Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева карынындагы сабыен югалткан

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева карынындагы сабыен югалткан
социаль челтәрләр

Алып баручы, кызы истәлегенә Аида псевдонимы белән чыгышлар ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева тагын бер сабыен югалткан… Бу юлы – карынындагысын…

Эльвира күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыкты. Аңа инде янәдән табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәле һәм сәламәтлеге өчен борчылып торучыларга җырчы дөреслекне сөйләргә булган.

«Берничә атна элек хастаханәгә эләктем. Сәбәбен сөйләргә вәгъдә бирсәм дә, хәзер генә фикерләремне туплый алдым.

Гыйнвар ахырында мин авырлы икәнемне белдем. Бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Кызганыч, бу бәхет озакка бармады. 1 ай узуга мин яңадан бала югалту ачысы кичердем. Табиблар карынымдагы сабыйның йөрәге тибүдән туктаганын хәбәр итте. Хастаханәдә шуңа яттым. Хәзер тагын хәлем начарланды.

Мин бу турыда ни өчен язаммы? Һәркем авырлыкны үзенчә кичерә. Минем ысул – сезнең белән бүлешү», – дип яза ул.

Эльвира Фазлыеваның 4 яшьлек кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булган иде. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100