Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ярымшәрә фото матур түгел": Айгөл Бариеваны тыйнаксызлыкта гаеплиләр

"Ярымшәрә фото матур түгел": Айгөл Бариеваны тыйнаксызлыкта гаеплиләр

news_top_970_100
"Ярымшәрә фото матур түгел": Айгөл Бариеваны тыйнаксызлыкта гаеплиләр

Җырчы Айгөл Бариева бер кат күлмәкчән генә төшкән фотосын инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. Ул муены, аяклары ачык күренеп торган кыска гына күлмәк кигән. Җырчы һәркемгә дә хәерле иртә тели.

Инстачылар исә Айгөлнең киемен тәнкыйтьлиләр, тыйнаксызлыкта гаеплиләр.

«Сезне мондый кыяфәттә күрергә гадәтләнмәгән. Мин сезне бик тыйнак, чын татар хатын-кызы дип уйлый идем. Сәхнә киемнәрегез дә ярымшәрә түгел. Үрнәк булырлык иде. Ә бу фотоларыгыз… Минем фикерем сезгә берни дә тормый, әмма үзегезгә карата фикерне үзгәрттегез», дип язган Айсылу исемле кеше.

«Сәхнә кешесе, ярымшәрә фоткалар. Матур тугел ич», дип яза тагын бер инстачы.

Бу язма 340тан артык комментарий җыйган инде. Тәнкыйть арасында Айгөл белән сокланучылар, «матур», «сексуаль», «романтично» дип язучылар да бик күп.

«Мин күнегә барам инде андый башка төрле, тискәре фикерләргә», дип җавап кайтарган Айгөл үзе.

"Айгөл, матур булгач, бөтенләй трусик-лифчиктан гына чыгып басып кара әле малаең каршына, матур син әни дияр микән?""

"Бүген таңда өйләндерерлек балалары булган әни кешегә мондый фотосын 37 меңнән артык язылучысы алдында күрсәтү уңайсызлану хисе тудырмавы аптырата. Без әнинең өйдә дә болай итеп йөргәнен күрмәдек". 

Айгөл Бариева үзен тәнкыйтьләүчеләргә хәерле көннәр тели. "Ялга баргач, купальниктан йөрим. Улым җавабым әйтсә - бөтенләй шаккатырсыз, язып тормыйм. Без европалашкан гаилә". 

Айгөл Бариеваның әтисе - Шамил Бариевны да искә төшергәннәр. "Айгөл сеңлем, сезгә кешеләрнең сезне бәһәләве кирәкми, әтиегезнең бик тәртипле, итәгатьле икәнен яхшы хәтерлим. Азрак серле булу да кирәк хатын кызга, барысын да күрсәткәч нәрсә кала? Бушлык. Мин сезгә аны теләмәс идем".

"Әтиемә тимәгез, зинһар! Мин аңа кызыллык китерә торган берни дә эшләмәдем әле!!!" - дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100