Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева кызы турында: «Тиз арада операция кирәк»

news_top_970_100
Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева кызы турында: «Тиз арада операция кирәк»
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның бердәнбер кызы авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Эх, кызым. Иртән күз яшьләрен тыя алмады. 20 метр гына йөри ала бит, анысы да бик авырлык белән. Көне буе елап йөрдем бүген. Бүген кызымны алып чыктым. Нейрохирургка алып бардым. Тиз арада операция ясарга кирәк. «Авыр операция», – диделәр. Башкача булмый! Сез дә, дусларым, теләп торыгыз. Әлегә кызым өйдә, уколларны үзем ясап торам. Анализлар бирәсе бар», – дип өзгәләнә ана йөрәк парәсе өчен.

Рәмзия ханымга сынаулар өеп бирелгән. Күптән түгел аның улы 37 яшендә авырудан кинәт вафат булды. Аннары кияве махсус хәрби операциядә, аның әтиләрен сагынып елаучы оныкларын күреп тә йөрәге өзгәләнә. Әлбәттә, борчылулар эзсез узмый, үзе дә, кан басымы күтәрелеп, хастаханәдә ятып чыкты.

Рәмзия Вәлиеваның кызына операцияне җиңел кичереп, тиз арада савыгып, гаиләсе янына кайтуын теләп калабыз.

Рәмзия Вәлиева баласының хастаханәдә үлүе турында: «Аннан улымны алып китмәгәнгә үкенәм»

Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева оныкларының хәрби операциядән әтиләрен көтүен әрнеп сөйләде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100