Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыеваны иренең олы балалары, кыйнап, өйдән куып чыгарган

news_top_970_100
Эльвира Фазлыеваны иренең олы балалары, кыйнап, өйдән куып чыгарган
Фото: Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан.

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева кунакта булды. Биредә ул әле беркайда да сөйләмәгән фактларны ачты.

Эльвираның 4 яшьлек кызының гомере өстенә агач төшкәннән соң өзелде. Кызы белән фаҗига булган көнне Эльвира эштә, эфирга чыгарга әзерләнеп утырган була. Ә кызы өйдә әтисе, иренең олы улы, машина йөртүче һәм няня белән калган була. Баланың өстенә агач төшкәндә, янында кеше булмый, әмма алар барысы да шул тирәдә була. Беренче итеп, бала янына машина йөртүче йөгереп килә, әмма соң була инде…

Аида шунда ук яки хастаханәгә килгәч вафат булганмы, бу хакта Эльвира бүгенге көнгә кадәр белми. «Сорамадым да, белергә дә теләмим», – ди ул, елап.

«Шуңа ачу килә, өйдә күпме кеше булган, ә 4 яшьлек баланы беркем карамаган. Шундый җилдә баланы ник чыгарырга иде? Чыгарганнар икән, ник аның янында беркем дә булмаган? Хастаханәгә килеп җиткәч, башта аның үлеме турында әйттеләр, аннары, дарулар эчертеп, янына алып керделәр. Ул анда калды, без кайтып киттек… Иртән моргка бардык, тиз генә күрсәттеләр дә алып та киттеләр.

Аиданы җирләгәч, без ирем белән озак бергә булмадык. Ирем бу югалтуны берничек тә кичермәде, шуңа да йөрәк әрни, ачуым килә. Кайчандыр әнисе янында утырганда, ул: «Аида бар иде, хәзер – юк», – диде. Әнисе дә: «Сиңа Аллаһ җәза бирде», – диде. Улының гаиләсенә кергәнгәдер, ул да мине бик яратып бетермәгәндер инде (Эльвира Фазлыева кызы Аиданың әтисе белән танышканда, ул өйләнгән ир-ат, 3 балалы әти була).

Аннары миндә истерика башланды. Башта томан эчендә кебек булдым, аннары күзләрем ачыла, аңлый башладым. «Баланы ник үзен генә калдырдыгыз?» – дип, барысын да гаепли башладым, тавыш күтәргән саен, алар мине гаеплиләр иде. Мине бу өйдән куып чыгардылар. Моны беркемгә дә әйткәнем юк иде.

Мин нык ачуым килгәндә, аларның гаилә фотосын ерттым. Шул фото өчен аның балалары мине, кыйнап, өйдән куып чыгардылар. Ирем аларга бик каршы да килмәде. Мин 3 атна эшкә дә чыга алмадым, минем кыяфәтем чыгарлык түгел иде. Өйдән дә чыга алмадым, эшкә дә чыга алмадым. 6 айга административ отпуск алып, әти-әни янына кайттым. Алар булмаса, ничек узар идем бу авыр вакытны. Аннары Казанга кайттым, эшкә чыктым. Ул вакытта да нык авыр булды миңа. Мин бу кайгыны ялгыз кичердем, әти-әнием ярдәм итте инде, ирем битараф иде, үземне кулга алып аякка бастым инде...» – дип, күңелендәгесен бушатты ул.

Ул «Интертат»ка тормыш юлы, гомерлек ярасы – кызы фаҗигасен сөйләгән иде, шулай ук җырчының ЭКОга акча җыюы турында да яздык.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 29 ноябрь 2023
    Исемсез
    3балалы ирден башка неужели бер узена бер жегет таба алмады икен шушы хатын, бала бавыр ите жэл конечно, кеше ирен алып кемнен бэхетле булган ы бар микен, кыйнап дорес эшлемегеннар, аталаиынын квартирасыннан узен чыгып китерлер, балан булмагач анда сине.беркемда
  • 28 ноябрь 2023
    Исемсез
    Кеше бэхетсезлегендэ беркемнен Дэ бэхетле булганы юк эле...
  • 28 ноябрь 2023
    Исемсез
    Тагын бала табып кара
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100