Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева: «Мәрхүмә кызымның әтисен яратсам да, кичерә алмадым»

ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева «Интертат»ка телевидениегә урнашу тарихын, тормыш юлы, гомерлек ярасы – кызы фаҗигасен сөйләде. Бүгенге вазгыять, татар эстрадасы турындагы фикерләре, киләчәккә уй-хыяллары белән дә уртаклашты.

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева: «Мәрхүмә кызымның әтисен яратсам да, кичерә алмадым»
Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Эльвира, ни өчен телевидение? Синең чибәрлек белән, мәсәлән, уңышлы гына модель карьерасы ясап булыр иде.

Минем телевидениегә килүем шул модельлек карьерасыннан башланды да инде. 2005 елда, модельлек агентлыгында уку нияте белән, Казанга күчендем. Әти-әниләр моны җитди кабул итмәде, әлбәттә, укып бетергәч кире әйләнеп кайтыр, дип уйладылар. Ләкин, күченүгә үк, Казан атмосферасы мине үз эченә бөтереп алды. Модельлеккә укыганда параллель рәвештә ресторанда официант булып та эшләдем.

Әлмәттәге матурлык бәйгесендә «Мисс Әлмәт» титулын яулагач, миңа андагы телевидениедә һава торышы алып барырга тәкъдим ясадылар. Эшкә урнаштым дип кенә Казанны ташлый алмадым мин, атнага бер тапкыр Казаннан Әлмәткә кайтып йөри башладым. Шулай 2 ел йөреп эшләдем. Ул вакытта әле таксилар да юк. Ярымватык сары «Газель» белән кайтып китәм. Автобустан төшүгә туп-туры съемкаларга барган вакытлар да, Казанга кайту белән ресторанга эшкә йөгергән чаклар да еш булды. Ул вакытта бик ныгып калганмындыр, хәзер инде Казан – Әлмәт арасы миңа күрше авылга барып кайткан кебек кенә тоела.

Укуымны тәмамлагач, әти-әниләр минем берәр җитди эшкә урнашуымны теләде. Аларны тыңлап, иминиятләштерү компаниясенә эшкә кердем. Ләкин көне буе офиста утырып эшләү һич кенә дә мин теләгән әйбер түгел иде. Шуннан соң Казан телевидениеләрендә үткәрелгән төрле кастингларга йөри башладым мин. Бик тә тырышуыма карамастан, никтер аларны үтә алмый идем.

Сөйләм техникасы, актерлык осталыгы курслары алуым, телевизион журналистика мәктәбендә укуым үз-үземә ышаныч өстәде. Минем аеруча да ТНВ телеканалына урнашасым килде, ләкин анда ничә барсам да каршылыкларга юлыга тордым. Мәсәлән, берсендә мине һава торышы алып барырга чакырдылар да, соңгы минутта гына кире уйлаганнарын әйттеләр.

Үзем турында булган бөтен мәгълүматны бер папкага туплап, туп-туры ТНВга, Миләүшә Ләбибовнаның (Миләүшә Айтуганова, директор урынбасары) үзе янына киттем. Әле аның янына кергәндә журналист Раил Өметбаев очрап (ул мине кастинглар аша белә иде): «Миләүшә Ләбибовна, бу кыз безгә әллә ничә килә инде, алыйк», – дип, «поддержать» иткән иде.

Миләүшә Ләбибовна миңа рус телендәге «Хәерле иртә» тапшыруының туры эфирында һава торышы алып барырга рөхсәт итте. Соңрак эфирда мода, матурлык турында сюжетларым чыга башлады.

Озак та үтми «Һава торышы» тапшыруының даими алып баручысы булып эшли башладым. Шунда минем тормышымда яңа этап башланды – кызым Аида дөньяга килде. Бер ел декрет ялында утыргач, яңадан эшкә чыгасым килә башлады. Шул вакытта «Вызов 12» тапшыруына кастинг игълан иткәннәр иде. «Соңгы вагонга сикереп» дигәндәй, ул кастингны үттем. Ә икенче көнне мине алуларын хәбәр иттеләр. 

