Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева кызын «стенага сикертә» торган авырудан дәвалауларын сөйләде

news_top_970_100
Аш-су остасы Рәмзия Вәлиева кызын «стенага сикертә» торган авырудан дәвалауларын сөйләде
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева, күпме борчылулар, йокысыз төннәрдән соң социаль челтәрдә яхшы хәбәр белән чыкты. Кызына операция ясаганнар, тик тәгаен нинди операция булуы турында хәбәр ителми.

«Хәлләр турында сорыйсыз. Күренмисең, дисез… Сезгә күренер кыяфәтем юк. 1 айлап йоклаган юк, нык арылды. Кызымның хәлләренә килгәндә: операция әйбәт узды, әлегә хәле юк. Хирург имплантны күрсәтте, ничек тора, нинди формада булуын. Бик куркып торган идек, бар да яхшы узды. Аллаһка шөкер. Нейрохирург аягына бастырып карады, азрак утырып тора, ятып тора», – дип сөйләде ул.

Рәмзия ханым операциягә кадәр кызының авыр хәлдә булуы турында язган иде. «Әле улым вафатыннан соң күз яшьләрем дә кибәргә өлгермәде, хәзер кызыма сынау килде. Бу операция кызымны түзә алмаслык авыртудан коткарсын иде. Нейрохирург әйтүенчә, бу авыру стенага сикертә. Кызым оныкларым хакына исән-сау котылсын. Балагызның күз яшьләрен күрергә язмасын», – дип белдергән иде җырчы.

Рәмзия ханымга сынаулар өеп бирелгән. Күптән түгел аның улы 37 яшендә авырудан кинәт вафат булды. Аның кияве дә махсус хәрби операциядә, аның әтиләрен сагынып елаучы оныкларын күреп тә йөрәге өзгәләнә. Әлбәттә, борчылулар эзсез узмый, үзе дә, кан басымы күтәрелеп, хастаханәдә ятып чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100