Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева белән төшкән фото турында: "Бу комментарийларны язган кешеләрне мин бары тик кызганам"

Күптән түгел татар эстрадасы җырчылары Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева урын өстендә төшкән фотоларын Инстаграмга элде. Ике җан дусның бергәләп фотога төшүе кемнәрнең күңеленә ярамаган? Ни өчен кешеләр начар сүзләр язган? Бу хакта Айгөл Бариева үзенең фикерен "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева белән төшкән фото турында: "Бу комментарийларны язган кешеләрне мин бары тик кызганам"
Телеграм каналларда исә: "Мондый хәл булырга кирәк бит! Татар эстрадасында секс-җәнҗал. Бу юлы Мөнир Рахмаев түгел, әлбәттә. Татар җырчысы Лилия Муллагалиева үзенең Инстаграм битендә җырчы Айгөл Бариева белән бергә төшкән фото куйды. Гомумән алганда, монда гаеп юк, әмма хатын-кызлар арасында лесбиянлык мөнәсәбәтләре бар кебек тоела", - дигән һәм башка шул мәгънәдәге комментарийлар бар.

"Татар-информ" хәбәрчесе Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән элемтәгә керде һәм бу хәлгә карата фикерен белде.

“Кто любви боится тот обречен, кто судил других согрешил вдвойне”. Менә шундый әйтем бар. Мин бары тик бер әйбер генә әйтә алам, һәрбер кешенең бу дөньяга үз фикере, үз карашы бар. Кем ни белән тулган шуны башкаларда да күрә инде... Мин генә аларны үзгәртә алмыйм. Һәм алар да мине үзгәртә алмый, чөнки мин нинди бар шундый булып калачакмын. Кешенең эчке дөньясы һәм эшләгән гамәлләре минем өчен күпкә мөһимрәк.

“Кто чем наполнен, то и изливает”. Бу комментарийларны язган кешеләрне мин бары тик кызганам, аларга, күрәмсең, мәхәббәт, җылылык тагын нидер житми, чөнки һәрбер эшләгән гамәлебез өчен без бары тик Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотабыз һәм тотачакбыз. Ә шундый гөнаһлы кешеләр алдында түгел.

Тормыш дәверендә үзем өчен бик күп кешеләрне яңа күзлектән ачтым. Хәтта минем өчен бик якын булганнары да ике, өч йөзле булып чыктылар... Кеше алдында тәти кыяфәт кенә ясаучыларны, һәрбер адымын алдан үлчәп, бары тик үзен яхшы яктан күрсәтүчеләрдән сакланыгыз, дуслар! Ничек диләр әле: “В тихом омуте черти водятся”.

Ә мин нинди бар, шундый бар инде. Яратам, яшим, көләм, елыйм, иҗат итәм. Һәм барыгызга да бәхет телим! Явызлык сакламагыз, үзегезгә яшәргә генә читен була бит”, - диде Айгөл Бариева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100