Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева: «Кияүгә чыктыгызмы?» – дип сорыйлар. Җавап бирәм...»

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева: «Кияүгә чыктыгызмы?» – дип сорыйлар. Җавап бирәм...»
социаль челтәрләр

ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы (мәрхүм баласы истәлегенә) җырчы Эльвира Фазлыеваның сикәлтәле язмышы күпләргә мәгълүм. Беренче ире белән тормышлары барып чыкмавын, анысы гына бер хәл, кызлары Аида белән булган фаҗигане белеп, халык вакытында бик тетрәнде (нәни Аида җил-давыл вакытында агач астында калып үлгән иде).

Моннан ярты ел элек җырчы Динара Рәхимованың концертында җырлаганнан соң, Эльвирага очрашып йөргән егете, сәхнәгә менеп, бар тамашачы каршында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Бу вакыйгадан соң, бала хәсрәте күргән Эльвира өчен күпләр ихластан шатланды. Ниһаять, ул янәдән кияүгә чыга, янәдән бәхетле була, дип өметләнделәр. Тик Эльвира бүген дә ялгыз икән. Ул чагында ул «әйе» дип җавап биргән булса да, яшьләрнең язмышлары икенче төрлерәк хәл ителгән. Бу турыда Эльвира социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Ярты ел элек минем белән гаҗәеп матур романтик вакыйга булды – сәхнәдә чыгыш ясаган мәлдә минем кулымны сорадылар. Барысы да тәртибе ничек – шулай иде: күп чәчәкләр, матур музыка һәм тезләнеп бирелгән йөзек. Мин үземне әкияттә кебек тойдым һәм, уйлап та тормыйча диярлек: «Әйе!» – дип ризалыгымны бирдем.

Кызганыч, тормышта әкияттәгечә генә булмый икән. Шул вакыйгадан соң, миннән тормышта да, социаль челтәрләрдә дә: «Кияүгә чыктыгызмы?» – дип еш сорыйлар. Җавап бирәм: юк. Минем белән булган әлеге хәл чираттагы тормыш тәҗрибәсе генә булган. Мөгаен, шулай хәерлерәктер дә.

Тиздән барысы да һичшиксез җайланыр әле», – дип язган алып баручы, җырчы.

Виртуаль дуслары Эльвираны җылы сүзләре белән «поддержать» итәргә тырышканнар, барысын да яхшыга юраганнар.

«Кызганыч, кәнишне, димәк, сезнең кеше булмаган инде», «Димәк, ул сезнең язмыш түгел, матурым», «Хәерлегә булсын», «Аллаһ сезнең күңелгә, җанга якын, яратып торган кеше насыйп итсен», «Бар да яхшы булыр, үз насыйп ярыңны табарга язсын», – дип, комментарийлар калдырганнар.

«Ул миңа баштан ук ошамаган иде», «Ул кеше миңа гомумән ошамады. Ул сезгә лаек түгел. Бу мәхәббәт тарихының озын гомерле булмавы билгеле иде. Бик тиздән бик бәхетле булачаксыз әле сез, мин беләм», – дип язучылар да булган.

Фото: Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Фото: Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге сторисларыннан скриншот (архив)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100