Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнебез дип уйламыйм”. Бер ятакта яткан Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны НТВ каналы күрсәтте

“Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнебез дип уйламыйм”. Бер ятакта яткан Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны НТВ каналы күрсәтте

news_top_970_100
“Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнебез дип уйламыйм”. Бер ятакта яткан Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны НТВ каналы күрсәтте

Татар эстрадасы җырчылары Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева урын өстендә төшкән фотоларын Инстаграмга элгән иде һәм ул халык арасында зур гауга куптарды. Бу ситуацияне хәтта “НТВ” каналы да “ЧП” тапшыруында күрсәткән.

"Татар халык җырларын башкаручы Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваны бер җенесле мәхәббәтне пропагандалауда һәм мөселманнарны мыскыл итүдә гаеплиләр, дип сөйли НТВ. 

Артистлар моны сәнгать өчен ди, әмма традицион кыйммәт яклылар аларга бойкот игълан итәргә әзер. Аларның якын арадагы концерты булмый калырга мөмкин. Яшь аудитория бу адымда пиар һәм хайп күрә, дип сөйли телеканал. Комментарийларда исә "лесбиянка" дип тә язганнар. 

 Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге вәзгыятькә карата үзенең фикерен сөйләде.

– Күп фикерләр тудыра торган фотография булыр дип бөтенләй дә күз алдына китермәдем. Әмма минем фикерем үзгәрмәде, мин хәтта комментарийларга да җавап биреп утырмадым, фотоны алып та атмадым. Без Айгөл белән ничек эшләгән – шулай эшли бирәбез, бернәрсә дә үзгәрмәде. Концертлар куеп йөрибез, тамашачылардан да бернинди үзгәреш сизмибез. Миңа калса, инстаграмда утыручылар, журналистлар һәм үзләре куертырга теләгән кешеләр нәрсәдер уйлап чыгарып утыручылар язган дип уйлыйм. Безнең тормышта ниндидер үзгәреш булдымы дисәң, бернинди үзгәреш тә булмады. Эчебез дә пошмый. Миндә бөтенләй битарафлык: язылды ни, язылмады ни.

Аеруча журналистлар кызыксынды, күреп торасыз, телевидениедә дә тапшыру булды. Аларның да ис-акыллары китте, ә ни өчен, дип аптырадылар. Халыкны кимсетерлек ниндидер эш эшләгәнебез дип уйламыйм. Шуңа күрә ул һәрбер кешенең фантазиясе генә. Кеше ничек уйлый, нәрсә күз алдына китерә – үзләреннән тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100