип тә әйтергә була. Шул өлкәгә кереп киттем.  

Инвестор нишли ул?

Акчадан акча эшли.

Алай да буламыни? 

Әле ничек кенә була. 2012 елда керешкән идек.

Нәрсәдән гыйбарәт соң сезнең бизнес? 

Инвестицияләр. Инвестиция — ул акча, акцияләр. Төрле финанс инструментлары белән акчаны үстерү. Мәсәлән, бер миллионың бар икән, шуннан ике миллион ясыйсың, булдыра алсаң — өч миллион да ясыйсың. 

Бер әңгәмәгездә атнасына 100 мең эшлим дип сөйләгәнсез. Бүген керемегез нинди? 

Көнгә 100 мең керә торган вакытлар да булды.

Нишләп мин сезнең белән дус түгел ул? 

Минем кебекләр белән дуслашырга кирәк. Хәзер дә атнасына 100 меңнән артыграк эшлибез. Безнең эштә акчаның шулай күп керә торган вакытлары да, азрак керә торган чаклары да була.

Инде хәзер сигез ел шулай диванда утырып акча эшлисезме?

Әйе. Малайлар да, мин дә, хатын да - барыбыз да инвестиция белән шөгыльләнәбез. Шул уңайдан, зур шәһәрләрдә үткәрелә торган шәп чараларга йөрибез. Мин ул чаралар өчен җырлар да язам. Ике ел элек бер танылган компаниянең бәйрәменә гимн яздым. Без аны Сочида Николай Басков белән икәүләп җырладык. Кабат Басков аны бер-ике мәртәбә үзе генә дә җырлады. Шуңа күрә әлеге гимнны Басков язган дип йөриләр. Ә чынлыкта аны мин яздым. Бер утыруда сүзләрен дә, көен дә иҗат иттем. Бик матур килеп чыкты ул. Николай Басков теләсә нәрсә җырлап йөрми, үзегез беләсез.  

Әле безнең бизнеска Әнвәр Нургалиев та кергән дип ишеттем. Артистлар, әкренләп, концерт куеп кына акча эшләп булмаганы аңлый башладылар. 

Минем башка спекуляция сүзе килә...

Мин гомер буе базарларда дефицит товарлар саттым. СССР заманында мине спекуляция өчен штрафка тартканнары да булды. Мәскәүдә гастрольләрдә идем ул вакытта. Кремль каршындагы «Россия» кунакханәсендә яшәдек. Бер чит ил кибетеннән ботинка алдым да, «ГУМ»га кереп, 3 сумга артырып сатарга җыендым. Ә мине кибет эчендә КГБлар күзәтеп тора икән. Алып киттеләр. Ботинканы алып калдылар, 80 сум штраф чәпәделәр. 

Эшмәкәрлек канда минем. Ул балачактан ук башланды. Авылда яшәгәндә нәрсә генә эшләмәдек без. Щетка, пумала, мунчала, каен себеркеләре ясап сата идек. Беркайчан тик утырмадык. Тәвәккәллек шул вакытта ук булган инде. 

Ә спекуляция дөрес сүз түгел ул. Ул шул ук эшмәкәрлек.

«Аена 5-6 миллион кереп торса, кешене бай дип санарга була»

Үз эшемне башлыйм дип, соңгы тиененә кадәр югатучылар була. Андый хәлләргә юлыкмас өчен, эшмәкәр нинди булырга тиеш? 

Салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Зур кредитлар алып, фатирыңны, машинаңны сатып, ярты елдан миллионер булам дип йөрү дөрес түгел. Бизнеска керешеп китү өчен аерым җыеп куелган запасың булырга тиеш. Югалтсаң да, син ул акчасыз яши алачаксың, тормышыңа зыян килмәчәк. Кайберәүләр акча күрү белән туздыра башлыйлар. Кредитын да капламый, сарыф итә генә белә. Үзеңдә акчага карата икенче төрле мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк. 

Сездә шул сыйфатлар бармы? 

Бар, әлбәттә. Мин, беренчедән, шахматны әйбәт уйныйм. Минем аналитика һәм математика бик көчле. Мин шуңа һәрвакыт отышта. 