 

Фото: © Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

«Минем татарча ярылып яткан акцентым бар иде»

Хезмәт хакы югары булмаса да, телевидениегә эләгү җиңел түгел, анда танышлык аша килергә кирәк, диләр.

Телевидениегә генә түгел, башка «престижлырак» урыннарга да кем аша булса да үтеп керергә кирәк, дигән фикер яши. Мин бу сүзләр белән килешмәс идем. Буй җитмәслек урын түгел ул телевидение. Авырлыкларга карамыйча, үзеңнең булдыра алачагыңа ихластан ышанып, максатыңа таба барырга, ябык ишекләрне дә шакырга өйрәнергә кирәк. «Мине кем дә булса чакырып алыр, урнаштырыр», – дип көтеп утырудан бер мәгънә дә юк.

Әйе, безгә танышлык аша урнашучылар да бар. Көч түгәсе килмәгәннәр өчен алай җиңелрәк. Минем үземә дә «телевидениегә керәсе иде» дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Андыйларга: «Теләгең көчле булса, туп-туры кил, үзеңне сынап кара. Әгәр дә сине сәләтле дип табалар икән, күр дә тор, бер көнне экран йолдызына әвереләчәксең», – дип әйтәм. Тырышырга гына кирәк.

Тапшырулар алып баручысына төп таләпләр нинди, һәм алар еллар узу белән үзгәрдеме?

Мин ул таләпләр үзгәрешләр кичергәндер дип уйламыйм. Кеше максатчан булырга, башкалар белән тиз уртак тел таба белергә, яңа кешеләр белән аралашканда үзен гади тотарга тиеш. Безнең эштә борыныңны чөеп, масаеп, тәкәбберләнеп йөрергә ярамый. Үзеңә ошамаган нәрсәләрне кычкырып әйтмичә, эчеңдә калдыра белү дә мөһим.

Минемчә, активлык, эш дәрте дигән нәрсәләр дә телевидение кешесенең канына салынган булырга тиештер. Үзеңне тагын да шомарту өчен даими эшләргә әзер булырга кирәк. Спортчылар мускулларын үстерер өчен даими спортзалда шөгыльләнгән кебек, дикция өчен дә даими күнекмәләр уздырып торырга кирәк. Мин хәзер дә телемне шомарту өстендә көн саен диярлек шөгыльләнәм. Үзеңә аз гына ял бирсәң дә, минусларың өскә калкып чыга башлый.

Махсус белеме булмаган, бернинди курслар узмаган кеше экран каршына чыгып утыра аламы?

Мин бит үзем дә – урамнан диярлек кереп, экран каршына килеп утырган кеше. Теләге булган кеше телевидениегә эшкә урнаша ала, үзем шул юлларны үткән кеше буларак әйтәм. Шулай да баштарак үз кыенлыклары була аның. Һава торышы алып бара башлауның миңа ничек авыр булганлыгын белсәгез икән. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, шуңа да минем татарча ярылып яткан акцентым бар иде. Казанга ныклап күченеп эшли башлаганда да ул акцент миңа тагылып йөрде әле. Сөйләмемне камилләштерү өчен тизәйткечләр ятларга, төрле күнекмәләр узарга туры килде. Актерлык осталыгы курсларына да йөрдем. Алып баручы булып эшләгәндә дә, театр училищесына йөреп, дәресләр алдым. «Вызов 112» та эшли башлаганда, бер алып баручыны өйгә чакырып шөгыльләндем. Кечкенә Аидам янәшәмдә йөгереп йөрде.

«Мин инде барысын да беләм» дип, кул кушырып утырмаска, тәҗрибәле алып баручы булсаң да, үз өстеңдә эшләвеңне дәвам итәргә кирәк.

