Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер баламны югалткач, тагын да куркам»: Рәмзия Вәлиеваның кызының хәле начарланган

news_top_970_100
«Бер баламны югалткач, тагын да куркам»: Рәмзия Вәлиеваның кызының хәле начарланган
Фото: социаль челтәрдән

Аш-су остасы, блогер Рәмзия Вәлиева тормыш иптәше, кызы һәм 2 оныгы белән Казанда шәхси йортта яши. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннарын сыйларга дип пешергән ризыкларның рецептлары һәм тормышындагы вакыйгалар белән уртаклашып бара.

Шушы көннәрдә ул язылучылары белән зур кайгысын уртаклашты. Кызының ире махсус хәрби операциядә иде. «Менә ялга кайта» дип көткәндә, аның һәлак булуы турында хәбәр килгән.

«Кайгы килде. Ничек түзәр инде балакайларым», – дип яза ул кияве катнашындагы видеоларны куеп.

Кайгылы хәбәрдән соң, кызының хәле начарланган. Аның кан басымы 210га кадәр күтәрелгән, «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Инде бер баласын югалткан ананың газизе өчен йөрәге бәргәләнә (2013 елда улы хастаханәдә вафат булды, аның вафатында ул табибларны гаепли) кызын үзе 12нче хастаханәгә алып килгән. Ана кеше аннан кайткач кабат табиб чакырткан.

«Әни кеше, бер баласын югалтканнан соң, үзенең калган гомерен бирергә әзер. Тагын соңга калырмын дип курыкканымны үзем генә беләм», – дип яза ана кеше.

Рәмзия ханым кызының операция кичерүен, аңа кадәр авыр хәлдә булуы турында язган иде.

– Әле улым вафатыннан соң күз яшьләрем дә кибәргә өлгермәде, хәзер кызыма сынау килде. Бу операция кызымны түзә алмаслык авыртудан коткарсын иде. Нейрохирург әйтүенчә, бу авыру стенага сикертә. Кызым оныкларым хакына исән-сау котылсын. Балагызның күз яшьләрен күрергә язмасын.

Хәлләр турында сорыйсыз. Күренмисең, дисез… Сезгә күренер кыяфәтем юк. 1 айлап йоклаган юк, нык арылды. Кызымның хәлләренә килгәндә: операция әйбәт узды, әлегә хәле юк. Хирург имплантны күрсәтте, ничек тора, нинди формада булуын. Бик куркып торган идек, бар да яхшы узды. Аллаһка шөкер. Нейрохирург аягына бастырып карады, азрак утырып тора, ятып тора.

Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем, – дип өзгәләнеп сөйләгән иде ана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100