Хатыным да минем белән, дидегез. Ул күбрәк аламы акчаны, сезме?

Акча минем кулда. Мин — баш, хатын — муен. 

Тормышта ир-ат һәрвакыт алда булырга тиешме? 

Хәзер тормыш үзгәрде бит. Хатын-кызлар бездән алданрак баралар. Тормышны, гаиләне алып баруда хатын-кыз лидерлык итә. Ир-ат акчаны күбрәк эшләргә тиеш дигән тенденция юкка чыкты. Хатын-кызлар өчен мөмкинлекләр күбрәк. Аннары, хатын-кыз - ул ир-атка караганда көчлерәк зат. Алар тормышка күбрәк яраклашканнар. Башы эшләмәсә дә, тырышлыгы белән алдыра хатын-кыз. Ә без, ир-атлар, киресенчә. Менә мин бу тормышта артык тырышмадым, ләкин минем баш һәрвакыт әйбәт эшләде. 

Акча ул — бәхет, дисез бер әңгәмәгездә. Бу фикерегез үзгәрмәдеме әле? 

Үзгәрмәде. Акча — ул ирек. Акчаң җитәрлек булса, тормышка карау да, яшәү дә икенче төрле булып китә. Минем, мәсәлән, кибеттә әйбернең бәясен караганым юк. Ошый икән, алам. Кая барасым килә — шунда барам, нәрсә ашыйсым килә — шуны ашыйм. 

Акча дип көне-төне, йокламыйча эшләгән кешеләр бар. Бер оешмасы бар инде аның менә. Ул шуннан акча кертә, ләкин аның ул акчаларны туздырырга вакыты юк. Аның башында чәче юк, чөнки йолкып бетергән, проблемалары артык күп.

Ә минем кебек эшләүчеләр ирекле. Син көне буе өйдә, гаиләң, балаларың белән. Шул ук вакытта акча да килә. Шуңа күрә инвестор иң бәхетле кеше ул.

Сез үзегезне бай кешегә саныйсызмы?

Мин бай түгел. 

Ә бай булу өчен кешенең күпме акчасы булырга тиеш?

Аена 5-6 миллион кереп торса, кешене бай дип санарга була. Мин әлегә андыйлар исәбендә түгел.

«Минем җырларны бөтен кеше дә җырлый алмый»

Бүгенге заманда акча булса, популярлыкка ирешү авыр түгел. Нигә сез бүген сәхнәдә юк?

Бөтен нәрсәнең үз вакыты бар. Иҗат итә башлаган чорда ул миңа кызык иде. Җырлап йөрүләр, җыр язулар, гастрольләр… Миңа хәзер ул кызык түгел. 

Сез бүген җырлар язасызмы соң? Бәлки заказга? 

Соңгы тапкыр ике ел элек компания гимнын яздым. Артистларның атап: «Гайфулла абый, җыр кирәк», — дип мөрәҗәгать иткәннәре юк. 

Резидә Шәрәфиева бик матур җырлый иде минем җырларны заманында. Аның тавышына туры килә алар. Минем җырларны бөтен кеше җырлый алмый. Чөнки алар чиста эстрада җырлары. Безнең артистлар такмак җырларга өйрәнеп беткән. Минем стильне тамашачыга тиешенчә җиткерә алмыйлар. Ә Резидә Шәрәфиева — чын эстрадница. Ул аларны тоеп, аңлап, дөрес итеп җырлый. 

Көйне болай гына көйләргә ярамый аны. Җырлап-җырлап карадылар, булдыра алмадылар. 

Кемнәр булдыра алмады соң?

Минем «Килмә-килмә» җырын, беренче булып, Асаф Вәлиев җырлап караган иде. Җырладылар инде… Барысын да әйтмим, ачуланырлар. 

Сез 1990нчы еллар башында танылып киттегез. Иҗатташ дусларыгыз белән элемтә саклыйсызмы? Кемнәр белән аралашасыз? 

Очрашканда сөйләшәбез. Алай өйләргә, кунакларга йөрешкән юк. Мин Казанга килгәч, иң беренче Илсур Мортаза белән таныштым. Ул егетне хәзер дә хөрмәт итәм. Бик талантлы кеше ул. Сүзгә тапкыр, мәзәкләре миллион төрле. 