«Балаларга кагылышлы фаҗигаләр турында сөйләргә миңа бик кыен»

Син эшли торган «Вызов 112» тапшыруы халыкка авыр мәгълүматлар җиткерә. Алар синең үзеңә дә тәэсир итәме?

Баштагы вакытларда кыен иде. Йоклый алмаган вакытларым да күп булды. Соңрак, сөйләнгән вакыйгалар эченә кереп китмичә, читтәрәк калырга өйрәндем. Өйгә кайтып керү белән мине, елмаеп, Аида каршы ала, һәм мин эфир турында оныта идем.

Ә менә балаларга кагылышлы фаҗигаләр турында сөйләргә миңа бик кыен. Туйганчы елагач кына, үземне кулга алып, эфирга кереп утырган вакытларым да булды. Һәм, бәхетсезлегемә, нәкъ менә шундый фаҗига минем үземә дә кагылды…Мин кызымны югалттым. Аллаһы Тәгалә, нигәдер, минем үземне дә шул яклап сынарга уйлады…

Балалар хакында сөйләгәндә туры эфирда елап җибәрүдән чак кына тыелып торам. Шундый зур сынаулар аша узу мине кырысландырды. Башка характердагы хәбәрләргә, киресенчә, тынычрак карарга күнектем . Әйе, авария булган, кемдер һәлак. Ниндидер исерек 6нчы каттан сикергән. Сикергән икән – бу аның язмышы, ул шулай карар кылган. Безнең тапшыруда сөйләнгән вакыйгаларда, күпчелек очракта, корбаннар үзләре гаепле була.

Минем балам белән булган фаҗигадә – кызымны карап җитешмәгән әтисе һәм аны әтисенә калдырган мин гаепле.

Үз хаталарымнан чыгып, мин яшь әниләргә балаларын калдырып эшкә чыгарга ашыкмаска киңәш итәр идем. Аннан, сабыеңны беркемгә дә ышанып тапшырырга ярамый. Әтисенә дә, әби-бабайларына да. Аеруча әти-әниләрегез өлкән яшьтә булса. Балагыз белән бер-бер хәл булса, үзегезне генә түгел, әти-әниләрегезне дә гомер буе кичерә алмаячаксыз.

Ни өчен халыкны үлем-китем, юл һәлакәтләре турындагы яңалыклар күбрәк җәлеп итә икән?

Дөресен генә әйткәндә, белмим. Үзем дә аптырыйм. Телевидение мәктәбендә укыганда, безне: «Халыкны өч «с» кызыксындыра», – дип өйрәткәннәр иде. Страх, скандал һәм өченчесен әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез инде. Халык әнә шуларның берсе булса да кергән яңалыкларны карый.

«Татарча сөйләргә кирәк булганда тагын да җаваплырак карыйм»

Киләчәктә татар телендәге тапшырулар алып бару теләгең юкмы?

Мин туган телемне бик яратам, ләкин миңа татарча эшләү кыенрак. Күптән түгел «Болгар радиосы» премиясен алып барырга туры килде. Ул концертны алып барырга тәкъдим итүләренә гаҗәпләндем, шулай да каршы килмәдем. Ләкин миңа даими үзгәреп торган татарча сценарийны көне-төне кабатларга туры килде. Хәтта тавышларым бетте. Бер фониатр табып, концертка өч көн кала, тавышымны көчкә кире кайтардык. Бөтенләй тавышсыз калырмын, дип тә борчылган идем. Әллә дулкынланудан булды инде. Сәхнәдән яки телевидениедән татарча сөйләргә кирәк булганда, мин һәр җөмлә, һәр сүзнең әйтелешен әнигә шалтыратып тикшереп, текстны ятлап бетереп барам. Мин болай да бик җаваплы кеше, ә инде татарча сөйләргә кирәк булганда тагын да җаваплырак карыйм.

