Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшәячәкмен...» – Эльвира Фазлыева хастаханәгә эләккән

news_top_970_100
«Яшәячәкмен...» – Эльвира Фазлыева хастаханәгә эләккән
Социаль челтәрләр

«Аида» псевдонимы белән чыгышлар ясаучы Эльвира Фазлыева хастаханәгә эләккән. Табиблар ярдәменең ни сәбәпле кирәк булуы хакында әйтмәсә дә, җырчы сторисларына «мин яшәчәкмен», «мин әле үлмим» кебек сүзләр язып, күпләрне борчуга салган.

Эльвира баштарак хастаханә палатасыннан фото куеп: «Яшәячәкмен… Көч җыям… Тернәкләнү белән элемтәгә чыгармын», – дип хәбәр салган иде. Хәлен сорап язучылар, ярдәм тәкъдим итүчеләр бик күп булганга, тагын бер сторис яздырган.

«Күпме изге теләкләр калдырасыз. Һәрберегездән диярлек җылы сүзләр язылган комментарийлар алам. Хәтта хастаханәдә ятып та, аларга җавап биреп өлгерә алмыйм. Күпләрегез минем яныма килергә, тәмле әйберләр алып килергә теләк белдерә. Рәхмәтемне җиткерер сүзләр таба алмыйм. Борчылмагыз, зинһар өчен, дуслар. Мин сезне куркыттым бугай. Үземне инде яхшы хис итәм, рухи яктан да бераз тынычландым. Хастаханәдән чыгып, элекке тормыш ритмына кайту белән, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Мин үлмим...» – дип язган Эльвира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100