Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Беркемгә дә интервью бирмим": Айгөл Бариева журналистларга интервью бирмәячәген белдерде

"Беркемгә дә интервью бирмим": Айгөл Бариева журналистларга интервью бирмәячәген белдерде

news_top_970_100
"Беркемгә дә интервью бирмим": Айгөл Бариева журналистларга интервью бирмәячәген белдерде
Айгөл Бариева матбугат чараларына мөрәҗәгать итте. Инстаграмдагы сәхифәсенә ул журналистларга атап пост язды, комментарий калдыру хокукын да чикләп куйды.

"Бүгенге көннән башлап шуны әйтәм: Бер журналистка да, бер басмага да, тапшыруга да интервью бирмим. Зинһар өчен, минем турыда беркайда да искә алып язмавыгызны үтенәм. Бер-беребезне аңладык дип ышанам. Барыгызга да уңышлар. Акчаны бары тик гадел юл белән генә эшләү телим", - дип язган ул. 


Моңа кадәр Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева чишенгән килеш урын өстендә фотога төшкән иде.  

Аларның инстаграмдагы фотоларын  федераль телеканаллар да күрсәтте. "Татарские певицы оскорбили чувства мусульман снимком в постели", дип язды НТВ каналы.

“Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнебез дип уйламыйм”. Бер ятакта яткан Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны НТВ каналы күрсәтте, дип язган идек.

Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева белән төшкән фото турында: "Бу комментарийларны язган кешеләрне мин бары тик кызганам" дип әйтте.

Айгөл Бариева моңа кадәр дә эпатаж адымнары белән укучыларын да шаккаттыра, журналистларга да "азык" биреп тора иде. Аның эпатажлыгы бер үк төрле ысулдан гыйбарәт: ул ачык киемнәрдән фото төшә, укучылар тыйнаклыкка өндәгәч, "күрсәтер әйберем бар" дип җавап бирә һәм бу хакта язган журналистларны гаепли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100