Күптән түгел «Манзара» тапшыруын алып барырга тәкъдим иткәннәр иде. Мин баш тарттым, чөнки «Вызов 112» тапшыруына бик нык ияләштем.

ТНВ – минем икенче өем, дип тә әйтергә була. Картайганчы шунда эшләрмен дип өметләнәм (көлә).

Бүгенге көндә телевидение хезмәткәрләренең хезмәт хакы коточкыч аз, диләр.

Эшләсәң, акчасы була инде аның. Үземә килгәндә, мин Аиданың әтисе Александрга бик рәхмәтле. Без очраша башлау белән үк, ул мине үз канаты астына алды. Ул да финанс ягыннан ярдәм итеп торганга, мин яраткан эшем белән шөгыльләнә алдым.

Күпчелек телевизионщиклар башка өстәмә керем чыганаклары таба: кемдер радиода эшли, кемдер никахлар теркәү белән шөгыльләнә, ә кемдер мәҗлесләр, чаралар алып бара. Сюжетлар төшерсәң дә хезмәт хакы күбрәк чыга. Кыскасы, һәр ситуациядән чыгу юлы бар.

«Бу хәл килеп чыкканга мин Аиданың әтисе Александрны гаеплим»

Интервьюларыңда кызыңның әтисе турында «без бергә» дип, соңрак «юлларыбыз аерылды» дип сөйләгәнсең. Бу фаҗигадан соң аны гафу итә алмадың булып чыга?

Әйе, шулай булып чыга. Кызым һәлак булганнан соң, мин Сашаны (Александр) ике ел дәвамында гафу итәргә тырыштым. Миндә ике Эльвира көрәште, йөрәгем меңгә телгәләнде.

Мин бик күп психологларны үттем, ләкин, белүегезчә, сәбәбе дә җитди иде.

Әйе, бу хәл килеп чыкканга мин Александрны гаеплим… Ә бәлки, беренче чиратта, үземнедер… Чөнки мин, аңа ышанып, баламны калдырдым. Икенчедән, мин аны иң авыр вакытымда, кайгыдан акылдан язар дәрәҗәгә җиткән чакларымда ярдәм кулы сузмаганы өчен гафу итә алмыйм… Аны һәм аның гаиләсен…

 

Фото: © Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Мин Сашаны гафу итәргә теләдем, ләкин ул үзе миңа мөмкинлек бирмәде. Хәсрәттән шашынуларымны «акылдан язасың» дип кабул итте, «сине психиатрик хастаханәгә салырга кирәк» дип сөйләнеп йөрде. Мине кайгыдан айный алмыйча йөргәнем өчен гаепләделәр. Алар гаиләсе кабат мине өйләреннән куып чыгарды.

Алар гаиләсе кабат мине өйләреннән куып чыгарды.

Мин элек Аида белән икәү яшәгән фатирга кайттым. Александрның ул фатирны сатасы килгән иде. Аиданың истәлеге итеп калдыруымны сорагач, каршы килмәде.

«Аз булса да онытылып торырсың» дигән сүзләргә карап, эшкә чыктым. Ләкин мин эшләрлек халәттә түгел идем. Өйгә кайткач, идәнгә бөгәрләнеп ятып, төне буе елап чыга идем. Кызымны сагыну һәм әрнү хисе башка бернәрсә турында да уйларга ирек бирмәде. Мин үземне коточкыч ялгыз тойдым. Ул кайвакыт шалтырата, яныма килә, ә минем «истерика»ларым башлангач, яңадан озак вакытка югала иде.

 

Фото: © Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Аида киткәч, аның минем дус кызларым белән өстәл артында көлешеп утыруларын да кабул итә алмадым. Ул кайгырмый иде шикелле. Мин елыйм, ә алар көләләр. Әйтерсең, мин генә кызымны югалтканмын, һәм бу – минем генә хәсрәтем. Алай ярыймы?