Сезнең чорда җырлаган Эльвира Розали, Энҗе исемле җырчылар да юкка чыктылар. Алар белән элемтәгез бармы? 

Сәнифә Рангулова бар иде әле. Аларның ни эшләгәннәрен, ничек яшәгәннәрен сезгә әйтәм алмыйм. 

Мин бит гомер буе ничектер яшьләр белән эшләдем. Шуңа күрә картаймыйм дип әйтергә була. Минем яшьтәгеләр күбесе компьютерны да белми әле. Ә мин компьютерны гына түгел, андагы бөтен катлаулы программаларны беләм. Замана белән бергә атлыйм. 

Сезне кайсы җырыгыз танытты? Кайсы җырыгыз күңелегезгә аеруча якын?

«Килмә, килмә» җыры белән популяр булдым. Үзең язган җырлар барысы да күңелгә якын. Алар бит бала кебек.

Танылган композитор булып китә алыр идегезме? Нәрсә комачаулады?

Комачауламады. Иҗатны бердәнбер тормыш рәвеше итеп кабул итмәдем. Башка юнәлешләр белән параллель барды. Шуңадыр бәлки. 

«Мин - бер яшьтән әтисез калган кеше»

Гайфулла абый, әйдәгез бүгенге Гайфулланы онытыйк та, кечкенә вакытларыгызга кайтып килик әле. Сезне Урал якларыннан дип беләбез. Балачагыгыз ничек үтте? Әти-әниегез кемнәр? 

Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы, Үрмәкле авылында туганмын. Мин - бер яшьтән әтисез калган кеше. Миңа ике-өч яшь вакытта әни башкага кияүгә чыккан. Үги әти белән үстем. Ләкин шул кечкенә килеш ничек белгәнмендер, әти дип әйтмәдем мин аңа. Миңа 25 яшь булганда үлде ул. Әти дип тә, абзый дип тә әйтмәдем…. 

Әни — сугыш чоры баласы. Авыр тормышта үскән кыз. Гади гаиләдән иде. Инде арабыздан киткәненә 10 ел. 

Балачагыгыз авыр булдымы?

Җиңел булмагандыр. Кыйнавын кыйнамадылар мине.

Ата назы җитмәгәндер….

Мин бит үз әтием булмаганны белеп үстем. Үги атадан бөтенләй башка мөнәсәбәт булды. 

Башка туганнарыгыз бармы?

Бертуган апам да, энекәшем дә үлделәр инде. Апаның балалары, оныклары туган якларымда яши. 

Йөрешәсезме?

Елга бер-ике мәртәбә кайтып, Урал тауларыннан энергия алып киләм. Бездә табигать бик матур. Аны икенче Швейцария дип атыйлар. Чөнки анда мәгърур таулар, пихта урманнары бар, күлләр җәйрәп ята. 

Туган як тартамы?

Юк. Төп гомер Казанда үткән. Монда ияләндек инде хәзер. Уралга кайткач башка хисләр кичерәсең, монда килгәч башканы. 

Талант сезгә кемнән күчкән?

Үз әтиемнән. Ул бик оста гармунчы булган. Әни белән апа матур җырлый иде. Мин дә өч яшьтән сәхнәләрдә йөри башладым. 

Татарстан ни белән җәлеп итте яшь Гайфулланың күңелен?

Үз ягымда бөтен бәйгеләрдә җиңеп, иң яхшы җырчы булып йөргәннән соң кая барасың? Казанны алырга! Казанга 1991 елда «Татар җыры» бәйгесенә килдем. Миңа, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Фәдис Ганиевка беренче урын бирделәр. Бәйгедә 500 кеше катнашты. 

Казанга барып, җырчы булу — кечкенәдән алдыма куелган максат, хыял иде. Шуңа күрә, яхшы укысам да, башка институтка бармадым. Екатеринбургның музыка училищесына укырга кердем. 

Мин Казанга 1984 елда килгән идем. Советлар Союзы вакытында пропискасыз эшкә урнашып булмады. Берәр ел шулай каңгырап йөргәч, кире кайтып киттем. 1991 елларда яңа хәрәкәт башлады. Чит шәһәрдә төпләнүе җиңелрәк булды. 

