Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваны зиратка киенмичә кергәне өчен гаеплиләр

Айгөл әтисенең һәм әнисенең каберләрен зиярәт кылган.

news_top_970_100
Айгөл Бариеваны зиратка киенмичә кергәне өчен гаеплиләр
Эстрада җырчысы Айгөл Бариева бүген әтисе һәм әнисенең каберләрен зиярәт кылган, чардуганнарын буяган. Фото һәм видеоларын инстаграмга куйган. "Алар янына барып кайттык...", - дип язган Айгөл.

Айгөл зиратта җиңсез киемнән. Моны күреп алган инстадуслары аны тәртипне үтәмәүдә шелтәли. "Син ике бала анасы, зиратка кергәндә тән күренергә тиеш түгел", - дип язалар.

"Мин андый гадәт барын белмәдем. Моннан соң белермен", - дип гафу үтенә җырчы.

Айгөлнең әтисе - Камал театрының күренекле артисты Шамил Бариев 1994 елда йөрәк өянәгеннән вафат була. Әнисе Гөлфия ханым 1998 елда үлеп китә. Айгөл менә инде 23 ел ятим. "Бу минем авыртуым! Мин аның белән инде 23 ел яшим һәм тагын да яшәячәкмен. Сез хөкемдар түгел", - дип язган Айгөл инстаграмында.

Аңа "Нигә һәр гамәлегезне инстаграмга куеп барасыз, кешеләр төрле була, төрлечә кабул итә", - дип киңәш бирүче дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100