Миңа, эштән ял алып, әти-әниләрем янына кайтып китәргә туры килде. Әниләр – ул чорда миңа терәк булган бердәнбер кешеләр. Кайгы белән күзгә-күз очрашкач кына кем өчен кадерле булуыңны, кемнең сиңа чыннан да дус, ә кемнең дошман икәнлеген аңлый башлыйсың. Мине  хезмәттәшләрем ярдәменнән ташламады. Сәхнәдәшләремнән Рифат Зарипов чын күңеленнән ярдәм итте. Мин Аиданың зур портретларын ясатып алып кайткан идем. Рифат килеп, аларның барысын да элеп бирде. Әле Сашаның йортында яшәгәндә үк әзер иде ул портретлар. Ул аларны, «интерьерга туры килми» дигән булып, шкаф артына алып куйды. Аиданың вафатыннан соң вакытын минем белән түгел, күбрәк үзенең башка балалары белән үткәрде.

Безнең мөнәсәбәтләр Аида үлгәннән соң 2 ел дәвам итте. Мин яңадан авырга узарга тырышып карадым – бернәрсә дә килеп чыкмады. Хәтта ЭКО белән дә узмадым. Сәламәтлегем белән барысы да әйбәт иде, мөгаен, психологик яктан Сашаны гафу итә алмавым йөккә узарга ирек бирмәгәндер. Аны бер үк вакытта яратуым һәм күралмавым…

Янәшәңдә сиңа һәм кызыңа начарлык теләүче кешеләр булмадымы? 

Әле Аида исән вакытта ук безгә Александрның элекке хатыны һәм балалары яшәргә бирмәде. Хатыны аңа даими шалтыратып торды. Аида турында «ул синең балаң түгел» дигән сүзләргә кадәр әйтте…

Кызымның вафатыннан соң, мин хәтта аларның ничектер балкып китүләрен, шатлануларын тойдым… Александр белән арабызга да гел кереп, мөнәсәбәтләребезне бутап тордылар.

Мәңгелеккә күчкән кешеләрне «җибәрергә кирәк» диләр. Ләкин, сөйләвең буенча, синең Аиданы искә алмаган бер генә көнең дә юк. Социаль челтәрләрдә, җырларыңда – Аида. Ул янәшәңдә яши кебек.

Аиданы җибәрә алмаячакмын. Мин аның турында уйлап уянам, аны уйлап йокыга китәм, аның белән сөйләшәм. Мин Аида белән генә яшим һәм әлегә үземнең тормышымны башкача күз алдына китерә алмыйм. Мондый кайгылар аша узган бөтен әни кешеләр дә шулай дип әйтәләр. Миңа социаль челтәрләрдә һәр көн диярлек балаларын югалткан хатын-кызлар яза. «Алга таба ничек яшәргә?» – дип киңәш сорыйлар. Мин алар өчен психолог шикелле дә. «Бирешергә ярамый. Бу – безгә бирелгән сынау. Гомер юлыбызны тиешенчә узсак, дөрес итеп яшәсәк, без киләчәктә балаларыбыз янәшәсендә булачакбыз», – дип тынычландырырга тырышам. Ә үземнең Аиданы уйламаган бер генә минутым да юк.

 

Фото: © Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Бала тапсам, бәлки, миңа җиңелрәк булыр иде. Игътибарымны минем назым һәм яратуым кирәк кешегә юнәлтсәм, азрак онытылырмын сыман. Ләкин хәзер мин кызым белән. «Аида» дигән сәхнә псевдонимын да кызымның якты истәлеген саклар өчен алдым. Киләчәктә аның турында яңа җырлар да булыр, дип өметләнәм.

«Кайтарасы килә яныма» җыры әле Аида исән вакытта ук язылган, дип беләм.

Ул җырның көе генә әзер иде. Аиданың да аны ишеткәне булды. Кабат аны Айдар абый Тимербаев азрак үзгәртте. Айдар Минһаҗев сүзләрен язып бирде. Аранжировкасын Марат Мухин ясады. Алар минем күңел халәтемә туры килгән җыр тудырды, барысына да рәхмәтләрем чиксез.