Казанда торыр урыныгыз булмагандыр. Кем сыендырды?

Ул вакытта кода тиешле кешеләребез бар иде. Ярты ел шуларда тордым. Аннары снимать иттем. Шәймиевкә хатлар язганнан соң, 1996 елда фатир бирделәр. Рәхмәт инде.

Казан дәүләт мәдәният институтын читтән торып тәмамладым. Хатыным да югары белемле булгач, аннан калышмаска кирәк дип уйладым.

Улларыгызга күчик әле. 

Минем өч малай. Үсеп беттеләр инде. 

Мин улларыгызны ике генә дип хәтерлим.

Минем бит Екатеринбургта өйләнгән хатыннан да малай бар. Ул бүген Казанда яши. Аңа — 37, уртанчы һәм төпчек улларыма 27 һәм 23 яшь. 

Улларым бөтенесе дә музыкаль мәктәп бетерделәр. Ләкин иҗат өлкәсен сайлаучылары булмады. Талант ял итә. Бөтен кешегә артист булырга димәгән. 

Оныклар да бардыр инде сезнең. 

Ике онык бар. Беренче улымның балалары.

Нигә беренче гаиләгез барып чыкмады?

Мин бик яшьли өйләндем. Ул вакытта тормышның бөтен якларын аңлап бетермисең әле. Аннары, беренче хатыным бик көчле иде. Тормышта берең юл бирергә тиеш. Пырлап китә, ә мин кычкырышулар, бәхәсләрне яратмыйм. Бик яратып өйләнешкән идек, югыйсә. Аерылыштык, мин Казанга киттем. 

Аерылышканда улыгызга ничә яшь иде?

Сигез яшьләр тирәсе. Елга бер-ике мәртәбә очраша идек. 

Үзегез дә әтисез үскәнсез. Улыгыз да. Гаепләмиме ул сезне?

Юк, ул аңлый мине. Үзенең дә тормышы шулайрак булды — аерылышты. Әлегә ялгыз. Тормыш төрлечә бора ул кешене. Үзебезне дә начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Хатыным бик темпераментлы иде, кайнап торган башкорт канлы. 

Ә хәзерге хатыныгыз?

Ул бик басынкы, минем белән килешә торган кеше. Тормышка җиңелрәк карый. Миннән ун яшькә яшьрәк. Бик зирәк, кызып китми. Артист белән яшәве җиңел булмагандыр аңа да. 

Малайларны тәрбияләү кыенмы? Кулга каеш алган чаклар булдымы?

Беренче малайны үстергәндә берничә тапкыр менеп төшкән булды. Соңрак балаларны кыйнарга ярамаганны аңладым. 

Тәрбиянең нинди ысулларын кулландыгыз?

Малайлар проблемалы булмадылар. Әйтү дә җитә иде. Хәзер дә Аллага шөкер, тәмәке дә тартмыйлар, аракы да эчмиләр.

Өйләнергә җыенмыйлармы?

Кечкенә малай бер кыз белән яши. Уртанчысы өйләнмәде әле. 

Ислам буенча, никахсыз яшәргә ярамый. Нәрсә дидегез?

Яшиләр шул, бездән рөхсәт сорап тормыйлар. Әйтеп карадык та. Мин үзем дә әнидән рөхсәт сорап тормый идем. Аларга яхшы икән, миңа да яхшы. Шундый позиция сайладым. Артык каршы килеп, тагын да начаррак ясавым бар. «Син тормышымны боздың», — дияр аннары. 

«Бүген мин Элвин Грей кебек популяр булыр идем»

Бүгенге эстрада җырчыларын тыңлыйсызмы? 

Мин җырчыларны түгел, җырлар яратам. Әйбәт җырчының начар җырлары да була. Җыры ошаса, тыңлыйм. Бүген бик талантлы җырчылар да, шырдый-бырдыйлары да бар. Элвин Грейны хөрмәт итәм. Әнвәр Нургалиев ошый.

Сез үзенчәлекле стильдә җырлыйсыз. Бүгенге көн җырчылары арасында кем сезнең стильне кабатлый?