Аида төшеңә нинди булып керә?

Гел тормыштагыча якты, матур булып керә. Әмма ул төшләремдә сөйләшми. Елмая, без уйныйбыз, ул мине кысып-кысып кочаклый. Ә кабат мине аны югалтам һәм ачыргаланып эзли башлыйм… Үзем аны балалар бакчасында яки әти-әниләр янында дип уйлыйм, эзлим, таба алмыйм. Ләкин, әйткәнемчә, үзе кергәндә һәрчак яхшы кәеф белән, елмаеп керә.

«Сабый никахлы гаиләдә дөньяга килергә тиеш»

Эльвира, күптән түгел сиңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Ул мөнәсәбәтләр дәвамлы булдымы?

Александр белән мөнәсәбәтләребез көннән-көн суына барганда, мин Ленар исемле егет белән таныштым. Ул минем артымнан йөри башлады.

Мин Сашага араларыбызны өзәргә кирәк булуы турында әйткән идем инде. Ләкин ул мине тиз генә җибәрергә теләмәде. «Барысы да әйбәт булачак, бу хәлләр онытылачак», – дип ышандыра килде. Мин аны яратсам да гафу итә алмадым. Андый мөнәсәбәтләр мине бик ардырды һәм мин, аларга нокта кую өчен, яңа мөнәсәбәтләр кирәк булуын да аңлый идем. Һәм нәкъ менә шул вакытта юлымда Ленар очрады. Танышуыбызга өч атна дигәндә, Динара Рәхимованың концертында сәхнәгә менеп, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Аллакаем, бәлки, син бу кешене, мин, ниһаять, бәхетле булсын өчен җибәргәнсеңдер», – дип, аның тәкъдимен кабул иттем. Хәзер исә ул көннәргә кире кайтып: «Бәлки, мин Ленар белән Сашадан китәр өчен генә очраша башлаганмындыр», – дип уйлап куям.

Саша миңа баштан ук: «Минем өйләнгәнем булды инде. Мин сине кияүгә алмыйм, бергә яшәмәячәкбез», – дип әйтеп куйды. Ләкин бала табачагымны белгәч, каршы килмәде. Никах укытырга ризалашмады. Бәлки, никахсыз яшәвебез дә безнең зур ялгышыбыз булгандыр. Сабый никахлы гаиләдә дөньяга килергә тиеш бит.

Никах укытырга ризалашмады. Бәлки, никахсыз яшәвебез дә безнең зур ялгышыбыз булгандыр. Сабый никахлы гаиләдә дөньяга килергә тиеш бит.

«Башка дин тотканга никах укытасың килмидер, әйдә, алайса, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерик», – дип тә сораганым булды. Ул каршы булды, өйләнешүебезне аның алдагы гаиләсендә туган балалары да теләмәде. Без Саша белән санаулы минутларны гына бергә уздырдык, ә калган вакытта мин ялгыз идем.

Ул елларда мин матур гаилә турында хыялланып яшәдем. Шул гаиләне Ленар белән кора алмаммы, дигән уйлар да булгандыр. Тик, кызганыч, безнең аның белән бергә була алмадык. Сәбәпләрен әйтеп тормыйм. Әмма андый җитди карарлар кабул итәр алдыннан йөз кат уйларга кирәк икән. Ә мин моңа артык җиңел карадым.

Бүгенге көндә мин ялгыз.

«Дөньяда хаос булуы куркыта»

Эльвира, бүгенге вазгыятьтә үзеңне ничек хис итәсең? Бу хәлләр якын кешеләреңә дә кагылдымы?

Мобилизация әлегә безгә кагылмады. Туганнан туган энем бар, ул бик борчылып тора.

Илебездәге бу хәлләр бик кызганыч, әлбәттә. Яшь егетләр әле аңлап бетермәскә дә мөмкин, аларның әниләре кызганыч. Бу көннәрдә алар хәтле кайгырган бер кеше дә юктыр. Мин һәм балалары вафат булган башка әниләр аларның хис-кичерешләрен бик яхшы аңлыйбыз. Алда – билгесезлек… «Нәрсә булып бетәр, балам исән кайтырмы, исән кайтса, нинди булып кайтыр?» – барысына да шул уйлар тынгы бирмидер.

Дөньяда хаос булуы куркыта. Кешеләр белән берничә кешенең идарә итә алуы…Чит кеше гомерен чүпкә дә санамаулары...

Безне Аллаһы Тәгалә тынычлыкта һәм бер-беребезгә игелекләр кылып яшәр өчен яраткан. Тирә-ягыбыз көннән-көн камилләшә бара, нәрсәләргә генә ирешмәдек, ниләр генә төземәдек. Үз кулларыбыз белән шушы тормышыбызны җимерәбезме? Нәрсә хакына? Җавап юк.

Ил кайгылы вакытта, җырчылар концертларын туктатырга тиеш, дигән сүзләр еш яңгырый. Кайбер артистлар чынлап та пауза алды. Икенчеләре гастроль турларын дәвам итә. Бу турыда синең фикерең нинди?

Җырларга кирәктер. Җырлар аша без үзебезне бәхетлерәк хис итәбез, җаныбызга тынычлык иңә. Музыка безгә яшәргә ярдәм итә. Аның аша элекке рәхәт вакытларга кайтып килергә, истәлекле хатирәләрне яңартырга яисә киләчәкне күзалларга була.

Артислар концертлар куя инде. Чөнки концертларына халык йөри. Йөрмәсәләр, халыкка бу кирәк булмаса, куймаслар иде. Тәкъдимне сорау тудыра.

Кемнәрдер: «Җырчылар, солдатларның рухын күтәрү өчен, фронтка барып җырларга тиеш», – ди. Андый чаралар оештырыла калса, син җырларга барыр идеңме?

Минем өчен бик катлаулы сорау. Чөнки мин хәрби конфликтлардан шулхәтле куркам…

Балачакта мин бер төш күргән идем, һәм ул төш әлегәчә башымнан чыкмый. Мин таганда атынам, һәм, көтмәгәндә, илдә сугыш башлана. Мин ул вакытта бала гына идем бит әле, сугышның нәрсә икәнлеген дә белми идем. Шулай булуга карамастан, төшне аермачык күрдем. Самолетлар оча, бөтен җирдә атышкан тавышлар, бомбалар шартлый. Шушы фонда мин, котым очып, әниләр янына йөгерәм. Үзем: «Әти-әнием исән булса гына ярар иде» , – дип калтыранам. Ул төшемдәге борчылуымны, курку хисен чынбарлыктагы кебек хәтерлим. Шул вакыттан бирле сугыштан куркам. Әгәр дә «кайнар ноктага барабыз» дисәләр, мин, мөгаен, ризалашмас идем.

«Мин үземне артист дип санамыйм»

Киләчәктә татар эстрадасына ныклап кереп китү ниятең бармы?

Мин үземне артист дип санамыйм, Гөлназ. Алай дип әйтергә ярамый икән. Миңа бу сүзләрне Фирдүс абый Тямаев әйткән иде. Әмма ничек бар шулай инде – мин җырчы түгел. Беренчедән, минем музыкаль белемем юк. 4 ел вокал дәресләренә йөрүем генә, сәхнәгә чыгып, «мин – җырчы» дип әйтергә сәбәп түгел әле. Чын артист булу өчен музыкаль белемне балачактан ук ала башларга кирәк. Музыка мәктәбен тәмамларга, махсус музыкаль белем бирү йортларында белем алырга, профессиональ сәхнәдә күпмедер тәҗрибә тупларга.