Кабатлый дип әйтә алмыйм. Ләкин менә Элвин Грей миңа якын. 1990нчы елларда минем дә омтылышым нәкъ шундый иде. Шоулар ясау, популярлашу... Минем биючеләр, беренчеләрдән булып, алга чыгып биеделәр. Миңа кадәр татар эстрадасында андый әйбер гомумән булмады. Мин эстрадага яңалык алып килдем — шоу ясый алдым. Ләкин ул чорның төп тамашачысы аңа әзер булмады. Җырларны аңлап, кабул итеп бетермәде. Менә 30 елдан соң гына халык аңа килеп җитте.

Яшь вакытыгыз хәзерге елларга туры килсә, популяр булыр идегезме?

Элвиннар кебек популяр булыр идем. Чөнки 30 элек чыккан җырларым һаман да заманча яңгырый. Алар сәхнәгә 30 ел алданрак чыкканнар.

Үкенечләрегез калдымы?

Юк. Бөтен нәрсә план буенча бара. Барлык теләкләремне тормышка ашырдым мин. 

Гайфулла абый, 1990 еллар — бандитлык чәчәк аткан чор. Арча районының бер авылында сездән бер егет акча кыскан, диләр. Шул турыда сөйләгез әле. 

Концерттан соң бер хәл булган иде. Ул чорда концертларны, түләп, колхозлар куйдыра. Колхозда эшләүче халыкка акча түләнмәгәндер инде. «Безгә акча бирүче юк, ә сезне чакырып китерәләр. Кире кайтарыгыз, давай, безнең акчаларны», — дип бәйләнгәннәре истә. Эчеп алганнар да. Ләкин без аларга акча бирмәдек. 

Гайфулланы Саба районында сораган җырны җырламаган өчен кыйнаганнар дигәнне дә ишеткән идем. 

Юк, андый хәл, гомумән, булмады. Мин, киресенчә, һәр районның бандитлары белән дус идем. Безне гел озатып йөриләр иде. Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде безнең. Балтачны, Арчаны хәтерлим, мәсәлән. Тыныч күңел белән йөри идек районнарда. Проблема юк иде ул яктан. Концерттан соң кунакка алып кайтып, бәйрәм итеп, сыйлап җибәрәләр иде. 

Бәйрәм итү дигәннән, хәмер белән дуслык ничек сезнең?

Ташладым. Элек концертлардан соң була торган иде. Сыйлана идек. Мин генә түгел, бөтен артист та шулай.

Концертлар белән йөргән вакыттагы берәр кызыклы хәл исегездә түгелме?

Элек, магнитофонга кассета куеп, фонограммага җырлый идек. Концерт бара. Бер куплет җырлау белән туктап калмасынмы кассета! Техник өзеклек дип, әйләндереп, яңадан куйдык. Тагын шул ук урында туктап калды. Өч тапкыр шулай кабатланды. Ситуациядән ничектер чыктык инде. Бер кечкенә башкорт авылында иде ул концерт. Халык аңлап та бетермәде бугай.

Иҗатка кире кайту исәбе юкмы?

Миңа күп кеше әйтә аны. Акчаң бар, клип та төшерә аласың, диләр. Теләктән тора бит ул. Бәлки берәр җыр язып, чыгарбыз. 

Быел минем юбилей булды бит әле. 60 тулды. Чыннан да 60мы икән миңа дип утырам кайвакыт. Мин әле юньләп эшкә дә урнашмадым бит дип. 120 - 130га кадәр яшәргә план куйдым үземә.

Гайфулла Абзалов 1960 елның 14 маенда Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы, Үрмәкле авылында гади гаиләдә дөньяга килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Екатеринбургта музыка училищесында укый. 1991 елда Казанга килә. Шул ук елны «Татар җыры» халыкара бәйгесендә беренче урынны яулый.

2001 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

Гайфулла Абзалов — җырчы һәм композитор. Иң билгеле җырлары: «Килмә, килмә», «Әллә син, әллә мин», «Эзлим сине», «Ташлама мине», «Ландышлар», «Язгы яңгыр», «Гүзәлия», «Телисеңме» һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100