Күптән түгел, мине кибеттә: «Сез – җырчы Аида бит», – дип таныдылар. Минем өчен бу – бик тә көтелмәгән булды һәм шундый зур сүзләр булып яңгырады.

Мин – алып баручы. Чөнки мин ул һөнәремә үзем юл ярып, тырышлыгым һәм үҗәтлегем нәтиҗәсендә килдем. Ә җырчы карьерасы ясау өчен бүгенге көндә зур акчалар кирәк булуы бар кешегә дә мәгълүм инде. Минем Аида хакына сәхнәгә чыгасы килү теләгемне дә Аиданың әтисе Саша тормышка ашырды.

Җырларга яратам, ләкин бу – ниндидер «үзем өчен җырлыйм» дигән дәрәҗәдә генә. Зур сәхнәләрдә исемемне яңгырату, сольный концертлар белән йөрү планнарым юк. Мин җанымны тынычландыру өчен генә җырлыйм. Һәм мине шул килеш кабул иткән тамашачыма зур рәхмәт. «Яңа җырлар яздырыгыз әле, тавышыгыз бик матур», – дигән хатлар килә. Аларны укуы рәхәт. Шулай булса да, мин җырчы карьерасы турында уйламыйм. Дөресрәге, хәзер, гомумән, карьера турында уйлап баш ватмыйм. Яшьлегемдә мин һәрвакыт нәрсәгәдер ирешергә омтылдым, алдыма куелган югары максатларымны чынга ашыру өчен күп көч куйдым. Мин болардан азрак арыдым, дип әйтимме соң. Аннан соң яшем дә бара бит инде. Бәлки, миңа иртәрәк шулай фикерләргә кирәк булгандыр.

Хатын-кыз карьера артыннан куып яшәргә тиеш түгел. Уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни булу белән беррәттән яраткан эшең белән дә шөгыльләнә алсаң – бик әйбәт, анысы. Ләкин бүгенге чынбарлыкта санаулы хатын-кызлар гына шул рәвешле тормыш итә ала. Чөнки алай яшәү өчен янәшәңдә мораль һәм матди яктан терәк була алырлык ир-ат булу кирәк. Бүген күпчелек ир-егетләр хатын-кызларга ярдәм итәргә ашыкмый. «Ул – меркантиль» дигән фразаны еш ишетергә туры килә. Югыйсә, ир-ат элек-электән – гаиләсен тәэмин итүче, ә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булып саналган. Бүген исә алар, иртәгәсе көн турында уйлап, баш-аягы белән эшкә чумарга мәҗбүр. Күп хатын-кыз ир-атлардан өметен өзгән, шуңа да мөстәкыйльлек юлын сайлаган.

Күп хатын-кыз ир-атлардан өметен өзгән, шуңа да мөстәкыйльлек юлын сайлаган.

Бу тенденция бүгенге вазгыятьтә, ир-атларыбыз махсус операциягә китеп барган чорда, тагын да актуальләшәчәк әле.

Үземә килгәндә, мин инде тынычландым. Эш мәсьәләсендә артык зур планнарым юк. Минем бүгенге көндә ныклы гаилә корасым, балалар алып кайтасым, гап-гади хуҗабикә булып яшисем килә. Менә минем хыялым. Гаиләм булу – мине чын бәхетле хатын-кыз итәчәк.

...Әлеге әңгәмәдән соң берничә көн узгач, Эльвира Фазлыеваның тагын бер якын кешесен – әтисен югалтуы билгеле булды. Аның әтисе берничә ел яман шеш авыруы белән көрәшкән.

Эльвираның авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык, көч бирсен. Алдагы тормышыгыз бары тик күңелле, матур мизгелләрдән генә торсын.  

 

Фото: © Фото Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан. Үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Аллаһ күргәнгә күркәм сабырлык бирсен,күрмәгәнгә күрсәтмәсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100